Тарихи Башкортстан

Тарихи Башкортстан — 1980-нче еллар ахырында кулланышка кертелгән термин. Башкорт тарихчылары бу өлкәгә үз белдекләре белән төрле территорияләрне кертә.

Тарихи Башкортстан
Урын Ауразия

«Тарихи Башкортстан» термины хәзерге вакытта башкорт этносының, мәдәниятенең, теленең таралу өлкәсен зурайту өчен, лингвистик, этнографик, мәдәният, тарихи эзләнүләрдән практик сәясәткә әйләндерү өчен бик кирәк. Бүгенге Башкортстан Республикасыннан читтә яшәгән башкорт халкының мәдәни бәйләнешләрен ныгытудан бигрәк, татар милләтенең электән биләгән территорияләренә дәгъва итүгә хезмәт итә.

Бу ясалма өлкәне локальләштерү, аны мөмкин кадәр киңәйтү өчен төрле тарихи чыганакларда очраган охшаш атамаларны хәзерге башкорт милләтенә нисбәтләү кебек метод хезмәт итә. «Башгурт», «Башгирд», «Башгирд», «Баскардиа», «Башгирд», «Фиаи Башкырт/Башкырт далалары», «Башкортлар иле», «Басклар иле», «Башкырт», «Башларны», «Башкортстан», «Pascatir», «Bashirdi». Төбәкне «Башгурт» дип исемләгән тәүге хәбәр (VIII б.) Фазлуллаһ Рәшид әд-Диннең «Угызнамә» хезмәтендә очрый.

Кайбер галимнәрнең фикеренчә «Тарихи Башкортстан» төшенчәсе «Бөек Венгрия» (Major Hungaria, Magna Hungaria — венгрларның ата-бабалары торган җире дип фаразлана) төшенчәсе белән уртак. XIII б. Францискан монахы Джованни Карпини сәяхәтеннән соң язган эшендә телгә алына.

Чыганаклар үзгәртү

  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — Б. 261—265. — 572 б.