Туйма елгасы
Туйма елгасы - Каманың уң кушылдыгы. Удмурт Республикасыннан башлап, тамагы Алабуга шәһәре янында. Озынлыгы 124 км (Татарстан чикләрендә 84 км), бассейны 1446 км². Төп кушылдыклары Буҗай, Юраш, Каринка елгалары. Максималь су чыгымы 533 м³/с (1979). Елга тамагындагы еллык су агышы катламы елына уртача 146 мм. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 400—600 мг/л. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
![]() | |
География | |
---|---|
Ил | Россия |
Координатлар | 56°19'12"N, 52°24'24"E, 55°44'32.10"N, 52°2'2.87"E |
Нинди сулыкка коя | Чулман ![]() |
Бассейн мәйданы | 1450 квадрат километр ![]() |
Озынлык | 121 километр ![]() |
Су чыгымы | 533 ![]() |
![]() |