Буазкүл
Буазкүл — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Буазкүл | |
Дәүләт |
Россия империясе Россия РСФСР[d] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Татар Ямалысы авыл җирлеге[1] |
Халык саны |
88 (1816)[2], 112 (1848)[2], 125 (1859)[2], 137 (1870)[2], 112 (1902)[2], 279 (1905)[2] |
Почта индексы | 423736 |
Халык саны — 333 тирәсендә. Почта индексы — 423753.
География
үзгәртүАктаныш авылыннан 27 км төньяк-көнбатыштарак, Агыйдел елгасы тамагы янында.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]
Тарих
үзгәртүБуазкүл ― шушы ук атамалы күл һәм Киндеркүл елгасы буенда урнашкан Енәй волостеның (1866 елдан Семиостровск волосте) Енәй түбәсе башкортлары авылы[5]. 18 йөзнең 1 нче яртысында нигез салына. 18-19 йөзләрдә халкы башкорт-вотчинниклар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Мәчет турында беренче тапкыр 1816 да искә алына, аның каршында мәктәп эшли. 20 йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 683 дисәтинә тәшкил итә.
Административ-территориаль корылышы
үзгәртү1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән ― Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан ― Актаныш районында.
Демография
үзгәртүХалык саны | ||||||||||||||
1859 | 1870 | 1897 | 1906 | 1913 | 1922 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
126 | 137 | 208 | 279 | 263 | 240 | 234 | 255 | 181 | 125 | 199 | 252 | 392 | 392 | 333 |
Буазкүл авылында 1816 елда 8 йортта 48 ир-ат һәм 40 хатын-кыз исәпкә алына, 1848 елда 19 йортта ― 112 башкорт. 1859 елда ― 125 асаба башкорт һәм элеккеге хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр (моңа кадәр алар теркәлмәгән). 1870 елда 25 йортта 137 башкорт исәпкә алынган, 1902 елда 37 йортта 112 асаба башкорт һәм хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр, 1905 елда Киндеркуль каршындагы 43 йортта ― 279 кеше[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2009.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ 5,0 5,1 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 305-307. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 305-307. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.