Гамәли семиотика институты (ТР ФА)

Гамәли семиотика институты (1993 елдан алып) — татар теленең сөйләм технологияләрен булдыруга юнәлтелгән ТР ФА һәм КФУ каршындагы фәнни оешма. Институт татар теленең "Туган тел" электрон корпусы, «Tatar-Online» мультимедия электрон дәреслекләре, рус-машина тәрҗемәсе система өстендә эзлекле хезмәт алып бара[1].

ТР ФА Гамәли семиотика институты
Адрес:

Россия байрагы Русия Федерациясе, 420111,
Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы,
Coat of Arms of Kazan (Tatarstan).svg Казан шәһәренең
Сул як Болак урамы, 36А йорт.

Оешма төре:

фәнни оешма

Рәсми теле:

татар теле, рус теле

Җитәкчеләр
Директор

Җәүдәт Сөләйманов

Нигезләү

1993

http://www.antat.ru/ru/ips/

ТарихҮзгәртү

XX гасыр ахырында дөньяда технологияләр һәм санаклар өлкәсендәге алгарышлар ТР хакимиятен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршында яңа институт будыруга өндиләр. Шул җәһәттән 1993 елның 1 июлендә ТР ФА һәм КФУ каршында Гамәли семиотика институты оештырыла[2]. Институтның директоры булып Җ.Ш.Сөләйманов билгеләнә[2]. 1996 елның 27 февралендә ТР ФАның иҗтимагый-икътисадый фәннәр бүлегенең оешуы белән, институт бүлек составына кертелә[3].

Институт санак системаларының локальләштерү, лингвистик сорауларны чишү өстендә эзлекле хезмәт алып бара. 1998 елдан институт татар теленең сөйләм синтезаторын булдыру өлкәсендә эшен башлый[4]. Институт тарафыннан Windows NT 5.0, Office-2000, Windows-2002, Office-2002 татар локальләштерүе булдырыла һәр кулланучы санак системасын тулаем татар телендә куллану шартлары белән тәэмин ителә. Шул ук 2000-елларда институт латин әлифбасына күчү өчен мөмкинлекләр тудыра: татар латин юрамасының код стандартларын төп санак кушымталарында куллануга әзерли[2].

2018 елның ахырында "Смарткат" беренче ярым автоматик рус-татар сүзлеге гамәлгә кертелә башлый[5]. Сүзлек норматив-хокукый актларны, боерык-карарларны автоматик рәвештә татар теленә күчерүгә юнәлтелгән. Ике ай дәвамында программа Казан Башкарма комитетында норматив-хокукый актларны тәрҗемә итүдә сынала[5]. 2018 елның ахырында Татарстан премьер-министры программаны республиканың министрлыкларында, муниципаль оешмаларында куллануга өнди[5].

ЭшчәнлегеҮзгәртү

Институт Ташкәнт дәүләт университеты, Кыргыз дәүләт университеты, Төньяк-Көнчыгыш университет (Саха республикасы), Ауразия үсеш институты (Акмәсҗит) һәм ABBYY, Softline, Microsoft, "Аврора" Ачык мобиль платформа ширкәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә[6]. 1994 елдан институт тарафыннан 100 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр эшләр бастырылды[2].

Институтның төп казанышы итеп TatZet проекты исемләнә[7]. Бу проектны институт ТӘһСИ белән берлектә тормышка ашырган һәм камилләштереп бара[7]. Проект бөтен ТР ФАның татар телен кулланучы чыганакларын электрон форматта берләштерү ысулы булып тора. Бу тупланма түбәндә китерелгән чыганаклардан гыйбарәт[8]:

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе tatarica.org
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Институт прикладной семиотики АН РТ antat.ru
  3. Иҗтимагый-икътисадый фәннәр бүлеге antat.ru
  4. Совместная Научно-Исследовательская Лаборатория Академии Наук Татарстана и Казанского Государственного Университета 2018 елның 9 июль көнендә архивланган. old.kpfu.ru
  5. 5,0 5,1 5,2 В правительстве будут переводить документы на татарский язык с помощью программы inkazan.ru
  6. Партнеры - Институт прикладной семиотики АН РТ www.antat.ru
  7. 7,0 7,1 «Мы же хотим, чтобы татарский жил не только на кухне?» Подробнее на «БИЗНЕС Online» business-gazeta.ru
  8. TatZet antat.ru