Карлыган Үзәк вотяк мәктәбе

1881-1918 елларда гамәлдә булган уку йорты (Олы Карлыган, Мари Төрек районы, Мари Ил, Россия)

Карлыган Үзәк вотяк укытучылар мәктәбе (удм. Карлыганысь шор ёзо удмурт школа) ― 1881 елдан 1918 елга кадәр Нократ губернасы Уржум өязе Хлебников волосте Иске Карлыган [1] авылында эшләп килгән, башлангыч удмурт мәктәпләре өчен укытучылар, христиан миссионерлары һәм Идел буеның рус булмаган халыклары гыйбадәтханәләре өчен православие руханилары әзерләгән уку йорты. Мәктәпне тәмамлаучылар Казанда имтиханны уңышлы тапшырып, укытучы таныклыгы алган һәм укытучылар һәм руханилар семинарияләренә укырга керергә хокуклы булган. Мәктәпне нигезләүче һәм 1881-1918 елларда мөдире ― Кузьма Андреевич Андреев (1857―1940). Эшләү елларында (1881―1918) Карлыган үзәк мәктәбе «христиан мәгърифәте» системасының белем бирү һәм мәгърифәт-агарту үзәгенә әверелгән. [2]

Карлыган Үзәк
вотяк укытучылар мәктәбе
Нигезләү елы 1881
Ябылу елы 1918
Урын Русия империясе байрагы Россия империясе,
Нократ губернасы,
Уржум өязе, Хлебниково волосте , Иске Карлыган
Тышкы рәсемнәр
Карлыган мәктәбе укучылары һәм укытучылары..

Тарих үзгәртү

 
Карлыган мәктәбе бинасы
 
Мәктәпне нигезләүче Кузьма Андреевич Андреев

Уку йорты Нократ губернасы Уржум өязе Хлебников волосте Иске Карлыган (хәзерге Мари Ил Республикасы Мари-Төрек районы Олы Карлыган) авылында Казан милли азчылык укытучылар семинариясе директоры Николай Ильминский ярдәме белән [3] (Православие миссионерлык җәмгыятенең Нократ комитеты раслаган) 1883 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә ачылган (чынбарлыкта, мәктәп 1881 елдан ук эшләп килгән). [4]

Карлыган мәктәбе элек булган хосусый башлангыч миссионерлык мәктәбе базасында, ул вакытта Россиядә гамәлдә булган үзәк милли училищелар үрнәге буенча оештырылган, һәм удмурт мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү максатын күздә тота. Мәктәп башта арендага алынган кечкенә йортта урнашкан була. Кузьма Андреевич үз кулы бклән парталар һәм такта ясаган. Балаларны мәктәпкә җыяр өчен калын каен тузыннан торба эшләгән, соңрак мәктәп кыңгыравы сатып алу өчен акча җыелган. [4]

Беренче елда мәктәптә 67 укучы укыган: 57 малай һәм 10 кыз, шуларның 52се – удмурт балалары. 1890 елга кадәр мәктәп шәхси башлангыч миссионер мәктәбе исәпләнгән. 1891 елда мәктәп Үзәк вотяк (удмурт) мәктәбе исеме ала. 1894 елда мәктәп ике класслы итеп үзгәртелә, аннары 3, соңрак 4 еллык мәктәпкә әйләнә. [4]

Укыту программасына Закон Божий(рус.) һәм чиркәү-славян телендә(рус.) уку, вотяк теле, рус теле, арифметика һәм геометрия башлангычы, табигать белеме, җыр һәм музыка, башлангыч укыту педагогикасы һәм методикасы керә.[4][5] Кузьма Андреевның укытучылык эшчәнлегендә халыкчанлык принцибы, туган телгә һәм фольклорга мәхәббәт, этнография белән кызыксыну, карашлар демократизмы яткан. [4]

Уку йортына башлангыч мәктәпне тәмамлаган 12 яшьтән дә яшьрәк булмаган балалар кабул ителә. Мәктәпнең интернаты була. Укучылар педагогик практиканы удмурт башлангыч мәктәпләрендә уза. Мәктәптә педагогик совет һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү өчен Попечительләр советы оештырыла.

1890 елда Вятка рухани консисториясе мәктәп һәм аның каршында чиркәү төзелешенә ризалык бирә. Шул ук елны РИ халык мәгарифе министрлыгы Карлыган мәктәбен төзүгә һәм карап тотуга 1132 сум 50 тиен бүлеп биргән. Мәктәп өчен урын сайлаганда, аны оештыручылар Иске Карлыганда һәм аңа иң якын 25 авылда рус булмаган милләтләр, нигездә, удмуртлар яшәгәнен исәпкә алган. Мәктәп төзү өчен биеклектә уңайлы урын бирелә. Округ архитекторы тарафыннан төзелгән мәктәп проекты буенча, мәктәп бер үк вакытта чиркәү булып та хезмәт итәрлек итеп эшләнгән. Мәктәп каршындагы чиркәүне Палех(рус.) рәссамы бизәгән. Төзелешкә смета буенча 6038 сум таләп ителә, бу бүлеп бирелгән акчалардан шактый артып китә. Шуңа күрә акчаларны экономияләү максатыннан, төзелеш алып барылганда укытучыларга ике ел хезмәт хакы түләнми, аннары К. А. Андреевка Миссионерлык җәмгыятенең Нократ епархиаль комитетыннан елына 130-150 сум түләгәннәр.[6] 1896 елда мәктәп-чиркәү бинасы төзелеп бетә, әлеге бинада укулар 1933 елга кадәр дәвам итә.[4]

