Шотландиядә ислам

Шотландиядә дини аспектның бер төре

Шотландиядә ислам (ингл. Islam in Scotland) ― Шотландия халкы тоткан диннәрнең берсе. Шотландиягә килгән беренче мөселман 1858 елдан 1859 елга кадәр Эдинбург университетында[d] укыган студент-медик була. Товарлар җитештерү арту һәм Глазго портының зур йөкләнеше күп кенә ласкарлар[d] хезмәтен куллануга китергән[1]. Шотландиядә мөселманнарның күпчелеге ― XX гасырның соңгы дистә елларында күчеп килгән гаилә әгъзалары. 2011 елгы җанисәп буенча мөселманнар Шотландия халкының 1,4 % ын (76 737 кеше) тәшкил итә[2].

Шотландиядә ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Шотландия
 Шотландиядә ислам Викиҗыентыкта
Эдинбург җәмигъ мәчете

Тарих үзгәртү

Шотландиядә исеме белән билгеле булган беренче мөселман Бомбейдан (хәзерге Мумбаи) килгән Вәзир Бег булган. Ул 1858 һәм 1859 елларда Эдинбург университетында укыган студент-медик буларак язылган[1]. Глазго диңгез портында Азия һәм Африка илләреннән чыккан бик күп ласкарлар эшләгән

Әмма мөселманнарның Шотландиягә мөһаҗирлеге чагыштырмача күптән түгел булган вакыйга. Шотландия мөселманнарының күпчелеге ― XX гасыр ахырында күчеп килгән гаиләләр әгъзалары. Шотландия мөселманнары 2001 елда халыкның нибары 0,9 % ын тәшкил иткән (42 557 кеше)[3], шуларның 30 000е Глазгода яшәгән[4]. 2011 елга мөселман халкы 76 737 кешегә кадәр арткан, бу Шотландия халкының 1,4 % ын тәшкил итә[5].

Демография үзгәртү

Шотландиядә мөселманнар этник яктан төрле халык. Мөселманнарның күпчелеге (58%) – Пакистаннан күченгән халык, 9,8% ― гарәпләр, 7,8% ― ак тәнле европалылар һәм 7% ― африкалылар.

Шотландиянең барлык шәһәрләре арасында Глазгода иң күп мөселман яши: 2011 елгы җанисәптә халыкның 5% ы үзләрен мөселман дип күрсәткән. Поллокшилдс һәм Саутсайд Сентрал ― мөселман халкының иң югары концентрациясе булган районнар: 27,8% һәм 15,7%. Шотландиядә мөселманнарның 37,3% ы Шотландиянең үзендә, тагын 7,3% ы Берләшкән Корольлекнең башка урыннарында туган [2].

Кемлек үзгәртү

2011 елгы Шотландиядә халык санын алу мәгълүматларына караганда, Шотландиядә мөселманнарның 71% ы үзләренең бердәнбер милләте дип шотланд милләтен күрсәтә яки үзен британияле (яки Британия шәхесенең теләсә нинди комбинациясен) саный. Халык санын алу барышында «мөселманнарның Шотландиягә һәм гомумән Бөекбританиягә көчле берегүе бар» дигән нәтиҗә ясала [2].

Белем дәрәҗәсе үзгәртү

2011 елда Шотландия мөселманнарының 37,5% ы фәнни дәрәҗә югарылыгында квалификациягә ия булган, Шотландиядә уртача күрсәткеч – 27,1% булган. Шотландиядә мөселманнарның 21,4% ының квалификациясе булмаган, бу Шотландия буенча уртача 22,9% тан бераз түбәнрәк. Шотландиядә мөселманнарның 4,5 % ы гына инглиз телен начар белә[2].

Эш белән тәэмин ителеш үзгәртү

2011 елда Шотландия мөселманнарының тулаем халыкка караганда (31%) тулы көн эшләү ихтималы азрак булган (51%). Алар арасында студентлар (19%) һәм «өйләрен яки гаиләләрен генә караучы» 25% мөселман хатын-кызлары бар[2]. Шотландия мөселманнарының 8,7% ы эшсез булган (Шотландия буенча уртача күрсәткеч 6,3 %).

Оешма үзгәртү

Шотландия мөселман Советы (ингл. Muslim Council of Scotland, MCS) Шотландия ислам оешмаларының баш оешмасы булып тора. 2007 елда нигезләнгән. Глазгода урнашкан. 50гә якын оешма MCS белән бәйле, шул исәптән мәчетләр, мәдрәсәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый үзәкләр һәм төркемнәр[6].

Мәчетләр үзгәртү

 
Глазго үзәк мәчете (сөнни)

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 LTSCOTLAND.ORG.UK.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Elshayyal, Khadijah. Scottish Muslims in Numbers: Understanding Scotland’s Muslim population through the 2011 Census. University of Edinburgh.
  3. Scottish Government, St Andrew's House (28 February 2005). Analysis of Religion in the 2001 Census.
  4. Young Muslims UK 2011 елның 24 июль көнендә архивланган., accessed 4 August 2010
  5. Scotland's Census 2011 – Table KS209SCb. scotlandscensus.gov.uk.
  6. Official website

Сылтамалар үзгәртү