Зәбихулла Искужин
Искужин Зәбихулла Габделгазим улы (шулай ук Зәбих Газим улы; 1911-1936) — галим һәм публицист.
Зәбихулла Искужин | |
---|---|
Туган | 3 гыйнвар 1911 Мәкъсүт, Кашкаровский сельсовет[d], Зилаер районы |
Үлгән | 11 ноябрь 1936 (25 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | публицист, шагыйрь, галим |
Биографиясе
үзгәртү1911 елның 3 гыйнварында (иске ысул буенча — 1910 елның 22 декабрендә) Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Җылаер районы) Мәксүт авылында дөньяга килгән. Шәҗәрәсе: Зәбихулла (1911) — Габделгазим (якынча 1869-1920) — Гыйбадулла — Дусмөхәммәт (1817, указлы мөәзин) — Ишкуҗа (1773, мөәзин) — Иянбай (1745) — Мәксүт батыр (якынча 1690-1775. 1735-1740, 1755 еллардагы башкорт күтәрелешләре батыры) — Аскар — Көчек — Саккол — Сәрекәй — Сатучал тархан — Күчтәнә батыр — Иламан — Хакколый (Кара төлке) — Түңгәвер би — Коңграт бәк.[1]
Яшли атасыз калгач, 10 яшендә Җылаерда балалар йортына урнаштырыла, аннан В. И. Ленин исемендәге Стәрлетамак балалар йортына җибәрелә[2].
1926-1929 елларда Ырынбур башкорт педагогия техникумында укый. Биредә әдәбият белән мавыга башлый. 1929-1933 елларда Казан шәһәрендә Көнчыгыш педагогия институтының дөнья әдәбияты факультетында белем ала[3]. Аннары Казан университеты аспирантурасына кабул ителә.
1936 елда Шәехзада Бабичның әсәрләре буенча диссертациясен тәмамлый.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү«Октябрь» журналында дөнья күргән берничә мәкаләсе татар поэзиясе классигы Һади Такташның иҗаты, күренекле прозаик Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте турында булган. Башкорт авыз-тел иҗаты өлгеләрен җыю һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнгән. Шәехзада Бабичның шигъри мирасының тулы җыентыгын бастырып чыгаруга әзерләгән.
Иҗаты
үзгәртүШигырьләр иҗат иткән.
1935 елда Татарстан АССРы радио комитетында «Зилаир» псевдонимы астында чыгыш ясагап, эфирга 10 тапшыру әзерләгән. Эфирда курайда уйнаган, башкорт халык җырларын башкарган, риваятьләрен сөйләгән.
Хәтер
үзгәртү- Җылаер районы Мәксүт авылында аның исеме белән урам аталган, аңа тактаташ куела.[4]
- 2022 елда Зилаерда, Казанда, Уфада Гөлчәчәк Саламатованың «Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете» китабы буенча Башкортстан юлдаш телевидениесе документаль-нәфис фильм төшерә. Проект җитәкчесе — телеканалның баш мөхәррире Гүзәл Хәсәнова, сценарий авторлары — Гөлчәчәк Саламатова, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Рәйсә Абдуллина-Казбулатова, оператор — Римзат Билалов. Зәбих Искужин образын экранда М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Рәмзил Сәлмәнов башкара. Шулай ук халык шагыйрьләре Кадим Аралбай, Рәдиф Гаташ, галимнәр Миңлегали Нәзерголов, Рамил Исламов, Миләүшә Хәбетдинова катнаша [5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сөләймәнов Ф. М. Зәбихулла Исҡужин. Уның шәжәрәһе тураһында һүҙҙе дауам итеп. : гәҗит.
- ↑ Үтәев Р. Данлы исеме онотолмаған : гәҗит.
- ↑ Саламатова Г. Д. Зәбих Исҡужин тигән зыялы : гәҗит.
- ↑ Ишемғолова А. Шәхестәребеҙҙе беләйек : гәҗит.
- ↑ Онотолған исемдәр: Өфөлә һәм Ҡазанда Зәбих Исҡужин хаҡында фильм төшөрөлә. Башинформ МА, 06.07.2022(башк.)