Төп менюны ачу

Клара Зинәтуллина

Клара Зыя кызы Зиннәтуллинататар филологиясе өлкәсендә күркәм эшләр башкарган, татар теле белеме кафедрасы профессоры, күп еллар татар филологиясе факультеты деканы булып эшләгән галимә.

Клара Зинәтуллина
Туган телдә исем Клара Зыя кызы Зиннәтуллина
Туган 2 август 1935(1935-08-02)
Татарстанның Актаныш районы Иске Симестрау авылы
Үлгән 24 июль 2007(2007-07-24) (71 яшь)
Казан

Ул 1935 елның 2 августында Актаныш районының Иске Симестрау авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

1958 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм шул вакыттан алып бөтен гомерен галиҗәнәп татар теленә хезмәт итүгә багышлый. Ул - берничә дистә монография, мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, программалар, йөздән артык фәнни-методик юнәлештәге хезмәтләр авторы. 1986 елда галимә РСФСР мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Ә 1994 елда фән өлкәсендәге уңышлары, саллы хезмәтләре өчен аңа Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелде. Аның бөтен гомере Казан дәүләт педагогика институты белән бәйләнгән.

2007 елның 24 июлендә 72 яшендә Клара Зиннәтуллина вафат булды.