Башкорт күтәрелешләре (1735 - 1740)

1735 - 1740 еллардагы башкорт баш күтәрүләребашкорт халкының патша хакимиятенең башкорт җирләрен тартып алып, шул җирләрдә крепостьлар төзүгә каршы күтәрелеше.

Башкорт күтәрелешләре
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия империясе
Вакыт мизгеле июль 1735
Башлану вакыты 1735
Тәмамла(н)у вакыты 1740

1735-1736 елларда көньяк башкортлар баш күтәрсә, 1737-1739 елларда күтәрелеш үзәккә күченә, Себер даругасы халкы күтәрелә.

Күтәрелешләрне җирле башкорт феодаллары - ахун Кильмяк Нурушев, Акай Кусюмов, Юсуп Арыков, Тюлькучура Алдагулов, мулла Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сюярымбетов һәм башкалар җитәкли.

Башкорт отрядлары хакимият гаскәрләре белән генә сугышып калмыйча, рус крестьяннары, күтәрелешкә кушылмаган татар, мишәр, башкорт авылларын да юк итәләр, талыйлар.[1] Себер юлындагы баш күтәрүчеләр Әй, Йөрүзән елгалары буйларындагы һәм Ирәле елгасы буйларындагы татар авылларын талыйлар, яндыралар.[2]

1740 елда үз-үзен хан дип атаган Карасакал җитәкчелегендә күтәрелешләр дәвам итә. Тик шул ук елны күтәрелеш бастырыла, җитәкчеләре үтерелә, анда катнашучылар кулга алына, штрафка тартыла.

Күтәрелеш сәбәпләреҮзгәртү

1735 елда патша хакимияте башкорт җирләрен тартып алып, шул җирләрдә крепостьлар төзү сәясәтен башлый. 1736 елның гыйнварында башкорт баш күтәрүчеләре Югары Җаек крепостен камап алалар, ачлыктан бирелергә мәҗбүр халыкны үтерәләр. Шулай ук, Тәфкилев Сиянтүз авылына килгәч, авылда тотылган караклардан җирле халык аны тау арасында камап үтерергә планлаштырганын белә.

1736 елның гыйнвар уртасында А. И. Тевкелевның каратель командасы 50-гә якын караклар авылын тулы бөлгенлеккә төшергән,[3] Сиянтүз авылын юк итә, халкын үтерә яки әсирлеккә ала башлый[4]. Шул ук вакытта, Сиянтүз вакыйгалары арттырылып, татар милләтенә каршы юнәлтелгән хәзерге Башкортстан сәясәте пропагандасында актив кулланыла дигән фикерләр бар.[5].

Себер даругасы башкортлары Өфе властьларына каратель яуларын туктатуны сорап мөрәҗәгать җибәрә, аңа бу даруганың 10 улусыннан 17 вәкил (шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Күзәй улусыннан мулла Юлдаш Сөярембәтов кул куя[6]. 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләренең икенче этабында Бәпәнәй Төрепбирдин Себер һәм Уса даругаларында күтәрелешнең җитәкчеләренең берсе, Себер даругасы Кара-Табын олысы старшинасы Йосып Арыковның төп киңәшчесе булып китә. Бәпәнәй мулла баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре һәм патша чиновниклары белән хат алышкан. Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең хатларында[7] патша властьларын башкортларның җиргә асабалык хокукын искә-санга сукмауда, ислам динен кысуда, күтәрелешләрне карательләр тарафыннан каты бастыруда һәм Рус дәүләтенә кушылуның килешүләрен бозуда гаепли һәм халыкның Русия империясеннән аерылып Башкорт дәүләте төзүгә кадәр үз мәнфәгатләрен яклау хокукын дәлилли.

1735-1736 еллардагы күтәрелешне каты бастыру, анда катнашкан баш күтәрүчеләргә авыр йөкләмәләр салу[8] 1737-1738 елларда күтәрелешнең яңа көч белән дәвам итүе сәбәбе булып тора.

Күтәрелешнең башлануыҮзгәртү

Бу хәрәкәт башланыр алдыннан Өфе елгасының югары агымында Себер һәм Нугай даругалары вәкилләренең гомуми җыены була, монда шулай ук Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Дуван улусы батыры Мәндәр Карабаев катнаша. Җыенда башкортлар куелган йөкләмәләрне үтәмәскә, һәм рус подданныйлыгыннан баш тартырга дигән карарга килә[6]. Абыз Бәпәнәй Төрепбирдин тарафыннан халыкка төзелгән мөрәҗәгатьнамә дә шулай ук күтәрелешнең яңадан башлануында мөһим роль уйный.

1737 елның май уртасында Себер даругасы Куакан улусы халкы корга җыела, монда якынча 200 кеше, шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Аеткол, мулла Аккай Камакаев, Аккөчек Янекәев, Күзәй катнаша. Бәпәнәй һәм Аеткол халыкны баш күтәрергә чакыра. Аннары Бәпәнәй Күзәй улусы башҡорт старшинасы мулла Төлкечура Алдагулов белән бергә Нугай даругасы башкортларына кушылырга өндәп мөрәҗәгать яза башлый[6].

Бәпәнәй һәм Мәндәрдән ярдәм сорап күтәрелеш җитәкчеләренең берсе Итзимас Абдулов җитәкчелегендәге Уса даругасы катнашучылары килә. Баш күтәрүчеләрнең Бәпәнәй Төрепбирдин, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге зур отрядлары Красноуфимск, Көңгер һәм Бөре шәһәрләре тирәсендә, шулай ук Тере Танып елгасы бассейнында хәрәкәт итә. Июньдә 2500 (башка мәгълүматлар буенча 4200) кешедән торган Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сөярембетов, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге башкортлар Богдановский кальгасын камауга ала. Сугыш ике көн дәвам итә, әммә баш күтәрүчеләр кальганы яулап ала алмый, якындагы күченеп килгәннәрнең авылларын талап, Бөре каласына юнәлә. Гайнә башкортлары Себер даругасы баш күтәрүчеләренә тора һәм алар бергәләп Уса һәм Көңгер калалары, Тере Танып елгасы тирәсендәге күченеп килгәннәрнең авылларын талыйлар[6].

Июнь азагында Әләнеянгол Котлыгужин һәи Бәпәнәй Төрепбирдин җитәкчелегендәге Куакан, Әйле, Бала катай һәм Һалйот олысыннан чыккан 2500 башкорт Бәгәрәк бистәсе тирәсендә хәрәкәт итә, берничә кальганы яулап алалар яки камыйлар. 1737 елның июль-августында күтәрелеш Себер даругасының барлык территориясен чолгый. Июль башында Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең 2000 кешедән торган отрядлары белән Катай бистәсенә таба юнәлә, күченүчеләрнең авылларын талый. Июльнең икенче яртысыннан 12 авгуска кадәр Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар Уса шәһәре тирәсендә күченүчеләрнең авылларын талыйлар һәм яндыралар. Аларга янә Гайнә улусы башкортлары кушыла. Августта баш күтәрүчеләр Мияс елгасы буендагы зур Воскресенский авылына берничә тапкыр һөҗүм итәләр. Август аеның өченче декадасында Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар, Гайнә улусы башкортлары белән килешү буенча бергәләп Уса даругасындагы хөкүмәт ягында булганнарга һөҗүм итәләр, ары Көңгер өязе биләмәләренә юнәлеп мондагы Строгановларның туплавык пункларын талыйлар. Сентябрьдә күтәрелеш дәвам итә, башкортлар хөкүмәт командалары белән алышка керә[6].

1736 елның 4 февралендә Себер юлындагы оешкан башкорт баш күтәрүчеләре татар, мишәр, мари авылларына һөҗүм итәләр һәм чирмеш авылларында мариларны чапкалап үтергәч, йортлары эченә мәетләрен кертеп ташлап, йортларга ут төртеп яндыралар. Мари авылларын ач үлемгә хөкем итеп, бөтен азык-төлекне, терлекләрне тартып алып, башкорт отрядларын туйдыру өчен алып китәләр.[9] Шул ук вакытта баш күтәрүчеләрнең бер өлеше нигездә игенчелек белән шөгыльләнүче әлеге халыкларны талау киләчәктә ачлыкка китерү мөмкинлеге булуын искәртеп Татищев ягына чыга башлыйлар.[10]

1737 елның 21 июнендә баш күтәрүчеләр Бөре шәһәре тирәләрендәге мишәр авылларына һөҗүм итәләр, Әй елгасы буендагы мишәр, чуаш авылларына талау һөҗүмнәре оештыралар. 1737 елның 23-28 июнь көннәрендә Сакмар казаклары белән фетнәчеләр арасында сугыш була. Әлеге чорда статский советник В. Татищевтан рөхсәте белән күтәрелешләрне якламаган җирле халык Тубал һәм Миасс елгалары буйларына күчеп утыра башлый.

Әлеге вакыйгалар башкорт баш күтәрүчеләренең үз арасында да тынычлыкны боза. Тарихта Себер юлындагы башкорт старшинасы Хуҗаш Рахмангулов җитәкчелегендәге башкортлар, В. Татищев җибәргән немец майоры Фишер отрядына ярдәм итеп, 1737 елның 31 маенда баш күтәрүчеләр белән сугышалар. Моның өчен аларга казнадан кургаш, дары запаслары бирелә.[11]

Күтәрелешнең ахырыҮзгәртү

1737 елның октябрь—ноябрендә баш күтәрүчеләр һәм патша чиновниклары арасында сөйләшүләр башлана. Баш күтәрүчеләр Килмәк Нурышев, Акай Күчемов, Йосоп Арыков[12] һәм башка кулга алынган күтәрелеш җитәкчеләрен иреккә чыгару һәм йөкләмәләрне (штраф атларын) таләп итмәү шарты белән көрәшне туктатачакларын белдерәләр, әммә властьлар бу тәлапларне үтәүдән баш тарта. 1738 елның гыйнварында Себер даругасында күтәрелеш тагын токана, апрель-майда Чибәркүл, Чиләбе һәм Красноуфимск ныгытмаларына, Ревда заводына һөҗүм итәләр. Июньдә 2500 кешедән торган полковник Арсеньев командасы белән берничә сугыш була, Арсеньев чигенергә мәҗбүр була. Июнь азагында баш күтәрүчеләр майор Люткин командасы белән авыр алышлар алып бара. Июль азагында башкортлар властьлар белән сөйләшүләрне башлый. Август уртасында Башкорт эшләре комиссиясе командиры генерал-майор Л. Я. Соймоновка Себер даругасындагы күтәрелеш җитәкчеләре Мәндәр Карабаев, Төлкечура Алдагулов һәм Юлдаш Сөярембетов, «гаепләрен танып», биреләләр. Әммә Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Әләнеянгол Котлыгужин җитәкчелегендәге башкортлар көрәшне дәвам итә. Бәпәнәй Төрепбирдин берничә тапкыр Кече һәм Урта җүз казакъларыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үзенең улы Баязитны илче буларак Барак солтанга җибәрә, әммә уңышсызлыкка очрый[6][13].

1737 елның көзендә Ырынбур комиссиясе начальнигы В. Н. Татищев Кече казакъ җүзе ханы Әбелхәергә баш күтәрүчеләрнең төп җитәкчеләрен тотуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әбелхәер хан Башкортостанга килгәч башкорт җитәкчеләрен үзенә чакырып туктарга үгетли, әммә тиздән үзе аларның, аерым әйткәндә Бәпәнәй Төрепбирдиннең [14] йогынтысына бирелә.

Күтәрелеш нәтиҗәләреҮзгәртү

1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләре башкортларның Россия дәүләтенә кергәннән соң күп гасырлар дәвамында алып барылган күтәрелеш сугышларының иң зуры булган.

Бу вакыйгаларның замандашы П. И. Рычков баш күтәрүчеләрне җәзалау турында шундый мәгълүмат китергән:[15]

ВЕДОМОСТЬ, соңгы фетнәдән соң, ягъни 1735 елдан 1741 елга, командировкага җибәрелгән Ырынбур һәм Башкорт комиссияләре тарафыннан ничәмә бур башкорт (воров башкирцов) үтерелде, җәзаланды, каравыл астында үлде, флотка озатылды, Остзей полкларына һәм Рогервикка эшкә җибәрелде, аларның хатыннары һәм кыз-уллары Россия эчендә таратылып бирелде…
Еллар Ырынбур комиссиясе буенча Башкорт эшләре комиссиясе буенча Ике командада барлык
Үтерелгән Каторгага озатылган Таратылган Барча Үтерелгән Каторгага озатылган Таратылган Барча
1735 500 20 520 520
1736-1737 4500 200 4700 692 1692 1457 3801 8501
1738-1740 2134 135 1862 4131 8746 1449 4843 15038 19169
Барлыгы 7134 135 2082 9351 9438 3101 6300 18839 28190

Күп башкортлар карательләрдән качып, туган илен ташлап, казакларга һәм калмыкларга киткән. Аларның күбесе әсирлеккә эләгә һәм урындагы феодалларның колына әйләндерелә. Әсирлеккә эләккәннәрнең күпчелеге, шулай ук аларның хатыннары һәм балалары, чукындырыла һәм «теләгән рус кешеләренә» бирелә, баш бирмәгәннәрне — җәзалыйлар. Мәсәлән, 1738 елның апрелендә Екатеринбургта яңа чукындырылган Туйгилде Жуляков, «чукындырылганнан соң да, Мөхәммәт кануннан чыкмаган өчен», балаларның күз алдыннан яндырылып үтерелә.

1739 елның апрелендә, өч тапкыр туган иленә кайту теләге белән качкын, чукындырылган башкорт хатыны Кисәнбикә Байрасова яндырылган.

П. И. Рычков яраланганнарның санын 28491 кеше дип билгели.

1735-1740 еллардагы ихтилалда 40 меңнән артык кеше үтерелгән, җәзаланган яки каторгага озатылган.[16][17]

Патша хөкүмәте, башкорт общиналарының эчке тормышын контрольдә тотырлык, административ реформалар уздырган.[18]

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Акманов И. Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1993.
  • Алтон С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. — Уфа, 1995.
  • Военная история башкир. —Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. —ISBN 978-5-88185-076-0
  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 б. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
  • Таймасов С. У. Башкирско-казахские отношения в XVIII веке — М.: Наука, 2009. — 344 б. — ISBN 978-5-02-037567-3.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. БСЭ мәкаләсе.
  2. Материалы по истории Башкортстана. Т.VI. - С.124.
  3. Рычков П.И. История Оренбургская (1730-1750)
  4. Витевский В. Н. «И. И. Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 года». Т.1. Казань, 1889 стр. 143
  5. Башкортстандагы Солтанбәк авылына 1996 елда кара багана куелды
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 История башкирского народа, 2011
  7. «Письмо башкир Сибирской дороги Бепени Трупбердина с товарищами уфимское воеводе Н. Д. Мерзлюкину с жалобой на действия А. И. Тевкелева и с требованием вывода его отряда с территории Сибирской дороги»»", 1734 елның [1 маенда императрица Анна Иоанновнаның Империя чиген Башкортстан чигенә җиткерү, Башкортстан җирләрен үзләштерү өчен комиссия төзү турындагы карары (указы) буенча төзелгән Ырынбур экспедициясе начальнигы В. Н. Татищевка хат
    «Мы, башкирские народы, наши отцы, деды и прадеды, великому государю в подданство пришли своими волями, оставя своих ханов, а великие государи нас содержали по нашей воле, а не под саблею. И в то время, что государи дали нам землю, мы в знак того, что подданные, платили ясак. Теперь на ясачных землях строят города, башкир притесняют, и если не будет изменен этот порядок, башкиры будут сопротивляться, хотя пропасть, хотя смерть принять готовы» — Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — Б. 17. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.}}
  8. Мәсәлән, 1736 елның 20 майындагы «Доношение И. К. Кирилова в Кабинет о действиях его отряда в пределах Ногайской дороги» дигән документында болай дип языла:
    «Е.и.в., самодержице всероссийской всеподданейшее в Кабинет доношение. После всеподданейшаго доношения марта от 11-го, дождався драгунского Вологодского полку и, сколько было возможно за краткостию времени, исправясь, на Нагайскую дорогу для искоренения воров башкирцов вышел того ж марта 24-го, где счастием в.и.в. воров башкирцов розными партиями так, как скот гнали, не имея никакого от них отпору, но одно было у них, что спасали себя, жон и детей своих, бегая в леса и в другие места. И так по рекам Белой до урочища Бубульжан, по Уршаку, по Негушу, Тору, Селеуку, где самое воровское гнездо было, около двух сот деревень, в них близ 4000 дворов раззорено и сожжено, в том числе главных воров Кильмяка, Бепеня, Рысая жилища и первая во всей Орде мечеть, называемая Азиева, в которой в прежней и нынешние бунты воры о бунтах советовали и Куран целовали. Причем воров кажнено 158, побито обоего полу близь 700 человек, живых ясырю взято и ныне в Табынску 160 человек, да роздано в Уфе 85, в сылку из Уфы в Остзею послано в службу годных 81, да женок с малолетними детьми 34»

    — Материалы по истории Башкортостана. Оренбургская экспедиция и башкирские восстания 30-х годов ХVIII в. / Авт.-сост. Н. Ф. Демидова. Т. VI. — Уфа: Китап, 2002. — 768 с. — С. 169.

  9. Материалы по истории Башкортстана. Т.VI… - С.125.
  10. Материалы по истории Башкортстана. Т.VI… - С.261.
  11. Материалы по истории Башкортстана. Т.VI… - С.384-385.
  12. Мәсәлән, Бәпәнәй Төрепбирдин шундый шарт куя:
    «..и де ныне, покамест Юсупа не отпустит, к присяге с повинною никуда не пойду. А как ево, Юсупа, отпустят, тогда пойду» - Донелли А. С. Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. — Уфа, 1995. — С. 156.
  13. Таймасов С. У., 2009
  14. Н. В. Устюгов бу турыда шулай яза:
    «Умный и изворотливый, достаточно образованный для своей среды, убежденный противник царской колониальной политики, критикующий эту политику с позиций «вольного слуги» периода феодальной раздробленности, организатор, умеющий влиять на массы, Бепеня был таким руководителем башкир, тягаться с которым Абулхаир хану было явно не под силу. Бепеня сумел заставить Абулхаира стать на свою точку зрения»

    Устюгов Н. В. Башкирское восстание 1737-1739 гг. — М.-Л.: Изв-во АН СССР, 1950. — С. 94.

  15. Рычков П. И. История Оренбургская по учреждении Оренбургской губернии. Уфа: ЦЭИ УНЦ РАН, 2002. с.105-106
  16. Василий Татищев мәгълүматьләре буенча, 60 меңгә якын
  17. "Акманов И. Г."Башкирские восстания 1735-1740 гг.//Статья в Башкирской энциклопедии
  18. Статья в БСЭ

ЧыганакларҮзгәртү

БСЭ мәкаләсе.