Төп менюны ачу

Багамалар, БаһамаларТөньяк Америкада урнашкан дәүләт.

Багамалар
Flag of the Bahamas.svg
Байрак
Coat of arms of the Bahamas.svg
Илтамга
Шигарь Forward, Upward, Onward, Together Edit this on Wikidata
Башкала Нассау
Халык саны 377 374 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1973 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−05:00
Кардәш шәһәрләр Майами-Дейд[d]
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 13,878.0 дүрткел киламитер
Координатлар 23.7°N 76.4°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Баһама утраулары парламинте
Дәүләт башлыгы Елизавета II
Хөкүмәт башлыгы Губерт Миннис
Икътисад
ТЭП $12 162 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Баһама дуллыры
Инфеләсә 0.4% (2016)
Туу күрсәткече 1.872 (2014)[1]
КПҮИ 0.807 (2017)[2]
Яшәү озынлыгы 75.675 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 919 (ашыгыч тыйб ярдәме, пүлисә, янгын сакчылары)[4]
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[5] NEMA 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[6]
    Челтәр көчәнеше 120 вольт
    Телефон коды +1242
    ISO 3166-1 коды BS
    ХОК коды BAH
    Интернет домены .bs

    ТарихҮзгәртү

    Баһамаларның төп халкы индейләр булган. 1492 елда Х. Колумб экспедициясе Яңа Дөньяга барып җитеп, архипелагның көнчыгыш утрауларыннан берсенә төшкән һәм аңа Сан-Сальвадор исемен кушкан. Баһама индейләренең язмышы фаҗигале булган: испаннар аларның хемәтен Кубада һәм Һаитидә руда чыганакларында кулланганнар. Инглизләр утрауны басып алганда (1629) бу җирдә халык булмаган. 1782 елда Баһамалар янә испаннар тарафыннан басып алынган, әмма 1783 елда ул Англиягә колониясенә әйләнде. 17—18 гасырларда күп кенә инглизләр коллары белән бергә бу җиргә күчеп килгәннәр һәм плантация хуҗалыгын үстерә башлаганнар. Икенч бөтендөнья сугышыннан соң утрауларга туристлар ябырылып килә башлаган, 1964 елда Бөекбритания Баһамаларга эчке мөстәкыйльлек бирегә мәҗбүр булган. 1973 елдан — бәйсез дәүләт.

    ИкътисадҮзгәртү

    Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, хезмәт күрсәтү тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион долларын тәшкил итә[7]; төп партнерлар: Сингапур — 23.7%, АКШ — 19.5%, Доминикан Республикасы — 13.4%, Эквадор — 9.8%, Канада — 5.4%, Гватемала — 4.4%.[8] Төп экспорт таварлары — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, ром, химикатлар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.

    Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә[9]; төп партнелар: АКШ — 29.9%, Һиндстан — 20.1%, Сингапур — 8.7%, Көньяк Корея — 6.7%, Кытай — 5.0%, Колумбия — 4.3%, Канада — 4.2% .[9] Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.

    Әфлисүн, банан, ананас, манго, помидор, кыяр, шикәркамыш, сизәл җитештерелә. Сарык, МЭТ, кәҗә, дуңгыз, өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау. 

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    2. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    4. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    5. 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx
    8. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#bf
    9. 9,0 9,1 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#bf