Ашальчи Оки — удмурт шагыйрәсе Акилина Григорьевна Векшинаның әдәби псевдонимы.

Ашальчи Оки
Туган телдә исем Акилина Григорьевна Векшина
Туган 4 апрель 1898(1898-04-04)
Кузебай авылы, Алабуга өязе, Россия империясе
Үлгән 31 октябрь 1973(1973-10-31) (75 яшь)
Алнаши, Удмурт АССР
Милләт удмурт
Ватандашлыгы / Россия империясе ->/ ССРБ
Һөнәре шагыйрь, табиб
Кардәшләр Айво Иви

Биография үзгәртү

Акилина Григорьевна Нократ губернасы Алабуга өязенең Кузебай авылында (1978 елда Грахово районы Порым авылы белән кушылган) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Карлыган вотяк укытучылар мәктәбендә, Казан эшчеләр факультетында һәм КДУның медицина факультетында белем ала.

Ашальчи Окиның беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1918 елда «Гудыри» һәм «Виль синь» дип аталучы удмурт газеталары битләрендә килеп чыга. 1928 елда беренче шигырь җыентыклары («Юл буенда» («Сюрес дурыы») һәм «Нократ кызы ни турында җырлый») басыла. 1933 елда милләтчеләр белән мөнәсәбәте булуда гаепләнә, шуннан соң иҗат эшеннән читләшә.

1928 елдан башлап табиб-окулист буларак хезмәт итә, Удмурт АССРның атказанган табибы. Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хирург була, хәрби бүләкләре бар. 1946 елның октябрендә армиядән демоблизацияләнгәч, Алнаши район хастаханәсендә табиб булып эшли.

Үлеменнән соң Алнаши авылында шагыйрәнең музее ачыла[1]. 1994 елда Ашальчи Оки исемендәге Удмурт милли премиясе булдырыла[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү