Бөтендөнья уйгыр конгрессы

(Дөнья уйгыр корылтае битеннән юнәлтелде)

Бөтендөнья уйгыр конгрессы, БУК, Дөнья уйгыр корылтае (уйг. دۇنيا ئۇيغۇر قۇرۇلتى, уйгыр латин язуында: Dunya Uyghur Qurultiyi, ингл. World Uyghur Congress) — мөһаҗирлектәге уйгырларның халыкара оешмасы. Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (Көнчыгыш Төркестан) эчендә, шулай ук Көнчыгыш Төркестаннан читтә дә уйгыр халкы мәнфәгатьләрен якларга омтыла[1]. Бөтендөнья уйгыр конгрессы үзен көч кулланусыз һәм тыныч хәрәкәт буларак тасвирлый һәм тоталитаризм, дини түземсезлек һәм терроризмнан баш тарту өчен чыгыш ясый[2]. Конгресс Демократия өчен фонд(ингл.) (АКШ) тарафыннан өлешчә финанслана.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы
Байрак
Нигезләнү датасы 16 апрель 2004
Кыскача исем WUC
Җитәкче Долкун Әйса[d]
Дәүләт  Алмания
Сәяси идеология сепаратизм[d], пантөркичелек[d], ненасилие[d], милләтчелек һәм Уйгырлар
Штаб-фатирының урнашуы Мүнхен, Алмания
Рәсми веб-сайт uyghurcongress.org/en/(ингл.)

Кытайда БУК «террористлар оешмасы» дип рәсми рәвештә танылган[3][4].

Көнчыгыш Төркистан (кызыл) Үзәк Азия картасында

Тарих үзгәртү

Уйгыр җәмгыятьләренең күп өлешен берләштергән беренче уйгыр оешмасы 1992 елның декабрендә Истанбулда оештырыла һәм Көнчыгыш Төркестанның Милли Конгрессы дип атала. 1998 елның декабрендә Истанбулда кырыктан артык уйгыр лидеры һәм 18 илдән якынча 300 уйгыр җәмгыяте вәкиле катнашында әлеге оешма Көнчыгыш Төркестан Милли Үзәге (КТМҮ) дип үзгәртелә. Башта КТМҮ штаб-фатиры Төркиядә була, әмма Кытай басымы астында, КТМҮ Мюнхенга күчкән.

2004 елның 16 апрелендә КТМҮ «Бөтендөнья уйгыр конгрессы» итеп үзгәртелә, ул уйгырларның барлык төркемнәрен, шул исәптән Американың уйгыр ассоциациясен (ингл. UAA) һәм Уйгыр яшьләре конгрессын берләштерә.

Җитәкчелек үзгәртү

Максаты үзгәртү

Оешма эшчәнлеге үзгәртү

КХРда һәм аннан читтә уйгырларның хокукларын бозу мониторингы алып бара. БМО, Европа шурасы (Кеше хокуклары буенча комитетны да кертеп) кебек халыкара оешмалар эшендә актив катнаша. БУК шулай ук Кытай коммунистлар фиркасен кискен тәнкыйтьли. Сөргендәге Тибет хөкүмәте, Кытай диссидентлары, хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Оешманың Австралия, АКШ, Бөекбритания, Төркия, Бельгия, Канада, Нидерландлар, Кыргызстан, Швециядә һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.

Галерея үзгәртү

БУК төрле илләрдә оештырган теләктәшлек акцияләре

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү