Иске Семиостров (Актаныш районы)

Актаныш районында юкка чыккан торак пункт (Татарстан, Россия)
(Иске Семиостров битеннән юнәлтелде)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Иске Семиостров, Өшәр (рус. Старое Семиострово, Ушар) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, XVII гасыр башыннан билгеле булган, 1975 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл). 1858 елдан волость үзәге, совет чорында авыл советының административ үзәге, күмәк хуҗалык үзәге булып торган.[1]

География үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, хәзерге Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары кисешкән урында, Актаныштан төньяк-көнбатышка ~30 км ераклыкта урнашкан булган. Авыл янәшәсендә Кирәмәт тавы (Кире тау, Пәриле тау) урнашкан. Чулман елгасы әүвәл авыл яныннан аккан, соңыннан үзеннән соң 4 күл калдырып, 5 чакрым читтә үзенә туры юл салган. Иске урында Киреакма чоңгылы ясалган.[2]

Атамасы үзгәртү

Биредәге 7 утрауны күздә тотып, руслар авылны Семиостров дип, татарлар Өшәр дип атаган. Яңа Семиостров (Чиялек, Пузырево) авылы аерылып чыккач, төп торак пуктны Иске Семиостров дип атый башлыйлар. Рәсми кәгазьләрдә, ревизия материалларында авылның исемен төрлечә язу очрый: Семиостровой (1879), Семиостров (1940), Семиостровка (1858, 1900, 1906, 1922, 1930), Семиостровная (1812).[2]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]

Административ бүленеш үзгәртү

1708 елга кадәр Җәнәй волостеның Җәнәй түбәсенә карый. Кантоннар чорыннан XV йортка кертелә. 1816 елда 368 ир-ат Әбсәләм Миңлебаев командасында исәптә тора. 1858 елдан Иске Семиостров волостеның волость үзәге (соңрак волость үзәге Тат. Суыксуга күчерелгән). [2] .

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1834 1855 1870 1884 1902 1913 1920 1922 1930 1962 1965 1972 1978 1980 2000
609 1106 1356 1446 1590 1581 2485 2390 2072 2317 904 863 626 276 1 0

Төп милләтләр: татарлар.[2]

Тарих үзгәртү

 
Авыл торган урынның хәзерге күренеше. 2020-еллар

Авыл 1658 елда рәсми кәгазьләрдә телгә алына, димәк, аңа XVII гасыр башында нигез салынган. 1770-елларда авылда беренче мәчет, 1894 елда икенче мәчет ачылган. 1865 елдан бер, 1912―1913 елларда ике малайлар мәктәбе эшләгән.[2]

1884 елда авылның 2166 дисәтинә имана җире була (шуның 307 се ― сөрүлек). 1913 елда, урман-куаклыкларны кисеп, сөрүлек җирен 907 дисәтинәгә җиткергәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң җирләре 1845 дисәтинәгә (сөрүлек җирләре 850 дисәтинә) калдырылган. 1884 елда авылдагы хуҗалыклар 392 эш аты, 225 сыер, 690 сарык, 193 кәҗә тоткан. Хуҗалыкларның һәр бишенчесе атсыз көн күргән. 1913 елда атсыз гаиләләр 97, сыерсыз гаиләләр 172 булган. Игенчелек, терлекчелектән башка, авыл халкы төрле кәсеп белән шөгыльләгән, мәсәлән, орчык, тарак ясаган. 142 кеше кайры төшергән, сатарга печән әзерләүчеләр булган (авылда печән сатып алу пункты ачылган). 20 хуҗалык умарта тоткан. 1906 елда авылда 6 җил тегермәне, 6 ашамлык кибете тотучы булган. Ашлык саклау магазиннары ясалган. [2]

1920-елларда авыл үсештән туктый, беренчедән, кешеләр ачлык кичергәннәр, икенчедән, бу чорда авылдан берничә яңа авылга нигез коручылар күчеп киткән. 1927 елда 3 тимерче алачыгы, 2 яргыч эшләгән. Авылда суы эчәргә яраклы 30 кое булган. 1928 елда «Кожсиндикат» волостьта 40 мең пот кайры әзерләгән.[2]

1929 елда 6, 1932―1937 елларда 5 кеше репрессияләнгән.

