Килмәк Нурышев (XVII гасырның икенче яртысы — XVIII гасыр уртасы)) — Нугай даругасы Юрматы волосте башкорт феодалы, 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе. Халык арасында Килмәк батыр һәм мөгалим-абыз сыйфатында танылу ала.

Килмәк Нурышев
Туган XVII гасыр
Үлгән XVIII гасыр

Башкорт күтәрелешләрендә катнашуы үзгәртү

Килмәк Нурышев 1704-1711 еллардагы күтәрелештә катнашучы баш күтәрүчеләрнең илчелеге составында Кырым ханлыгына һәм 1706-1707 елларда Госман империясенә барган.

1734 елда баш күтәрүчеләр, шул вакытта Петербургта булучы старшина һәм мулла Тукчура Алмакова Ырынбур экспедициясе әзерләнүе турында хәбәр алалар. Хат Килмәк Нурышевка юнәлтелгән була[1]. Килмәк Нурышев 1734 елның декабрь аенда Казый мәчетендә бөтен башкорт королтаен оештыручыларның берсе була. Бу корылтайда, патша хөкүмәтенең башкортларның асабалык хокукын, шулай ук дини һ.б. традицияләрен бозу, салым түләүне арттыру, салым җыючы рус чиновникларының салымны үз файдасына куллану һ.б. сәбәпле, күтәрелеш башларга карар кабул ителә. Шулай да төп сәбәп Ырынбур экспедициясе эшчәнлегендә була.

Килмәк Нурышев Нугай даругасы башкортларыннан өч мең кешелек отряд җыя, 1735 елның июнендә отряд ихтилалга күтәрелә.[2] П. И. Рычковның[3] раславы буенча,

«...бөтен көч белән Ырынбур (хәзерге Орск шәһәре) каласын төзүгә каршы чыгалар, чөнки аннан башкортларга бернинди азатлык булмаячак».

Аңлашылуынча, баш күтәрүчеләрнең төп максаты — Ырынбур экспедициясенең эшчәнлеген туктату була. Экспедиция рәисе И. К. Кириллов ставкасына Килмәк Нурышевтан ике илче килә һәм, башкортлар бөтен көч белән экспедициянең план үтәлешенә комачаулыячакларын хәбәр итеп, бу проектны туктатуны таләп итәләр[4]. Әммә алар икесе дә каты сорау алуга һәм җәзалауга дучар ителәләр, нәтиҗәдә бер илче вафат була. Кириллов өстәмә көчне көтмәскә һәм Ор елгасына юл алырга карар итә. Күтәрелеш җитәкчеләренең нияте буенча, алар зур көч белән Кирилловка һөҗүм ясагач, аның Ор елгасына хәрәкәтен туктатырга тиеш булалар. Әммә башкорт отрядлары бергә тупланып өлгермәү сәбәпле, план гамәлгә ашырылмый.

1736 елның 1 июлендә Җиргән тавы (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) янында Килмәк Нурышев үзенең группасы белән Уфадан Ырынбур экспедициясенә кушылу өчен җибәрелгән 5 драгун ротасының хәрәкәтен тукталуга ирешәләр[5]. Шушы ук елның 6 июлендә, Кириллов драгуннар ротасына ярдәмгә көчле команда озата. Килмәк җитәкчелеге астындагы баш күтәрүчеләр, ике фронтка сугыша алмаенча, чигенергә мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә драгуннар ротасы Кирилловның төп көчләренә кушыла.

1737 елның февраль башында Килмәк Нурышев Табын калачыгында кулга алына һәм башта Уфага, аннары Минзәләгә, 1738 елда Санкт-Петербургка озатыла[6]. Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БАШКИРСКОЕ ВОССТАНИЕ 1735 — Энциклопедия «Челябинск»
  2. Кильмяк Нурушев в энциклопедии Челябинска
  3. Жуковский П. В. Дополнения к «Истории Оренбургской» П. И. Рычкова //Труды Оренбургской ученой архивной комиссии. Вып.33. Оренбург.1916. С.102-103; РДБАА. 248 ф. __ тасв. 1236 эш. 34-35 кгз.
  4. Алтон С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. Уфа, 1995 г. С.122
  5. Вожди восстаний XVII—XVIII вв., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-01-11 
  6. Статья в Башкортостан: краткая энциклопедия(үле сылтама)

Әдәбият үзгәртү

  • Рычков П. И. История Оренбургская. Оренбург, 1896.
  • Акманов И.Г. Башкирские восстания XVII — нач. XVIII вв. Уфа, 1993.
  • Алтын С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Тәрҗемә с английского Л. Р. Бикбаевы. Уфа, 1995.
  • Камал Р. Килмәк абыз // Ватандаш. — 2011. — № 2. — Б. 113-148.