Вячеслав Бибишев

рәссам (Казан, Татарстан, Россия)

Вячеслав Бибишев, Вячеслав Леонард улы Бибишев (рус. Вячеслав Леонардович Бибишев, 1963 елның 14 июле, СССР, РСФСР, Владимир өлкәсе, Ковров2018 елның 14 июне, Кырым, Бакчасарай) ― карикатурачы рәссам, шарж остасы, Татарстанның Рәссамнар (1993) һәм Журналистлар (2009) берлекләре әгъзасы. ТР Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы, сатира секциясе рәисе, ТР Карикатурачылар гильдиясе башлыгы, карикатурачыларның «Сабантуй» иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009), халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты.

Вячеслав Бибишев
Туган телдә исем Вячеслав Леонардович Бибишев
Туган 14 июль 1963(1963-07-14)
СССР, РСФСР, Владимир өлкәсе, Ковров
Үлгән 14 июнь 2018(2018-06-14) (54 яшь)
Кырым, Бакчасарай
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - 2019

Үзәк һәм республика матбугатында, газета һәм журналларда басылган карикатура һәм сатирик графика жанрында эшләгән рәссам буларак билгеле.

Тышкы рәсемнәр
Карикатураларына аңлатмалар.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1963 елның 14 июлендә Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә табиблар гаиләсендә туган. Әтисе Леонард Вячеславович Бибишев (1937―1997) – Казан медицина училищесында хәрби медицина укытучысы. Әнисе Вера Семеновна Бибишева (1937―2011) ― «Радиоприбор» җитештерү берләшмәсендә табиб-невропатолог. Вячеслав 6 яшеннән Пионерлар сараеның изостудиясенә танылган укытучы Лысковка йөри башлаган. [1] Казан инженер-төзелеш институтының (рус. КИСИ, хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) архитектура факультетын тәмамлаган (1985). Архитектор, дизайнер, рәссам булып эшләгән.

Беренче рәсемен 1982 елда «Чаян» журналында бастырган. Әлеге елдан башлап, республика массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан китап нәшриятында рәссам буларак катнашып килгән. Рәссамның эшләре Татарстан һәм Россия газета-журналларында: «Труд», «Известия», «Советский спорт», «Комсомольская правда», «АиФ», «Спид-Инфо», «Казанские ведомости», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Молодежь Татарстана», «Идел», «Сабыйга», «Салават купере», «Казань», «Казанское время», «Ирек мәйданы», «Чаян», «Крокодил», «Пачемыш» кебек массакүләм мәгълүмат чараларында басылган.

Россиядә, АКШ, Австралия, Аргентина, Бельгия, Болгария, Бразилия, Германия, Иран, Италия, Төркия, Франция, Хорватия, Чехия, Япониядә узган халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты: 1990 ел - Россия (Мәскәү) ― 2нче призлы урын, 1992 ел ― Япония (Токио) ― медаль, 1993 ел ― Төркия (Истанбул) ― генераль приз, 1994 ел ― Бельгия (Беринген) ― 2нче призлы урын, 1995 ел ― Чехия (Прага) ― Гран - при, 1999 ел ― Франция (Сен-Жуст-ле-Мартель) ― 2нче призлы урын, 2000 ел ― Россия (Мәскәү) ― 2 приз, 2000 ел ― Хорватия (Загреб) ― 3 приз, бронза медаль, 2002 ел ― Нанджинг (Кытай) ― көмеш медаль, 2004 ел ― Хорватия (Загреб) ― 3 приз, бронза медаль, 2004 ел ― Россия (Мәскәү) ― 3 приз, 2005 ел ― Болгария (Габрово) ― Гран–при, [2], 2007 ел ― Россия (Екатеринбург) ― «Комсомольская правда» призы һ. б.

Вячеслав Леонардович талантлы рәссам-карикатурист кына түгел, ә креатив идеяләр генераторы да булган. Аның эшләре – «Казанча «Санта-Барбара» рубрикасында сөйләнелгән тарихларга коллажлар, төрле темаларга иң актуаль материалларга карикатуралар, кайнар яңалыкларга рәсем-комментарийлар, күңелле заставкалар.[3]

ТР Рәссамнар берлегенең сатира секциясе рәисе һәм ТР Карикатурачылар гильдиясе рәисе булып сайлана.

Балалар белән күп эшли (балалар аның «Крошка-картошка» исемле карикатура мәктәбендә шөгыльләнә),[4] балалар йортларында, мәктәп-интернатларда, балалар хастаханәләрендә еш кунак була. Мондый очрашулар вакытында малайлар һәм кызлар өчен гадәти булмаган дәресләр үткәрә: аларны рәсем ясарга өйрәтә, ни өчен карикатура яки шарж явыз, мыскыллаучы булырга тиеш түгеллеген аңлата.

20 ел Вячеслав Бибишев «Казанские ведомости» газетасында сәнгать мөхәррире булып эшләгән. Газетаның баш мөхәррире Венера Якупованың «Суверенитет турында 100 хикәя», «Кырым татарлары, яки Сталиннан сәлам» һәм «Казанда Балачак музее» китапларын бизәгән. Күп кенә шаржлары Р. Хәкимовның «Көлкеле сәясәт» (рус. Смешная политика) китабында басылып чыккан.[5] Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ ярдәме белән Вячеслав Бибишевның карикатуралар җыентыгы басылып чыга.

2017 елда Казан дәүләт мәдәният институтына эшкә күчә, анда аңа анимация сәнгатендә көч сынап карарга тәкъдим итәләр.

Ул «Сабантуй» карикатуристлар клубын оештырган һәм аның алыштыргысыз рәисе булган. Бүгенге көндә «Сабантуй» Казанда үз акцияләрен, күргәзмәләрен һәм халыкара конкурсларын уздыра, мәсәлән: «Ярыш, көрәш, сугышу», «Кара алтын», «Кинотормыш 200!-200?, «Дөнья наркоманиягә каршы», «Урын бир! Син дөньяда ялгыз түгел!».[6] Рәссамның остаханәсе Казанда, Зур Кызыл урамындагы Рәссамнар йортында өченче катта урнашкан булган. [5]

Шәхси күргәзмәләре

үзгәртү

Габрово (Сатира һәм юмор йорты) ― 2007 ел, Казан («Казанские ведомости» газетасы галереясы) ― 2007 ел, («Эбиволь» галереясы, Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залы) ― 2008 ел, Буа (туган якны өйрәнү музее) — 2009 ел, Казан (Татарстан Республикасы Милли музее, «АртЭко» галереясы) ― 2010-2011 еллар һ.б.

Вафаты

үзгәртү

2018 елның 14 июнендә Кырымның Бакчасарай шәһәрендә кинәт вафат була, анда ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең «Кырым минем йөрәгемдә» төбәк-ара күргәзмә проекты кысаларында «Сабантуй» сатирик графика күргәзмәсен әзерләү өчен барган була.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны, ике баласы, оныклары. [7]

Бертуган энесе – Владимир Леонардович Бибишев (10.05.1968, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультетының режиссер бүлеген «педагог, театр коллективы җитәкчесе» белгечлеге буенча тәмамлаган), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2021), Казанның Идел буе районы «Мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе методисты.[8][9]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү