Бөтендөнья уйгыр конгрессы
Бөтендөнья уйгыр конгрессы, БУК, Дөнья уйгыр корылтае (уйг. دۇنيا ئۇيغۇر قۇرۇلتى, уйгыр латин язуында: Dunya Uyghur Qurultiyi, ингл. World Uyghur Congress) — мөһаҗирлектәге уйгырларның халыкара оешмасы. Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (Көнчыгыш Төркестан) эчендә, шулай ук Көнчыгыш Төркестаннан читтә дә уйгыр халкы мәнфәгатьләрен якларга омтыла[1]. Бөтендөнья уйгыр конгрессы үзен көч кулланусыз һәм тыныч хәрәкәт буларак тасвирлый һәм тоталитаризм, дини түземсезлек һәм терроризмнан баш тарту өчен чыгыш ясый[2]. Конгресс Демократия өчен фонд (АКШ) тарафыннан өлешчә финанслана.
Бөтендөнья уйгыр конгрессы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 16 апрель 2004 |
---|---|
Кыскача исем | WUC |
Җитәкче | Долкун Әйса[d] |
Дәүләт | Германия |
Сәяси идеология | сепаратизм[d], пантөркичелек[d], ненасилие[d], милләтчелек һәм Уйгырлар |
Штаб-фатирының урнашуы | Мүнхен, Германия |
Рәсми веб-сайт | uyghurcongress.org(ингл.) |
Кытайда БУК «террористлар оешмасы» дип рәсми рәвештә танылган[3][4].
Тарих
үзгәртүУйгыр җәмгыятьләренең күп өлешен берләштергән беренче уйгыр оешмасы 1992 елның декабрендә Истанбулда оештырыла һәм Көнчыгыш Төркестанның Милли Конгрессы дип атала. 1998 елның декабрендә Истанбулда кырыктан артык уйгыр лидеры һәм 18 илдән якынча 300 уйгыр җәмгыяте вәкиле катнашында әлеге оешма Көнчыгыш Төркестан Милли Үзәге (КТМҮ) дип үзгәртелә. Башта КТМҮ штаб-фатиры Төркиядә була, әмма Кытай басымы астында, КТМҮ Мюнхенга күчкән.
2004 елның 16 апрелендә КТМҮ «Бөтендөнья уйгыр конгрессы» итеп үзгәртелә, ул уйгырларның барлык төркемнәрен, шул исәптән Американың уйгыр ассоциациясен (ингл. UAA) һәм Уйгыр яшьләре конгрессын берләштерә.
Җитәкчелек
үзгәртү- 2004—2006 елларда — Әркин Алыптәкин (уйг. ئەركىن ئالپتەكىن, Еркин Алптекин, Erkin Alptekin).
- 2006— 2017 елларда — Рабия Кадир (уйг. رابىيە قادىر, Рабийә Қадир, Rabiye Qadir)
- 2017 елдан — Долкун Әйса (уйг. دولقۇن ئەيسا, Долқун Ейса, Dolqun Eysa
Максаты
үзгәртү- Уйгырларның бай мәдәниятен саклап калуга һәм чәчәк атуына ярдәм итү.
- Уйгыр халкының үз сәяси киләчәген билгеләү өчен тыныч, демократик чараларны кулланырга хокукын хуплау.
- Көнчыгыш Төркистанда (Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы) уйгырлар һәм җирле халык төркемнәре өчен Кеше хокуклары өлкәсендә шартларны яхшырту.
Оешма эшчәнлеге
үзгәртүКХРда һәм аннан читтә уйгырларның хокукларын бозу мониторингы алып бара. БМО, Европа шурасы (Кеше хокуклары буенча комитетны да кертеп) кебек халыкара оешмалар эшендә актив катнаша. БУК шулай ук Кытай коммунистлар фиркасен кискен тәнкыйтьли. Сөргендәге Тибет хөкүмәте, Кытай диссидентлары, хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Оешманың Австралия, АКШ, Бөекбритания, Төркия, Бельгия, Канада, Нидерландлар, Кыргызстан, Швециядә һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.
Галерея
үзгәртүБУК төрле илләрдә оештырган теләктәшлек акцияләре
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ethnic Clashes In China Continue As White House Calls For Restraint (Кытайда этник бәрелешләр дәвам итә, Ак Йорт сабырлыкка чакыра). allheadlinenews.com July 7, 2009(ингл.)
- ↑ Uighur Militants (Уйгыр сугышчылары). globalsecurity.org(ингл.)
- ↑ Political Background. 2020 елның 19 июнь көнендә архивланган. UAA(ингл.)
- ↑ China says international extremists backing terrorism in Xinjiang (Кытай халыкара экстремистлар Синьцзянда терроризмга ярдәм итә, ди). channelnewsasia.com, 09.01.2007(ингл.)