Искәндәр Фәйзуллин

Искәндәр Фәйзуллин, Искәндәр Газиз улы Фәйзуллин (1911 елның 27 марты1988 елның 28 июле, Норильск) — ерак һәм үтә ерак араларга йөзүче-марафончы, «Труд» спорт җәмгыятендә (Норильск) тәрбияләнгән, йөзү буенча ССРБ атказанган спорт мастеры (1949), үтә ерак араларга йөзү буенча РСФСР (1932-1968), Европа (1953) рекордчысы, һөнәри тренер, спорт һәм балалар табибы, спорт журналисты, Поляр аръягында (Норильск шәһәрендәге) беренче йөзү бассейнының беренче директоры, Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби табиб, гвардия майоры, ССРБ һәм А.П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинатының хезмәт ветераны.

Искәндәр Фәйзуллин
Туган телдә исем Искәндәр Газиз улы Фәйзуллин
Туган 27 март 1911(1911-03-27)
?
Үлгән 28 июль 1988(1988-07-28) (77 яшь)
Норильск
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре йөзүче, табиб, тренер
Балалар Галина (Григорьева)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
ССРБ чемпионы Н. Фомина белән. Норильск

1911 елның 27 мартында туган. 1932 елның 31 июлендә Кызыл гаскәрдә хезмәт иткәндә 15 км киңлектәге күлне йөзеп чыга[1].
1934-1935 еллардан тренер-укыту эшендә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Бөек Ватан сугышында чаңгы полкы медпунктының өлкән табибы буларак Мәскәүне саклый.
4нче гвардия һава-десант бригадасының бригада табибы, 347нче гвардия Вена полкының өлкән табибы буларак Маҗарстан, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң үзгәртү

1959-1963 елларда Поляр аръягында беренче ачылган Норильскидагы «Заполярник» йөзү бассейны директоры.

1963-1969 елларда шәһәр хастаханәсендә дәвалау физик тәрбиясе буенча табиб һәм балалар хастаханә-шифаханә берләшмәсендә дәвалау физик тәрбиясе кабинеты мөдире.

1970 елдан янәдән Норильск йөзү бассейнында: тренер һәм табиб.

1986-1988 елларда «Заполярник» спорт клубының тарих-методик үзәге җитәкчесе.

Сәламәт яшәү рәвешен һәм йөзүне пропагандалаучы 35 китап, шуның эчендә «Плавание и гребля» (М. : Речиздат, 1952), «Массовые и дальние проплывы» (М.: Воениздат, 1954), «Как научить детей плавать» (М.: Изд-во ДОСААФ, 1966), «Пловцы Заполярья» (М.: Советская Россия, 1977)[2] китап һәм брошюраларының авторы һәм автордашы.

Норильскида чирек гасыр яши, 1988 елның 28 июлендә вафат, Норильск зиратында дәфен ителгән.

Кызыклы факт үзгәртү

Ерак араларга йөзү белән шөгыльләнгән елларында барлыгы 24 марафонда катнаша, 1 276 км йөзеп үтә[3].

1937 елда Кара диңгездә (Туапсе янында) 60-70 км га, 1945 елның 12 августында Будапешт тирәсендә Дунай буйлап 100 км га (17:54:47 вакыт белән маҗар йөзүчесе Лабури Кальмонның 1930 елда 72 км йөзү рекордын уза)[4], 1949 елда Идел буйлап 150 км га, 1953 елда Амур буйлап 200 км га (бу рекордлы күрсәткеч 24 ел тора — 1977 елда италияле Паоло Донаджио Сицилиядән Туниска кадәр 100 сәгать эчендә 225 км араны йөзеп үтә [5]), 1960 елда Норильскида Долгое күлендә 25 км га, 1968 елда (57 яшьтә) Новосибирск тирәсендә Об елгасы буйлап 50 км га йөзү марафонында катнаша һәм җиңә.

Хәтер үзгәртү

 
Истәлек тактасы. Норильск

2016 Норильск йөзү бассейны (Красноярский крае, Норильск, Үзәк район, Комсомол ур., 13) диварына истәлек тактасы куела.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү