Алнаши

Удмуртиянең Алнаши районы административ үзәге

Ална́ши[3], Алнаш (удм. Алнаш) ― авыл, Удмуртия Республикасының Алнаши районының һәм Алнаши муниципаль (территориаль) берәмлегенең административ үзәге. Авылның гомуми мәйданы – 1305 га. 2502 хуҗалыкта 7311 кеше яши (2015).

Алнаши
удм. Алнаш
Сурәт
Рәсми исем Алнаш
Рәсми тел ар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Алнашское сельское поселение[d][1] һәм Алнаш районы
Административ-территориаль берәмлек Алнашское сельское поселение[d]
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 5964 (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 120 метр
Почта индексы 427880
Беренче язма телгә алу 1710
Җирле телефон коды 34150
Карта
 Алнаши Викиҗыентыкта

Авыл 6 микрорайонга: Төньяк, Көньяк, Хастаханә, Үзәк (уң як, сул як, югары як), Октябрь (Колхоз), Урман микрорайоннарына бүленгән. [4]

Урнашуы үзгәртү

Авыл республиканың көньягында, район территориясе үзәгендә, Тойма һәм Алнашка елгалары кушылган урында, Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәреннән 128 км көньяк-көнбатышка, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәреннән 48 км төньяк-көнбатышка, Алабуга ― Ижау ― Пермь автомобиль юлының 50нче чакрымында, М-7 автомобиль юлына керү юлында, хәзерге вакытта файдаланылмый торган борынгы «Екатерина ям тракты»ннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Транспорт үзгәртү

Авыл аша Ижау һәм Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрен тоташтыручы М7 федераль магистрале уза. Авылдан көньякка таба 12 километр ераклыкта ӘгерҗеСамар тимер юлының Алнаши(рус.) станциясе урнашкан. [5]

Тарих үзгәртү

Авыл барлыкка килүнең рәсми датасы ― 1751 елның 3 июне. Авыл приходы 1751 елның 31 июлендә Изге Синод билгеләмәсе буенча ачыла һәм Можга приходы авылларыннан барлыкка килә. 1761 елда агач чиркәү төзелешенә грамота бирелә, ул 1763 елның 20 маенда төзелеп бетә һәм Изге Троица исеме белән изгеләндерелә. Авыл 1791 елга кадәр Казан епархиясе карамагында була, 1791 елдан ― Вятка епархиясенә(рус.) күчерелә. [6] 1796 елда Алабуга өязен волостьларга бүлгәндә, башкалар арасында Асан волосте да оештырыла, аның составына Алнаши авылы кертелә. [7] Авыл статусы 1836 елда алынган. 1895 елда үзәге Алнаши авылында булган Алнаши волосте оеша.[8] 1815 елның 14 маендагы указ белән Вятка руханилар консисториясе таштан гыйбадәтханә төзелешен башларга куша. Таш гыйбадәтханәнең Петропавел престолы 1822 елның 1 октябрендә, Троицкий престолы 1836 елның 29 июнендә изгеләндерелә. [6]

1859 елгы унынчы ревизия нәтиҗәләре буенча, казна авылы Алнашиның (Троицк) 62 хуҗалыгында 187 ир-ат һәм 238 хатын-кыз яшәгән, становой фатиры, сәүдә урыны урнашкан булган һәм ике тегермән эшләгән. [9] 1867 елда авылда земство мәктәбе ачыла.[10] 1897 елда авылда 804 кеше яшәгән.[11]

1921 елда Алабуга өязе бүленгәндә, Алнаши волосте Вотяк автономияле өлкәсенең (1932 елдан Удмурт автономияле өлкәсе) Можга өязе составына тапшырыла. [12] 1924 елда административ берәмлекләрне эреләндергәндә, эреләндерелгән волость һәм авыл советы оеша. [12] 1929 елда Вотяк автономияле өлкәсе составында Алнаши районы оеша һәм Алнаши авылы районның административ үзәгенә әйләнә. [12][3] 1940 елда авыл чиркәве ябыла. [6]

Атамасы үзгәртү

Авылның исеме селькуплар телендәге анлаиштан килә, ан — «зур, озын күл, старица»; ла — суффикс; иш — «су чыганагы». [13]

Халкы үзгәртү

Халык саны
2002[14]2008[15]2010[16]2012[17]2013[18]2014[19]
627565126303619861166095
Халык саны
2002[14]2008[15]2010[16]2012[17]2013[18]2014[19]
627565126303619861166095

Халык саны – 6275 (2002), 6303 (2010), 7311 (2015) кеше.[20]

Милли состав үзгәртү

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча [21]

Милләтләр Саны,
кеше
Барлык халык
санында өлеше, %
удмуртлар 4 678 74,2 %
руслар 1 145 18,2 %
татарлар 244 3,9 %
марилар 56 0,9 %
чеченнар 15 0,2 %
украиннар 12 0,2 %
башкалар (ш.и. милләтен күрсәтмәгәннәр) 116 2,0 %

Социаль инфраструктура үзгәртү

  • Алнаши берләшкән тарих-әдәбият музее (2 филиалы белән) [22]
  • Урта гомуми белем бирү мәктәбе[20](1967 елда нигезләнгән) [10]
  • «Берёзка», «Родничок», «Солнышко» балалар бакчалары
  • Сәнгать мәктәбе
  • Балалар иҗат йорты
  • Үзәк район хастаханәсе
  • Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты
  • Балалар йорты
  • Элемтә бүлеге [23]
  • Район мәдәният йорты
  • Балалр-яшүсмерләр спорт мәктәбе

һ. б.

Икътисад үзгәртү

  • Машина-трактор станциясе

Шәхесләр үзгәртү

  • Геннадий Красильников (1928―1975), Удмурт АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1963-1974), Удмурт АССР Югары Советы Рәисе (1963-1967).
  • Петр Кубашев (1932—2010), удмурт язучысы, композитор, җырчы-башкаручы, тәрҗемәче. Удмурт АССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Александр Соловьёв (1950), Удмуртия Республикасы Башлыгы (2014-2017).
  • Виктор Туганаев (1941), язучы, биология фәннәре докторы.
  • Анатолий Ушаков (?―2004), артист-юморист, РФ атказанган артисты.
  • Герман Ходырев (1932—1995), балалар шагыйре, Удмуртиянең халык язучысы (1992).
  • Владимир Ярыгин (1950), ату коралы конструкторы, РФ атказанган конструкторы (1998). [24]

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. 3,0 3,1 Алнаши // Удмуртская Республика: Энциклопедия (2008), стр.177
  4. Муниципальное образование - Алнашский район 2020 елның 3 февраль көнендә архивланган.(рус.)
  5. История - Алнашский район, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2023-01-20 
  6. 6,0 6,1 6,2 Троицкая церковь с.Алнаши Варзиятчинской волости Елабужского уезда Вятской губернии. ЦГА УР. әлеге чыганактан 2012-03-14 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  7. Алнашский район. История. Администрация Президента и Правительства Удмуртской Республики. әлеге чыганактан 2017-08-25 архивланды. 2010-01-30 тикшерелгән.
  8. Календарь и Памятная книжка Вятской губернии на 1895 год. Вятка: Издание губернского статистического комитета, 1894
  9. Списки населённых мест Российской империи. Список населённых мест по сведениям 1859—1873 годов. Том X. Вятская губерния, стр.194
  10. 10,0 10,1 Алнашская СОШ Имени Г. Д. Красильникова, МБОУ. МОУ "Алнашская средняя школа". әлеге чыганактан 2012-03-14 архивланды. 2010-01-12 тикшерелгән.
  11. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 года (ответственный Н. А. Тройницкий). С.-Петербург: Типография "Общественная польза", 1905, стр.38
  12. 12,0 12,1 12,2 Безносова, Дерендяева, Королёва, 1995
  13. Историческая справка. 2019 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Алнашский район(рус.)
  14. 14,0 14,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  15. 15,0 15,1 Численность населения Алнашского района в разрезе населённых пунктов на 1 января 2008 года
  16. 16,0 16,1 Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  17. 17,0 17,1 Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  19. 19,0 19,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  20. 20,0 20,1 Госсовет Удмуртской Республики
  21. Микроданные Всероссийской переписи населения 2002 и 2010 годов. әлеге чыганактан 2017-11-11 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.
  22. Алнашский историко-литературный музей муниципального образования «Алнашский район» 2022 елның 11 март көнендә архивланган.(рус.)
  23. Отделение почтовой связи «Алнаши». Почта России. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2009-11-30 тикшерелгән.
  24. Алнаши – сердцу добрый свет!, archived from the original on 2019-12-30, retrieved 2023-01-20 

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • На земле алнашской. Сост. Васильев Н. В. Ижевск, 1979
  • Удмуртская республика: Энциклопедия / Гл. ред. В. В. Туганаев. — Ижевск: Удмуртия, 2000. — 800 с. — 20000 экз. — ISBN 5-7659-0732-6