Гобәйдулла Буби, Гобәйдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Буби (1866, Иж-Бубый1938, Ленинград) — педагог, җәмәгать һәм мәгърифәт эшлеклесе, сәүдәгәр, Иж-Бубый мәдрәсәсе җитәкчеләренең һәм мөгаллимнәренең берсе, дәреслекләр төзүче.

Гобәйдулла Буби
Туган телдә исем Гобәйдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин
Туган 1866(1866)
Вятка губернасы, Сарапул өязе, Иж-Бубый
Үлгән 1938(1938)
Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре мөгаллим, мөдәррис
Җефет Нәсимә Фәйзуллина
Балалар уллары Фидаи, Зыя
Ата-ана
  • Габделгалләм Нигъмәтулла улы, имам (әти)
  • Бәдрелбанат Иманкул кызы (әни)
Сайт http://tat.medresebubi.ru/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1866 елда Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында имам-мөдәррис Габделгалләм Нигъмәтулла улы (1834-1909) гаиләсендә туган. Әнисе Бәдрелбанат Иманкул кызы (1838-1922) Уфа губернасы Минзәлә өязе Чебенле авылы имамы кызы. Әтисенең мәдрәсәсендә белем ала. Өлкән сыйныфларда укыганда ук әтисенә шәкертләр укытуда ярдәм итә башлый. 1890-1895 елларда Истанбулда чиновниклар әзерләүче «Мәктәбе мөлкия-и шахане» дөньяви мәктәбендә укый (Әлеге мәктәпне аның белән бергә Фатих Кәрими, Харис Фәйзи-Чистапули һәм Муса Акъегет тәмамлаган)[1]. Төркиядән кайткач, энесе Габдулла (1871-1922) белән Иж-Бубый мәдрәсәсен яңартырга тотыналар. Гобәйдулла мәдрәсәдә табигать фәннәре бүлеге, программалар һәм дәреслекләр төзү өчен җавап бирә. Ул язган дәреслекләр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә элегрәк кулланылышта булган дәреслекләрдән аерыла. Бигрәк тә «Кыйраәте фәнния» (Фәнни уку) физика дәреслеге популяр була, берничә кабат бастырыла, Октябрь инкыйлабыннан соң да кулланыла. 1898-1915 елларда «Мохтасар җәгърәфия» (Кыскача география) һәм «Җәгърәфия гомумия» (Гомуми география) дәреслекләре җәдиди мәдрәсәләрдә киң тарала. «Сарфы төрки» (Татар теле грамматикасы) һ.б. дәреслекләре билгеле.

Мәдрәсәдә укыту белән бергә, әтисенең таләбе буенча, гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен сәүдә-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен (мануфактура һәм күн-галантерея тауарлары белән сәүдә итү һ.б.) дәвам итә.

«Бубый» мәдрәсәсен жандармерия япканнан соң (1911 елның гыйнвары), 28 майда Сарапулда булган суд карары белән ел ярымга төрмәгә ябылуга хөкем ителә[2]. Иреккә чыккач, гаиләсе белән Уфага күчеп китә, төрле мәктәпләрдә физика, география, табигать фәннәреннән, француз теленнән укыта. 1924-1926 елларда Казан тирәсендәге авыл хуҗалыгы техникумын җитәкли. Аннары үзбәк шәһәре Кокандка китеп, берничә ел мәктәп директоры булып эшли. 1930 елларда Ленинградта яши. 1938 елда шунда вафат.

 
Иж-Бубыйда яшәгән йорты

Хезмәтләре үзгәртү

  • Кавагыйде төркия (Төрки телләр грамматикасы). К., 1898.
  • Мохтасар җәгърәфия (Кыскача география). К., 1898.
  • Җәгърәфия гомумия (Гомуми география). К., 1898.
  • Кыйраәте төрки (Татарча уку китабы). К., 1899. 1 җөзьә.
  • Мохтәсар гыйльме халь (Яшәү тәгълимате). К., 1907.
  • Кыйраәте фәнния (физика) К., 1909.
  • Кечек география. К., 1910 һ.б.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Нәсимә Фәйзуллина (1887-1939), зыялы гаиләдән (Харис Фәйзуллинның туганнан туган сеңлесе), Иж-Бубый авылында кызлар мәдрәсәсе мөгаллимәсе, мәдрәсә ябылгач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ленинградта вафат. Уллары:

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Мөхәммәт Мәһдиев. Буби мәдрәсәсе. «Казан утлары», 1969 ел, 3 12.
  2. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе (тарихи-документаль җыентык, төзүчеләр Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов). К.: «Рухият», 1999.
  3. Гимазова Р.А. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби. К., 2004.
  4. Шәхесләребез — Знаменитые личности: иторико-биографический сборник. Дайджест (төзүчеләр А. Ахунов, Җ. Миңнуллин). К.: «Җыен», 2013. ISBN 978-5-902783-28-2
  5. Махмутова А. Х. Лишь тебе, народ, служенье!: история татар. просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби / А. Х. Махмутова. — Казань : Магариф, 2003. – 453 с. ISBN 5-7761-1294-X (русча)
  6. Махмутова А. Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! : джадидизм и жен. движение . Казань : Татарское книжное издательство, 2006. – 252 с. ISBN 5-298-03992-8 (русча)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җамал Вәлиди. Очерк истории образованности и литературы татар, М.: Госиздат, 1923
  2. Сборник татарской литературы (дореволюционной) (под ред. П.Радимова, с предисловием П.С. Когана). М.-Л. Гос. изд. худ. лит. 1931
  3. Музей(үле сылтама)