Бөре епархиясе

Рус православие чиркәве епархиясе

Бөре епархиясе (рус. Би́рская епа́рхия, баш. Бөрө епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Баймак, Белорет, Бөре, Учалы шәһәрләре; Әбҗәлил, Архангел, Баймак, Белорет, Бөре, Бөрҗән, Зилаер, Иглин, Караидел, Мишкә, Нуриман, Учалы, Хәйбулла районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе). Башкортстан митрополиясе составына керә[2].

Бөре епархиясе
Чиркәү православие дине
Чиркәү бүлгеләре 6
Баш фатир 452450, БР, Бөре, Чапаев ур., 15
Нигезләнгән 1922 һәм 29 июль 2017[1]
eparhiabirsk.ru[1]
Бөре шәһәренең Изге Троица кафедраль соборы
Башкортстан митрополиясе картасында Бөре епархиясе зәңгәр төстә

Тарих үзгәртү

1922 елның ноябрендә епископ Андрей (Ухтомский), митрополит Агафангелның (Преображенский) 1922 елның 18 июнендә килгән күрсәтмәсенә таянып, Уфа епархиясенең вакытлы автономиясен игълан итә һәм аның аерым бүлгеләре белән мөстәкыйль идарә итү өчен кайбер викарий епископларына хиротония уздыра, шул исәптән Бөре епискобы итеп билгеләнгән Трофим (Якобчукка). Әлеге хиротония соңрак Мәскәү патриархы Тихон(рус.) тарафыннан таныла.

1932 елдан соң кафедраны җитәкләүче булмый. Бөре епискобы титулын митрополит Сергий (Страгородский)(рус.) белән элемтәдә тормаучы епископ Вениамин (Троицкий) да йөрткән.

Уфа епархиясенең Бөре викарийлыгы Изге Синодның 2011 елның 27 июле карары белән торгызыла[3]. 2012 елның 16 мартыннан соң епархия җитәкчесе билгеләнми.

2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча Уфа, Нефтекама һәм Салават епархияләреннән аерып чыгарып, мөстәкыйль епархия итеп ясау һәм Башкортстан митрополиясенә кушу юлы белән ясалган[4].

Әрхәрәйләр үзгәртү

Уфа епархиясенең Бөре викарийлыгы
  • Трофим (Якобчук) (17 ноябрь 1922 — 11 август 1923)
  • Серафим (Трофимов) (1 июнь 1926 — декабрь 1928)
  • Николай (Субботин) (27 сентябрь 2011 — 16 март 2012)
Бөре епархиясе

Благочиниеләр үзгәртү

  • Архангел — благочинный протоиерей Евгений Коробков
  • Белорет — иерей Василий Шакин
  • Бөре — протоиерей Сергий Рыжаков
  • Иглин — иерей Константин Зырянов
  • Сибай — протоиерей Димитрий Шилкин
  • Учалы — иерей Александр Гаврик[5]

Епархия секретаре — протоиерей Сергий Рыжаков.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү