Санак лингвистикасы

Санак лингвистикасы — текст яки сөйләм формасындагы телнең санак алгоритмнары ысуллары белән ничек эшкәртелә алганын өйрәнә торган фән.

Санак лингвистикасы
Сурәт
 Санак лингвистикасы Викиҗыентыкта

[1]
Тарихи Казанда санак лингвистикасы элеккеге Казан Федераль Университетының Шәрыкъ өйрәнү Институтында, мәсәлән, гарәп телен өйрәнү өчен кулланылган булган (CD, һ.б.), шулай ук А. Н. Туполев исемендәге Казан Авиация Институтында, мәсәлән, немец телен өйрәнү өчен CD-лар сатыла торган булган һәм инглиз теле өчен санак лингвистикасы, һ.б. өйрәнелгән булган һәм башка шундый сәүдә нокталары һәм санак ярдәмендә өйрәнүгә бәйле урыннар булган. Фәнни эш Татарстан Республикасы Гамәли Семиотика Институтында, һ.б. фәнни оешмаларда башкарылган булган. Шулай ук, сүз уңаеннан, ТИСБИ университетында бер үк вакытта информатика һәм инглиз, немец, француз, төрек, һ.б. телләр өйрәнелеп бу өлкәдә эш алып барылганын әйтергә кирәк.
Гомумән, Дөньяда санак лингвистикасы мәсьәләләре Интернетта эзләү, сәүдә алып бару, өйрәнү өчен шактый актуаль булып торадыр, мөгаен.
Барлыкка китерелгән әйберләр арасында Google Translate, Яндекс-переводчик, Интернет сүзлекләр, сайтлар, софт, һ. б.
Санак лингвистикасы куллану мисалы:
Мәсәлән, япон теле галимнәре һәм татар галимнәре арасында фәнни эш барышында эш этабы, фирма, дәреслек, сайт өчен, мәсәлән, япон телендә катакана әлифбасы белән дә яхшы языла торган, татар телендә дә яхшы яңгырый торган атама юрамасын уйлап табу мәсьәләсен чишәргә кирәк булсын, ди.
Моның өчен башта билгеле кагыйдәләрне шарт итеп куярга кирәк. Мондый кагыйдә куйыйк: атамада бер үк вакытта татар телендә дә, япон теленең катакана язуында да булган авазлар гына булсын. Ягъни, уртак, геометрик киселеш кебек авазлар күплеге.
Татар теленең, мәсәлән, кириллица әлифбасын катакана әлифбасы белән чагыштырып карап, түбәндәге кагыйдә куярга мөмкин:

  • Ә, Ө, Ү, Җ, ң, Ы, Л, Ж, Ф, Ч, Ш авазлары еш очрамасын.
  • Шул ук вакытта татар теле фонетикасында алай ук төгәл булмаган «СьИ» авазын ярый дип куйыйк һәм татар телендә хәмзә авазының «Э» итеп язылышын якынча дөрес итеп кабул итик.

Хәзер шул кагыйдәләр буенча алгоритм һәм берәр программалау телендә программаны төзергә мөмкин. Әлбәттә, һичьюгында, аны кулдан да эшләп була, әмма эш юрамалары күп булырга мөмкин булу очрагын да исәпкә алыйк.
Шулай ук MS Word эш кораллары да кулланылырга мөмкин, әмма махсус программага, мәсәлән, сүгенү сүзләрен алмау, һ.б. хасиятләрне өстәп алга таба башка телләр өчен дә куллануны һәм тизлекне исәпкә алып шулай эшләүнең яхшырак булу очрагын да чамалыйк.
Шулай итеп, программа булдырылып, мәсәлән, Википедиядә Арча авыллары атамалары исемлеген японча катакана белән дә, татарча язылуын да тикшереп шундый нәтиҗәгә килә алабыз:
а) Апаз (атаманы катаканада язып карасак: アパズ), Урта Курса (атаманы катаканада язып карасак: ウルタ クルサ) авыллары атамалары японча катакана белән иң уңайлы язылышка ия;
б) Арча, Кәче, Наласа, Яңа Кенәр, Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Сеҗе, Урта Аты, Иске Кырлай, Утар Аты торак пунктлары катаканада чагылдыру өчен катлаулырак;
в) Иске Чүриле, Үрнәк, Яңа сала авыллары атамаларын катаканада язу тагын да катлаулырак;
г) Япон теленең катакана язуы белән иң катлаулысы языла торган Арча торак пунктлары — Ташкичү һәм Шушмабаш. Димәк, җиңелрәк язылыштан катлаулыракка шул тәртиптә (а-г) бара.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. I. Bátori, J. Krause, H. D. Lutz (Hrsg.):"Linguistische Datenverarbeitung. Versuch einer Standortbestimmung im Umfeld von Informationslinguistik und Künstlicher Intelligenz." Niemeyer Verlag, Tübingen 1982.

Сылтамалар үзгәртү