Багам утрауларында ислам

Багам утрауларында дин

Багам утрауларында ислам (ингл. Islam in The Bahamas, гарәп. الإسلام في البهاما‎) ― азчылык дине. Ил халкының (385 мең кеше, 2018 елга) 0,1 % ы – мөселманнар.

Багам утрауларында ислам
Дәүләт  Багамалар
Бу мәкалә Ислам турында

Тарих үзгәртү

Багам утрауларында беренче мөселман күчеп килүчеләрнең кайберләре Төньяк Африкадан кол сыйфатында китерелгән. Колониаль чорда әлеге колларның нәселе һәм бер өлеш ирекле кешеләр ислам динен тоткан. Аннары ислам дине юкка чыккан, диярлек. Мөселман динендәге колларны мәҗбүри христиан диненә күчергәннәр.

1970-елларда утрауларда ислам дине яңарыш кичергән. Башан Саладин исемле багамлы (элекке исеме Чарльз Клир, Charles Cleare) сөнни ислам динен кабул итә һәм үз йортын мәчеткә әйләндерә[1]. Кайбер Багам студентлары чит илләрдә (аеруча, АКШта, Бөекбританиядә) уку вакытында ислам динен кабул иткән, үзләре белән бергә укыган мөслимәләргә өйләнгән, утрауларга әйләнеп кайткач, ислам диненең таралуына ярдәм иткән. 1974 елда АКШтан белгеч-стоматолог сыйфатында кайткан доктор Мөнир Әхмәд (Dr. Munir Ahmad) һәм доктор Мостафа Хәлил Хәлфәни (Mr. Mustafa Khalil Khalfani) ислам нигезләрен ныгыту өчен көчләрнен берләштерә. 1978 елда Нассауда(ингл.) Ислам җәмгыяте (Jamaat-Ul-Islam) оеша, җитәкчесе – Мостафа Хәлил Хәлфәни (хатыны – Сенегал мөслимәсе). Мөселманнар Нассауда мәчет (Jamaat- Ul-Islam Mosque) ачуга ирешә.

Хәзер утрауларда 340 мөселман исәпләнә[2] [3]. 1973 елда бәйсезлек алган Багам утраулары Конституциясе дин иреген күздә тота һәм инану билгесе буенча дискриминацияне тыя, гәрчә Конституциянең преамбуласында «христиан кыйммәтләре» искә алынса да, рәсми дәүләт дине юк, һәм, кагыйдә буларак, илдә дини инануларны ирекле тоту өчен шартлар бар [4]. Илдә иң таралган дин тарафдарлары (ил халкының 92 % ы) – христианнар (зур күпчелеге (ил халкының 70 % ы) протестантлар, ил халкының 30 % ы баптистлар һ. б. христианнар) [5]. Илдә шулай ук аз санлы Бәһаи, яһүд дине, һинд дине (428 кеше, 2010 елга [6]) җәмгыятьләре оешкан.

Мәчет үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Мәчетнең фотосурәтләре.

Илдә бердәнбер мәчет – илнең башкаласы Нассауда, Нью-Провиденс утравында урнашкан Әһелүс Сөннә мәчете (Jamaa' Ahlus Sunnah Bahamas). Мәчеткә 1978 елда нигез салынган һәм аның белән Jamaat Management Consultancy Limited компаниясе идарә итә [7]. Мәчет 0,8 гектар мәйданда урнашкан. Аның дүрт (берсе зур, өчесе кечкенә) гөмбәзе һәм бер биек манарасы бар. Имамы – Фейсал Абдуррахман Хепберн (Faisal AbdurRahmaan Hepburn). Мәчеткә Көньяк Азия (Һиндстан, Бангладеш һәм Пакистан), шулай ук Төркия һәм Гайанадан килгән, табиб, бизнесмен һәм укытучы булып эшләүче мөселманнар (даими 20-30 кеше, җомга намазларына 60 кеше) йөри[8]. Мәчет бинасы агачлар белән әйләндереп алынган, матур эчке ишегалды һәм парковкасы бар. Хатын-кызлар зонасы бизәкле агач дивар белән бүленгән.

Проблемалар үзгәртү

Ислам азчылык дине булгач (ил халкының нибары 0,1 % ы ), илнең массакүләм мәгълүмат чаралары Ислам программасын трансляцияләүдән баш тарта, җирле газеталар ислам һәм мөселманнар белән бәйле вакыйгаларны бик теләп яктыртмый. Мөселманнар һаман да үз эшчәнлекләрен тормышка ашыруда проблемалар белән очраша [9].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Rindu Masjid: Islam di Bahama (bagian 2)
  2. AGAMA DI BAHAMA, THE, archived from the original on 2022-01-03, retrieved 2022-01-03 
  3. Jamaa' Ahlus Sunnah Bahamas (Jamaat-ul-Islaam Bahamas).
  4. International Religious Freedom Report 2017 Bahamas, The, US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor. PD-notice
  5. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor. Bahamas: International Religious Freedom Report 2008.
  6. TOTAL POPULATION BY SEX, AGE-GROUP AND RELIGION (PDF). Statistics.bahamas.gov.bs. 2015-05-20 тикшерелгән.
  7. Ansari, Anis (10 April 2009). Masjid in The Bahamas.
  8. Jamaa' Ahlus Sunnah Bahamas (Jamaat-ul-Islaam Bahamas)
  9. Anis Ansari. Masjid in The Bahamas