Багамалар
Багамалар, Баһамалар – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Шигарь | Forward, Upward, Onward, Together |
---|---|
Халык саны | 399 440 (2023, бәя) |
Нигезләнгән | 10 июль 1973 |
Сәгать кушагы | UTC−05:00 |
Кардәш шәһәрләр | Майами-Дейд (округ, Флорида) |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 13,878.0 км² |
Координатлар | 25°N 77.4°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Баһама утраулары парламинте |
Дәүләт башлыгы | III Карл |
Хөкүмәт башлыгы | Филип Дэвис |
Икътисад | |
ТЭП | 11 528 миллион US$ (2021), 12 897 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Баһама дуллыры |
Туу күрсәткече | 1.872 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.812 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 75.675 ел (2016)[3] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[4] |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +1242 |
ISO 3166-1 коды | BS |
ХОК коды | BAH |
Интернет домены | .bs |
Тарих
үзгәртүБаһамаларның төп халкы индейләр булган. 1492 елда Х. Колумб экспедициясе Яңа Дөньяга барып җитеп, архипелагның көнчыгыш утрауларыннан берсенә төшкән һәм аңа Сан-Сальвадор исемен кушкан. Баһама индейләренең язмышы фаҗигале булган: испаннар аларның хемәтен Кубада һәм Һаитидә руда чыганакларында кулланганнар. Инглизләр утрауны басып алганда (1629) бу җирдә халык булмаган. 1782 елда Баһамалар янә испаннар тарафыннан басып алынган, әмма 1783 елда ул Англиягә колониясенә әйләнде. 17—18 гасырларда күп кенә инглизләр коллары белән бергә бу җиргә күчеп килгәннәр һәм плантация хуҗалыгын үстерә башлаганнар. Икенч бөтендөнья сугышыннан соң утрауларга туристлар ябырылып килә башлаган, 1964 елда Бөекбритания Баһамаларга эчке мөстәкыйльлек бирегә мәҗбүр булган. 1973 елдан — бәйсез дәүләт.
Икътисад
үзгәртүТулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, хезмәт күрсәтү тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион долларын тәшкил итә[5]; төп партнерлар: Сингапур — 23.7%, АКШ — 19.5%, Доминикан Республикасы — 13.4%, Эквадор — 9.8%, Канада — 5.4%, Гватемала — 4.4%.[6] Төп экспорт таварлары — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, ром, химикатлар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.
Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә[7]; төп партнелар: АКШ — 29.9%, Һиндстан — 20.1%, Сингапур — 8.7%, Көньяк Корея — 6.7%, Кытай — 5.0%, Колумбия — 4.3%, Канада — 4.2% .[7] Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.
Әфлисүн, банан, ананас, манго, помидор, кыяр, шикәркамыш, сизәл җитештерелә. Сарык, МЭТ, кәҗә, дуңгыз, өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау.
Диннәр
үзгәртү1973 елда бәйсезлек алган Багам утраулары Конституциясе дин иреген күздә тота һәм инану билгесе буенча дискриминацияне тыя, гәрчә Конституциянең преамбуласында «христиан кыйммәтләре» искә алынса да, рәсми дәүләт дине юк, һәм, кагыйдә буларак, илдә дини инануларны ирекле тоту өчен шартлар бар [8]. Илдә иң таралган дин тарафдарлары (ил халкының 92 % ы) – христианнар (зур күпчелеге (ил халкының 70 % ы) протестантлар, ил халкының 30 % ы баптистлар һ. б. христианнар) [9]. Илдә шулай ук аз санлы Ислам (340 кеше), Бәһаи, Яһүд дине, Һинд дине (428 кеше, 2010 елга [10]) җәмгыятьләре оешкан.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-12-06, retrieved 2015-09-11
- ↑ 7,0 7,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-17, retrieved 2015-09-11
- ↑ International Religious Freedom Report 2017 Bahamas, The, US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor. PD-notice
- ↑ United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor. Bahamas: International Religious Freedom Report 2008.
- ↑ TOTAL POPULATION BY SEX, AGE-GROUP AND RELIGION (PDF). Statistics.bahamas.gov.bs. 2015-05-20 тикшерелгән.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|