Барлык кыенлыкларга карамастан, мәктәп әкренләп абруй казана бара һәм тиздән губернаның ерак өязләрендә дә билгеле була. Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан укытучылар семинариясендә укытучы исеме алу өчен имтиханнарны уңышлы уза, аларның кайберләре әлеге семинариядә укуын дәвам итә. 1893 елда мәктәп укучыларының 16 кешедән торган беренче чыгарылышы Казан укытучылар семинариясенә укытучы исемен алу өчен сынауларга тәкъдим ителә, барысы да имтиханнарны уңышлы үтә. 1896 елда укучыларның икенче чыгарылышы була. [4]

Төрле елларда мәктәптә укытучы булып Казан милли азчылык укытучылар семинариясен тәмамлаган Гавриил Прокопьев, Михаил Прокопьев, И. С. Михеев, В. Захаров, П. Васильев, шулай ук Р. Иванова, Л. Поршнева, М. Ширяева, Я. Кожевников һ. б. эшләгән.

1891 елда Карлыган мәктәбе Үзәк вотяк (удмурт) мәктәбе исеменә лаек була, чөнки ул бөтен Нократ һәм аның белән күрше губерналар удмурт укытучылары өчен методик үзәк була. Мәктәптә удмурт укытучылары өчен кыска сроклы педагогкик курслар да оештырыла, моның өчен Казаннан укытучылар чакырыла.

Әлеге мәктәпне тәмамлаган беренче удмурт хатын-кыз укытучыларының барлыкка килүе ул вакытта зур вакыйга итеп кабул ителә.[4]

Карлыган үзәк удмурт мәктәбе Нократ губернасы мәгариф тарихында якты эз калдыра. Аның эшчәнлеге удмурт укытучыларының гомуми белем һәм методик дәрәҗәсендә уңай чагылыш таба, бик аз санлы удмурт интеллигенциясен әзерләү үзәге итә. [4]

1918 елның февралендә Карлыган авылында Совет власте урнаша. Шул ук елны Үзәк вотяк мәктәбе ябылган. [2]

1918 елда Карлыган мәктәбе ― башлангыч, 1925 елда ― тулы булмаган урта, 1954 елда ― урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1933 елда мәктәп-чиркәү бинасы янып бетә. Мәктәп нигезендә ике катлы бина төзелә, анда дәресләр 1974 елга кадәр үткәрелә, 1974 елда КПССның XXIV съезды делегаты «Восход» совхозы директоры Геннадий Никонорович Багаев үтенече буенча урта мәктәпнең типовой өч катлы бинасы төзелә (мәктәп директоры Мари АССРның атказанган укытучысы Наталья Ивановна Багаева). [4]

Мәктәпне тәмамлаучылар үзгәртү

 
К. А. Андреев исемендәге Олы Карлыган урта мәктәбе бинасы

Мәктәпне тәмамлаучылар Казан укытучылар семинариясендә имтиханнарны уңышлы бирәләр һәм үз төбәкләренең милли училищеларында укытучылар булып эшлиләр. К. А. Андреев удмурт, татар, башкорт һәм мари мәктәпләрендә була һәм инспектор өчен язылган доклад материалларында «Карлыган мәктәбен тәмамлаучылар эшли торган мәктәпләрдә уку канәгатьләнерлек алып барылуын» күрсәтә. Уржум, Малмыж һәм Алабуга өязләре, Глазов өязенең Балезино удмурт мәктәпләрендә удмурт укучыларының яхшы әзерлекле булуы ассызыклана.

Карлылган үзәк мәктәбен тәмамлаучылар удмурт халкы арасында аң-белем таратучылар булып киткән. Карлыган Үзәк вотяк мәктәбен тәмамлаучылар арасында:

  • Иван Векшин (әдәби псевдонимы Айво Иви, 1892―1963), удмурт шагыйре.
  • Акилина Векшина (псевдонимы Ашальчи Оки, 1898-1973), удмурт шагыйрәсе, соңрак табиб-офтальмолог.
  • Григорий Медведев (1904―1938), удмурт язучысы.
  • Максим Прокопьев (1884―1919), удмурт шагыйре.
  • Александр Сугатов (1892―1975), драматург, җырчы һ. б.

1996 елда Мари Ил Республикасы Мари-Төрек районы Олы Карлыган урта мәктәбенә Карлыган Үзәк вотяк укытучылар мәктәбен нигезләүче Кузьма Андреевич Андреев исеме бирелгән. [7]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү