Англиядә ислам

Англиядә дини тормышның бер аспекты

Англиядә ислам (ингл. Islam in England) ― христиан диненнән соң тарафдарлары саны буенча икенче иң зур дин[1]. Мөселманнарның күпчелеге Көньяк Азиядән (аерым алганда, Бангладеш, Пакистан һәм Һиндстаннан) мөһаҗирләр яки аларның токымнары. Азчылыгы Якын Көнчыгыш илләреннән, Әфганстан, Малайзия һәм Сомалидан, шулай ук Африка илләреннән, мәсәлән, Нигерия, Уганда һәм Сьерра-Леонедан[2]. Илдә шулай ук ак тәнле мөселманнар күп, аларның күпчелеге славяннар яки Балкан ярымутравыннан килгәннәр (босниялеләр, македониялеләр, каратаулар, болгарлар һ.б.), шулай ук ислам диненә күчкән инглизләр.

Англиядә ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Англия
 Англиядә ислам Викиҗыентыкта
Байтүл-Футу мәчете — Көнбатыш Аурупада иң зур мәчетләрнең берсе

2011 елгы җанисәп буенча Англия һәм Уэльста 2,7 миллион мөселман яшәгән, бу узган җанисәптән 1 миллионга артыграк, алар гомуми халыкның 5,0 % ын[3] һәм биш яшькә кадәрге балаларның 9,1 % ын тәшкил итә [4].

2021 елда Бөекбританиядә узган халык санын алу мәгълүматлары буенча, Англиядә 3 801 186 мөселман яши, яки халыкның 6,7% ы. Мөселман халкы элеккеге җанисәп белән чагыштырганда тагын миллионнан артыкка үскән [5][6].

 
Мерсия короле Оффаның алтын манкусы.VIII гасыр

Ислам Англиядә заманча (яңа) күренеш дип саналса да, мөселманнар гасырлар дәвамында инглизләр белән сәүдә иткәннәр. Ислам диненең Берләшкән Корольлек территориясендә VIII гасырдан билгеле булуына дәлил булып, 757796 елларда Мерсия[d] короле булган Оффаның(ингл.) Габбасиләр хәлифәлеге(ингл.) динарына охшатып үз акчасын (алтын манкус) суктыру факты тора. Әлеге тәңкәләр абруй өчен яки Кордова хәлифәлеге[d] белән сәүдәне җиңеләйтү өчен ясалгандыр, чөнки ислам алтын динарлары ул вакытта Урта диңгездә иң мөһим тәңкә исәпләнгән. Оффа тәңкәсе оригиналга охшаш булган, аны Көньяк Европада теләп кабул иткәннәр, шул ук вакытта анда аның үз исеме ачык күренә [7].

Урта гасырлар мөселман галимнәренең (Әр-Рази, Әбу Гали ибн Сина, Әбү Вәлид бине Рөшд һ. б.) фәлсәфәгә, медицинага һ. б. фәннәргә караган гыйльми хезмәтләре, 1386 елда латин теленә тәрҗемә ителгәч, Англия галимнәре арасында яхшы билгеле булган.

Мөселман маврлар(ингл.) XVI гасыр драматурглары Джордж Пил (George Peele) һәм Уильям Шекспир (1564–1616) иҗатына сизелерлек йогынты ясаган. Аларның кайбер әсәрләрендә (Джордж Пилның «Алькасарда көрәш» һәм У. Шекспирның «Венеция сәүдәгәре», «Тит Андроник» һәм «Отелло») мавр персонажлар бар.

XVI гасырда Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия мөселманнары Лондонда дипломат, тәрҗемәче, сәүдәгәр, музыкант булып эшләгән.

 
Елизавета I

Елизавета I — XVI гасыр ахырында мөселман илләре белән сәяси берлекләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган беренче Британия монархларының берсе була. 1578 елда Госманлы империясе солтаны Морат III белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. 1585 елда Испаниягә каршы сугыш башлаганда Морат III белән киңәш-табыш итешә.

Британия турында искә алулар шулай ук иртә Ислам географик әдәбиятында очрый, мәсәлән, Әхмәт ибн Рүстәнең «Әл-Әгъләк ән-нәфисә» («Кыйммәтле хәзинәләр» китабы) дигән энциклопедик хезмәтендә «Братиния» утраулары тасвирлана[8].

1609 елдан 1616 елга кадәр бәрбәр пиратлары Англиянең 466 корабын кулга төшерә, алар пассажирларны Төньяк Африкада коллыкка саталар.

XVII гасырда Оксфорд һәм Кембридж университетларында гарәп теле кафедралары булдырылган, аларда гарәп теле укытылган.

1706 елда «Мең дә бер кичә» беренче тапкыр инглиз теленә тәрҗемә ителгән һәм ул инглиз әдәбиятына тирән йогынты ясаган.

1757 елда Бенгалия (хәзерге Бангладеш һәм Көнбатыш Бенгалия), Британ Көнчыгыш Һиндстан ширкәте тарафыннан аннексияләнә.

1857 елдан Һиндстанда яшәүче мөселманнар Бөекбритания кул астына керә.

1873 елда Бөекбританиягә 3271 ласкар[d] килә. Иң беренче мөселман җәмгыятьләре порт шәһәрләрендә (Глазго) оешкан.

1911 елга Британия империясенең мөселман халкы 94 миллион кеше тәшкил итә, империянең 58 миллион христиан халкыннан күпкә артыграк. 1920-елларда дөнья мөселман халкының яртысы диярлек Британия империясендә исәпләнә.

Бөекбританиягә мөселманнарның күпләп иммиграциясе Икенче бөтендөнья сугышыннан соң сугыш аркасында килеп чыккан җимереклекләр һәм эшче көч җитмәү нәтиҗәсендә башлана[9][10].

1951 елда Бөекбританиядә 21 000 мөселман исәпләнә.

Демография

үзгәртү

2011 елгы җанисәп буенча Англия һәм Уэльста 2,7 миллион мөселман яши, яки халыкның якынча 5% ы. Мөселманнар, нигездә Брэдфорд, Лутон, Блэкберн, Бирмингем, Лондон һәм Дюсберида, башкалар Хай-Виком, Лестер, Дарби, Манчестер, Лидс һәм Англиянең төньягындагы сәнәгать шәһәрләрендә урнашкан. Моннан тыш, Шотландиянең Глазго һәм Эдинбург кебек шәһәрләрендә мөселманнарның чагыштырмача зур концентрациясе күзәтелә.

Англия мөселманнарының 38% ы тирәсе Лондонда яши, анда 2011 елда 1 012 823 кеше үзләрен мөселман дип таныган, бу Лондон халкының 12,4% ын тәшкил итә, 8 173 941 кеше[11].

2011 елда мөселманнарның иң югары проценты булган Англия һәм Уэльсның 20 районы[12] :

18891908 елларда Бөекбританиядә иң борынгы мөселман оешмасы — Британия мөселманнары ассоциациясе эшләп килә[13].

1996 елда ил мөселманнарының бердәм вәкиллекле органы — Бөекбритания мөселманнары шурасы (Muslim Council of Britain) оештырыла, ул хөкүмәт тарафыннан танылган. 2018—2020 елларда генераль сәркатип — Һарун Хан (Harun Khan), Британиянең бу вазифаны биләгән беренче мөселманы. 1990 еллар уртасында Бөекбританиядә 839 мәчет һәм 950 төрле мөселман оешмасы исәпләнгән.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Religion (2019). ons.gov.uk.
  2. Born Abroad - Countries of birth. BBC (2005-09-07).
  3. 2011 Census: KS209EW Religion, local authorities in England and Wales. ons.gov.uk.
  4. The Daily Telegraph: "Almost a tenth of babies and toddlers in England and Wales are Muslim, census figures show" By Keith Perry January 10, 2013
  5. Religion, England and Wales - Office for National Statistics.
  6. Milliken, David. England and Wales more ethnically mixed and less religious, census shows (ингл.), Reuters (2022-11-29).
  7. Gold imitation dinar of Offa 2012 елның 12 сентябрь көнендә архивланган., British Museum
  8. Bernard Lewis (1957). «The Muslim Discovery of Europe». Bulletin of the School of Oriental and African Studies 20 (1/3): 409–416 [410]. DOI:10.1017/S0041977X00061954.
  9. MariaCaterina La Barbera (2014), Identity and Migration in Europe: Multidisciplinary Perspectives, page 230, Springer Science+Business Media
  10. Richard D. Hecht, Vincent F. Biondo (2010), Religion and Everyday Life and Culture, page 859, ABC-CLIO
  11. Development of an Estates Strategy. әлеге чыганактан 2007-09-29 архивланды. 2023-09-24 тикшерелгән. paragraph 4.3
  12. 2011 Census: Religion, local authorities in England and Wales (xls). United Kingdom Census 2011. Office for National Statistics. 12 December 2012 тикшерелгән.
  13. History. By David Rosser-Owen(ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү