Ватан (мәчет, Губкинский)

Ислам гыйбадәтханәсе (Губкинский, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

«Ватан» мәчете, Губкинский җәмигъ мәчете (рус. Мечеть махалля «Ватан», Соборная мечеть г. Губкинский, Местная мусульманская религиозная организация «Махалля Ватан» №2054 г. Губкинский РДУМ ЯНАО при ЦДУМ России) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы Губкинский шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче №2054 «Ватан» җирле дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Ватан
Губкинский җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 629007,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Губкинский, «Юбилейный» паркы ур., 3
Координатлары N 64° 25' 25.5792" E 76° 29' 16.422"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / мәхәллә «Ватан» № 2054 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 19972000 еллар
Халәте гамәлдә

Губкинскийда (1996 елдан шәһәр) берничә мең мөселман халкы вәкиле яши. Татарлар 2010 елда шәһәр халыкның (23 335 кеше) 7,05% ын (1 645 кеше), башкортлар 3,50% ын (816 кеше), комыклар 1,69% ын (384 кеше), азәриләр 1,0,3% ын (241 кеше), даргиннар 0,65% ын (151 кеше) тәшкил иткән[1].

Губкинскийда мөселман җәмгыяте тарихы 1993 елда «Иман» дини берләшмәсе оештырылудан башлана. Намазлар башта бер дин тотучы биргән бер бүлмәле фатирда укыла. 1997 елда мәчеткә нигез салынган[2].

Губкинский мәчете 2000 елда, нигездә, «АБС-Строй» юл-төзелеш оешмасы директоры Асланбек Шарипович Саламовның спонсорлык ярдәме белән төзелә. Мәчет ун елдан артык эшли, әмма рәсми рәвештә ачылмаган була, бина «төзелеп бетмәгән объект» булып санала[3]. 2013 елда, «объектта төзелеш бармау сәбәпле», шәһәр хакимияте тарафыннан ябыла [4]. 2019 елда, Ураза бәйрәмендә, капиталь төзекләндерүдән соң, мәчет яңадан ишекләрен ачкан [5].

Озак вакыт мәчет бинасына ике җәмгыять дәгъва итә: Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ) составындагы мөселман оешмасы һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМАЧР) составындагы мөселман дини төркеме. Нәтиҗәдә, 2008 ел ахырында бинага ДУМАЧР вәкилләре кереп урнаша, ЯНАО төбәк Диния нәзарәтенә караучы «Ватан» җирле дини мөселман оешмасы (Азат Мулюков җитәкчелегендә) шәһәр хастаханәсе территориясендәге элекке рентген кабинеты булган бүлмәне намаз уку бүлмәсе буларак арендага ала[6][7]. 2013 елның июнь аенда ЯНАО суды округ прокуратурасының Ямал-Ненец Казыятына караучы җирле «Иман» мөселман дини оешмасын ябу турындагы таләбен канәгатьләндерә. Карар 9 октябрьдә үз көченә керә[8].

Җирле мөселман дини оешмасы ― «Ватан»«» мәхәлләсе 2006 елның 2 маенда юридик зат буларак теркәлгән [9].

Шәһәрнең «Юбилейный» шәһәр мәдәният һәм ял паркында урнашкан, кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы мәчет Губкинский читендә Пурпе елгасы ярында матур урында урнашкан. 250 кешегә исәпләнгән. Объектның бәясе 59 миллион сумнан артык дип бәяләнә. Губкинский хакимияте шәһәр балансында булган мәчетне төбәк Диния нәзарәтенә файдалану өчен бушлай тапшыра (бер елга милек белән түләүсез файдалану килешүе төзелә) [10].

Җитәкчелек

үзгәртү

2001―2011 еллар эчендә мәчеттә дүрт имам алышынган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ВПН том 4. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по муниципальным образованиям Ямало-Ненецкого автономного округа. әлеге чыганактан 2016-12-13 архивланды. 2019-11-18 тикшерелгән.
  2. Мечеть. Губкинский музей освоения Севера
  3. На Ямале закрыли мечеть, действовавшую более 10 лет. IslamNews, 20.05.2013
  4. Мечеть, Губкинский. komandirovka.ru
  5. В Губкинском открыли мечеть. vektor-tv.ru, 5.06.2019
  6. Мечеть в городе Губкинском. pravo.media, 09.03.2018
  7. В Губкинском ЯНАО закрыли единственную мечеть. islamsib.ru, 17.05.2013
  8. Мэрия города Губкинский забирает здание мечети. ИА «Инфо-Ислам»«», 26.11.2013
  9. ММРО Махалля Ватан № 2054 г. Губкинский
  10. Елизавета Иванова. тВ ЯНАО мэр безвозмездно передал мусульманам мечеть, находящуюся на балансе города. ura.news, 1.01.2023(рус.)
  11. Калиль Кабдулвахитов. .Мечеть Губкинского обзавелась имамом
  12. Зиннат хазрат Садыков встретился с имамом мечети города Губкинский. alhakk.ru
  13. Хасана Боязитова. Имам мечети Губкинского объяснил, почему на Ямале невозможны «террористические» проповеди. «Красный Север», 19.04.2021(рус.)
  14. Айдаров Абдулла Айдарович
  15. Абдулла Айдаров Вконтакте
  16. Абдулла хазрат Айдаров – имам-хатыб мечети города Губкинского. РДУМ

Сылтамалар

үзгәртү