Калып:Баш бит/Вакыйгалар/2 август
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/2 август битеннән юнәлтелде)
Идел буе халыкларында Элҗен көне, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасыда — Бөтендөнья күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыруга багышланган атналыгының икенче көне, Македониядә — Җөмһүрият көне, Россия Федерациясенең Архангельск өлкәсе Ненец автономияле округы һәм Коми Республикасында — Болан көне, Халыкара чегәннәр геноцидын искә алу көне, һ.б.
- 1776 — 4 июльдә кабул ителгән АКШ бәйсезлеге турындагы декларацияне имзалау тантанасы уза.
- 1870 — Лондонда Темза елгасы астында узучы метрополитен сызыгы буенча пассажир поездлары хәрәкәте ачыла.
- 1934 — Һитлер / Өченче рейхнең фюреры (юлбашчысы) итеп игълан ителә.
- 1935 — татар тел галиме Клара Зиннәтуллина туа.
- 1945 — Бранденбург федераль җиренә керүче Потсдам шәһәрендә Потсдам конференциясе тәмамлана.
- 1946 — Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының беренче директоры Җәмил Мөхәммәтшин туа.
- 1970 — татар җырчысы Лилия Хәмитова туа.
- 1972 — Мисыр һәм Ливия бер дәүләткә берләшү турындагы килешүне имзалыйлар.
- 1990 — Гыйрак гаскәрләренең Күвәйткә һөҗүме.
- 2005 — тарихчы-этнограф Раил Кузеев вафат була.