Антон Богданов (1984)

Антон Богданов, Антон Андрей улы Богданов (рус. Антон Андреевич Богданов, 1984 елның 23 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мурманск өлкәсе, Кировск) — Россия кино һәм театр актеры. Мәскәү губерна театрында хезмәт итә. «Реальные пацаны», «Елки» сериаллары, «Т-34» фильмы буенча билгеле.

Антон Богданов
Туган телдә исем Антон Андрей улы Богданов
Туган 23 ноябрь 1984(1984-11-23) (39 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мурманск өлкәсе , Кировск
Милләт рустатар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре киноактер, массакүләм чаралар режиссеры
Балалар улы Демьян
Ата-ана
  • Андрей Антон улы (әти)
  • Гөлфия Миргазыян кызы (әни)

 Антон Богданов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 23 ноябрендә Мурманск өлкәсе Кировск шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Миргазыян Шакирҗанов (1924-1992), Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны, чыгышы белән Татарстан АССР Чаллы кантоны (1935 елдан Ворошилов, 1959 елдан Сарман районы) Чураш авылыннан, әбисе Миңзафа Минзәлә районы Күзкәй авылыннан. Гаилә Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә яшәгән, ике кыз үстергән. Антонның әнисе Гөлфия Миргазыян кызы Березникида туып-үскән, улы укыган мәктәптә математика укыткан, мәктәптә уку-укыту мөдире, директор булып эшләгән. Әтисе Андрей медицина өлкәсендә эшли. Сеңлесе Настя. Балачагында Антон бабасының туган авылы Чурашка кайтып йөргән.

Шук, хәрәкәтчән Антонны әнисе унынчы сыйныфтан спорт мәктәбенә күчерә. «Массакүләм чаралар режиссеры» белгечлеге буенча Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын, «кино һәм телевидение продюсерлыгы» белгечлеге буенча New York Film Academy тәмамлаган.

Пермь мәдәният институтында укыганда дус егетләре белән сценарийлар язып, сәхнәгә чыга, «Степлер» КВН командасында катнаша. Пермьдә Comedy Club оешкач, SexPistols иҗат төркеме белән (трио, соңрак дуэт) шунда чыгыш ясый.

Антон Пермьнең популяр «Ветер» клубында промоутер, ел ярым клубның арт-директоры булып эшли. Соңрак А. Богданов үз проектын — «BLACKBAR» барын ача.

2010 елда Антонны ТНТ телевидение каналында «Реальные пацаны» сериалында уйнарга чакыралар. Яшьләр арасында популяр булган әлеге фильм аңа танылу китерә.

РФ халык артисты Сергей Безруков(рус.) аны Мәскәү губерна театрында «Прекрасное Далеко» спектакль–фантазиясендә баш рольдә (Ангел Серёга) уйнарга чакыра. Шулай ук «Собачье сердце» спектаклендә уйный.

1 танк экипажына кастингка 700 артист катнашкан «Т-34» фильмында(рус.) танкист-пулемётчы Демьян Волчок ролен башкару аңа ил күләмендә танылу мөмкинлеге бирә.


  Сугышта батырларча сугышкан бабамнар буынын экранда аларга лаек итеп күрсәтергә тырыштык. Аларның истәлеге безнең генә түгел, бүгенге балалар күңелендә дә сакланырга тиеш. Мин бабайның рәсемен тотып, «Үлемсез полк» акциясенә дә чыгам
Антон Богданов, «Т-34» фильмы турында
 

Фильмография үзгәртү

  • 20102017 — «Реальные пацаны» (продюсер Антон Зайцев) — Антоха
  • 2012 — «Джентльмены, удачи!» — башкисәр Муха
  • 2013 — «Елки-3» (режиссёр Тимур Бекмамбетов) — врач-травматолог Денис
  • 2014 — «Елки -2014» – авыл егете Сенька
  • 2015 — «Бармен» (Дина Штурманова комедиясе) — баш каһарман Вадикның дусты
  • 2017 — «Елки новые» — врач-травматолог Денис
  • 2018 — «Т-34» — (режиссёр Алексей Сидоров) — танкист-пулемётчы Демьян Волчок
  • 2021 — «Нормальный только я» ― Игорь, лагерь директоры

Кинорежиссёр үзгәртү

  • 2021 ― «Нормальный только я» комедиясе[1]
  • 2022 ― «Иван Семенов. Школьный переполох» ― язучы Лев Давыдычевның «Многотрудная, полная невзгод и опасностей жизнь Ивана Семёнова, второклассника и второгодника» китабы (1962) буенча [2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2016 — «Иң яхшы ир-ат роле өчен» приз («Долгопруднинская осень» театр фестивале) — Мәскәү губерна театрының «Прекрасное далёко» спектаклендә уйнаган Ангел Серега роле өчен.

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Полина белән аерылган. Улы Демьянны (2010) үзе тәрбияли[3].

Сноубординг, хоккей, теннис, велоспорт, бал биюләре белән кызыксына.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. В. Хәйруллина. Кем син, Антон Богданов? «Сарман», 2019 елның 13 феврале, 5нче бит.

Сылтамалар үзгәртү