Калып:Баш бит/Вакыйгалар/13 апрель
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/13 апрель битеннән юнәлтелде)
Испан һәм португал телле илләрдә — Халыкара үбешү көне, Камбоджа, Лаос, Непал һәм Таиландта — Сонгкран бәйраме, Бразилиядә — Милли гимн, Польшада — Катынь корбаннарын искә алу, Эквадорда — Укытучылар көне һ.б.
- 1204 — Дүртенче Тәре явы гаскәре Константинопольне талый.
- 1570 — инглиз гыйсьянчысы Гай Фокс туа.
- 1605 — Русия патшасы Борис Годунов вафат.
- 1895 — татар шагыйре, драматург Әбрар Сәгыйди дөньяга килә.
- 1903 — беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина бакыйлыкка күчә.
- 1922 — театр рәссамы Әнвәр Нагаев туа.
- 1953 — АКШның Үзәк күзләү идарәсе аң белән идарә итү яшерен проектын башлап җибәрә.
- 1963 — шахмат буенча 13нче дөнья чемпионы Гарри Каспаров туа.
- 1987 — Португалия Макао шәһәрен Кытай идарәсенә тапшырырга ризалаша.
- 2022 — Мәрьям Арсланова (рәсемдә) , 1963-1982 елларда Татарстан радиосы дикторы вафат.