1930-елларда крестьян хуҗалыклары «Көрәш» күмәк хуҗалыгына берләшә (рәисе егермебишмеңче Вафа Әхмәдуллин). 6 кырчылык бригадасы оештырыла, фермалар төзелә. Җидееллык мәктәп, клуб, уку йорты (китапханә), кулланучылар җәмгыяте (сельпо), медпункт, балык, кирпеч, май заводлары, балалар бакчасы барлыкка килгән.[2]

Бөек Ватан сугышына авылдан 171 кеше алынган, 142 се һәлак булган. Иске Семиостров авыл советы рәисе (1949―1959, 1965 елдан) ― Ильяс Насыйров (1923―1976).[2]

1965 елда авылның 5 урамында 213 хуҗалыкта 863 кеше яшәгән. 1975 елда, Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, авыл туздырыла, халык күченә башлый (Буазкүлгә, Бүләккә, Тат. Ямалыга, Актанышка, Удмуртиягә һ.б. урыннарга), 1976 елдан бирле анда бер генә кеше ― Габдулла Хәйбуллин гына яшәгән, хәзер вафат (аның өенә газ да, ут та, су да, интернет та кермәгән). Әмма хөкүмәт кисәтүләренә карамастан, авылны су басмый.[5]

Авылда туган шәхесләр үзгәртү

  • Төхбәгали Абдуллин (1924―), сугыш ветераны, тупчы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң бригадир, ферма мөдире.
  • Дилүсә Әндәрова (Бәшәрова, 1957), Татарстанның атказанган табибы (2006).
  • Рифкать Әхмәтҗанов (1927), генерал-майор, СССР КГБсында хезмәт иткән.
  • Шәех Бәшәров (?), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены иясе.
  • Хәмит Габдрахманов (1925―1992), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Габделбари Габдрахманов (1923―), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Альберт Галимов (1950), Удмуртиянең атказанган ветеринары.
  • Флүн Гарифуллин (1941―1991 елдан соң), прфессиональ хәрби, майор.
  • Хәмит Гафаров (1925―), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Кәрам Гыйлаҗев (1916―?), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң бригадир.
  • Зифа Гыйльманова (1926), терлекче, Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгән (1973).
  • Гатаулла Гыйльмуллин (1905―1986), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң авыл советы, сельпо, колхоз рәисе, элемтә бүлеге башлыгы.
  • Рөстәм Гыйльмуллин (1931), колхоз рәисе, «Агропромэнерго» директоры, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1991).
  • Клара Зиннәтуллина (1935―2007), тел белгече, профессор.
  • Лилия Йөзлебаева (Гыйльмуллина, 1965), югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты (2005).
  • Линиф Каһиров (1940), Татарстанның атказанган укытучысы (1985).
  • Касыйм Кәримов (1922―), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
  • Сабит Сәлахов (?), Сарапул кошчылык фабрикасы директоры, Удмуртиянең атказанган ветеринары.
  • Кифая Тимербулатова (Гафарова, 1929―), Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгән (1971).
  • Муллашәех Фәтхетдинов (1931), игенче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
  • Шаһитимер Хәбибуллин (1925―), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң совхозның баш хисапчысы.
  • Мөхәммәтдин Хөббетдинов (1911―), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
  • Хәмит Хөбетдинов (1913―), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Фәүзия Хөснетдинова (?), терлекче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены иясе.
  • Эльвира Шәрәфиева (1953), Камал театры дикторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).
  • Рифкать Шәрәфуллин (?), механизатор, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән.[2]

Хәтер үзгәртү

  • Ягъсуф Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел» повесте.К.: «Идел-Пресс», 2002.
  • «Җиде утрау арасында» (рус. Между семью островами, документаль фильм, режиссер Алмаз Нургалиев, куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов, режиссер-клипмейкер Айдар Низамов, 2020)[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Старое Семиострово. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 211-215нчы бит.
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. 5,0 5,1 Документальный фильм «Между семью островами». Planeta

Әдәбият үзгәртү

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 211-215нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү