Калып:Баш бит/Вакыйгалар/29 март
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/29 март битеннән юнәлтелде)
АКШта — Вьетнам сугышы ветераннары көне, Португалиядә — Милли тарихи шәһәр үзәкләре көне, Тайваньда — Яшьләр көне, Үзәк Африка Җөмһүриятендә — Президент Боганда көне, һ.б.
- 1795 — Композитор Людвиг ван Бетховен беренче тапкыр Венада концертын бирә.
- 1867 — Британия империясе Канаданы барлыкка китергән Төньяк Америка актын имзалый.
- 1881 — журналист, педагог, язучы Һади Килдебәк туа.
- 1899 — Сталин ялчысы, ССРБ эчке эшләр буенча министры Лаврентий Берия дөньяга килә.
- 1912 — Антарктидада сәяхәт кылган Роберт Скотт көндәлегендә соңгы язу калдыра.
- 1932 — Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров дөньяга килә.
- 1942 — Имай Насыйри, татар журналисты, язучы лагерьда вафат.
- 2004 — Болгария, Латвия, Литва, Румыния, Словакия, Словения һәм Эстония НАТОга кабул ителә.
- 2010 — Мәскәү метрополитенында террористик акт нәтиҗәсендә 40-лап кеше үлә.
- 2020 — поляк композиторы Кшиштоф Пендерецкий вафат.