Гали Надрюков
Мингали Ислам улы Надрюков (1909 елның 25 октябре, Варна — 1989 елның 24 ноябре, Казан) — татар театры артисты, ТАССРның халык артисты (1967), РСФСРның атказанган артисты (1976).
Мингали Надрюков | |
---|---|
Туган телдә исем | Мингали Ислам улы Надрюков |
Туган | 25 октябрь 1909 Троицк, Варна авылы |
Үлгән | 24 ноябрь 1989 (80 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы[1] |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре | РСФСР атказанган артисты (1976) |
Тәрҗемәи хәл үзгәртү
Мингали Надрюков Чиләбе өлкәсенең Варна районы Варна авылында туа. 1927 елда ул Троицк татар театрында эшли башлый. 1931–1933 елларда — Свердловскида Урал татар эшче театрында. 1935–1936 елларда — Әстерхан татар театрында, 1936 елдан — Татар академия театрында. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Иҗат үзгәртү
Мингали Надрюков — төрле холыклы образлар иҗат иткән танылган артист. Ул башкарган рольләр:
- Севастьянов – «Безнең шәһәрнең егете» (Константин Симонов);
- Ниязов – «Дәүләт Бәдриев» (Газиз Иделле);
- Харитонов – «Диңгездәгеләр өчен» (Борис Лавренёв);
- Осип – «Ревизор» (Hиколай Гоголь);
- Галәви – «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин);
- Орлов - «Мулланур Вахитов» (Нәкый Исәнбәт);
- Җиһангир – «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт);
- Бикамат – «Зифа» (Нәкый Исәнбәт);
- Шәүлихан – «Ташкыннар» (Таҗи Гыйззәт);
- Җамалетдин – «Банкрот» (Галиәсгар Камал);
- Анастасне – «Мәхәббәт утравы» (Алексис Парнис);
- Бардин – «Дошманнар» (Максим Горький);
- Аманҗолов – «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов);
- Дәүләтбай – «Кыз урлау» (Мостай Кәрим);
- Госман – «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит);
- Богатырёв – «Бер төн» (Борис Горбатов).
Искәрмәләр үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел. Ике томда. Икенче том бит 104 2014 елның 19 май көнендә архивланган.
Моны да карагыз үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|