Татар Ямалысы авыл җирлеге

Татар Ямалысы авыл җирлегеТатарстан Җөмһүриятенең Актаныш районындагы муниципаль берәмлек.

Татар Ямалысы авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Татар Ямалысы[1]
Административ-территориаль берәмлек Актаныш районы
Халык саны 758 (1 гыйнвар 2018)[2]

Административ үзәге — Татар Ямалысы[1].


Татар Ямалы

1741 елда нигез салына. Ямалы атамасы мәгълүм тарихи документларда, башта гидроним (кул атамасы) буларак, XVIII гасыр башыннан искә алына. Гадәттә, елга, сулык атамалары авыл исемнәренә караганда борынгырак,алар бер халыктан икенче халыкка әзер килеш күчә. Кайбер галимнәр Ямалы атамасы, аерым алганда, фин-угор телләре материалында аңлатыла ала. Аның нигезендә “Зур су”, “Диңгез”, “Зур елга” мәгънәләрен белдергән “Ям(а)” сүзе ята дип исәплиләр.

 Авылның тирә-ягында төрле ераклыкта төрле чорларга нисбәтле археологик истәлекләр – шәһәрлекләр һәм авыллык сакланган.

Татар Ямалы авыллыгы (борынгы авыл урыны. Калдыклары) авылдан төньяк-көнбатыш тарафта 500-600 м ераклыкта, Семиостров археологик истәлекләр комплексының көньяк- көнчыгыш тарафында урнашкан. Болгар дәверенә (XII-XIII гасырлар) карый. 1975, 1977-1979 елларда 200 x100 м мәйданад кызыл-сары төстәге балчыктан ясалган болгар савыт-сабасы, шул исәптән, бер тоткалы кувшин ватыклары җыеп алына.

 I Татар Ямалы шәһәрлеге авылдан көнчыгыш тарафта 1 км ераклыкта. Пьянобор археологик культурасына (безнең эрага кадәр III  - безнең эраның III гасырлары карый. Ярымовал рәвешендәге мәйданчык (300 кв. м) дага сыман вал (балчык өеме, ур) һәм чокыр белән уратып алынган. 1954 ( Н. А. Мәҗитов), 1959 ( А. П. Шокуров) һәм 1971 (Е. П. Казаков) елларда тикшерелә, әвәвләп ясалган балчык савыт-саба  ватыклары җыеп алына.

 II Татар Ямалы шәһәрлеге авылдан төньяк-көнчыгыш тарафта 2 км ераклыкта урнашкан. Чоры төгәл ачыкланмаган. Трапеция рәвешендәге мәйданчык кыр ягыннан вал (ур) һәм чокыр белән ныгытылган. 1964 (Н. А. Мәҗитов), 1956 (А. П. Шокуров), 1958 (В. Ф. Генинг), 1971 (Е. П. Казаков) елларда тикшерелә.

 Күл атамасы буларак Ямалы, Емалы 1700-1701 елардан башлап билгеле.  Сөтлә күле, Сөтлә нарат урманы да XVIII гасыр башында ук искә алына. Авыл халкы арасында Ямалы кешеләре Мөлектән күчеп килгәннәр дигән фараз да бар. Ә Мөлек исә, кайчандыр Кабан авылы биләмәсенә кереп, хәзер Такталачык авылы болынында калкулыкта урнашкан җир.

1795 елда үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча, Ямалы авылы Бурсык, Яңа Гәрәй, Кабан, Нугай, Иске Җияш, Такталачык авыллары белән бергә XVIII-XIX гасырлар чигендә Минзәлә өязе Гәрәй волостеның Такталачык түбәсенә керә. Шул елда Ямалыда 87 асасба һәм типтәр теркәлә. 1801 елдан башлап татарлар хәзерге Татар Ямалысына күченәләр.

1870 елда халык санын исәпкә алу материалларында Ямалы күле буендагы Ямалы авылында (Мари Ямалы, Татар Ямалы авылларына бүлү юк) 55 хуҗалык булып, аларда 38кеше, шул исәптән 320 асаба һәм 66 мари исәпкә алына бу чорда мәчет һәм җил тегермәннәре эшли.

XX гасыр башындагы тарихи докуменларда инде ике авыл (Татар Ямалы һәм Мари Ямалы (Черемисские Ямалы) аерып күрсәтелә. Алар икесе дә бу вакытта Уфа губернасы Минзәлә өязенең Шәрип волосте составына керәләр. 1906 елда Мари Ямалыда 20 хуҗалыта 89 кеше яши;  Татар Ямалыда 87 хуҗалыкта 556 кеше яшәве, мәчет, бакалея кибете һәм икмәк саклау-сату кибете эшләве мәгълүм.

Авыл граңданнар сугышы, 1921-1922 еллардагы ачлык белән бәйле вакыйгалар вакытында зур зыян күрә.

1923 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. 1924 елда бергәләп җир эшкәртү ширкәте оеша. 1926 елда уку өе эшли башлый. 192 елда беренче трактор кайтарыла. 1937 елда мәчетнең манарасы киселә.

Бөек Ватан сугышы елларында Татар Ямалыдан фронтка киткән ир-егетләрнең күбесе батырларча һәлак була, хәбәрсез югала.

Сугыштан соң күмәк хуҗалык зур кыенлыклар белән аякка баса. 1953 елда  “Искра” колхозына Буазкүл авылының “Яшкул” хуҗалыгы кушыла.

1958 елның апрелендә Татар Ямалы авылы “Искра”,  “Фрунзе”, Куйбышев исемендәге, “Тельман”, “Яраш”  күмәк хуҗалыкларын берләштергән гаять зур “Искра” колхоззының үзәгенә әверелә. Колхоз белән 1966 елның февраленә кадәр  Нурзаһидин Вәлиев җитәкчелек итә.

1966 елның февралендә РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы белән “Актаныш” терлек симертү совхозы оештырыла. Совхозның директоры итеп  Мирзәриф Анамов бтлгеләнә.

1976 елда  - 300 ат көчле яңа электр станциясе, 500 башка исәпләнгән дуңгызлар торагы, 1970 елда 25 урынлык балалар бакчасы төзелә.1969-1971 елларда яңа электр станциясе линияләре төзелеп бетеп, авыл дәүләт электр челтәренә тоташтырыла. 1971 елда-азык-төлек кибете, 1972 елда тәүлеккә 5 тонна икмәк пешерүгә сәләтле пекарня калкып чыга.

1976-1978 елларда, су басу куркынычы янагач, Мари Ямалы, Иске Семиостров, Татар Әҗби, Дербешка авыллары күчерелә.

1980 елдан хуҗалык “Актаныш” совхозы дип атала башлый. 1984 елда таштан яңа медпункт төзелеп, шул ук елда Буазкүл һәм Ямалы авыллары тоташкан җирдә урта мәктәпкә нигез салына, мәктәпнең яңа бинасы 1986 елда файдалануга тапшырыла.

1987-1992 елларда хуҗалыкны Рафаэль Мәхмүтов, 1991-1994 елларда-Галимҗан Хәйбуллин, 1995-1996 елларда Хәмзә Гыйльметдинов, 1997-1998 елларда Мияссәр Хәйбиев җитәкли.

1998 елда совхоз һәм “Ямалы” кооператив хуҗалыклар беләшмәсе төзелә. Шул ук елда авыл газлаштырыла һәм Бүләк авылы да “Ямалы”га кушыла. 2003-2006 елларда хуҗалык-“Ямалы” җитештерү кооперативлары берлеге, 2005-2006 елларда-”Буазкүл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан “Чиялек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип атала.

 Татар Ямалы авыл җирлегендә “Чиялек” хуҗалыгы, “Васик” фермер хуҗалыгы, мәдәният йорты, мәктәп, мәчет, почта һәм саклык банкы бүлекчәләре, 6 шәхси кибет бар,

2002 елда уздырылган халык санын алу вакытында татар Ямалы авылында 146 хуҗалыкта 418 кеше теркәлә.

Халык саны үзгәртү

Халык саны
20101 гый 2018[2]
874758

Эчке бүленеш үзгәртү

Авыл җирлеге составына түбәндәге торак пунктлар керә:

Искәрмәләр үзгәртү