Азәрбайҗан дәүләт академия милли драма театры

Азәрбайҗан дәүләт академия милли драма театры (әзери. Azərbaycan Dövlət Akademik Milli Dram Teatrı) — Бакыда урнашкан академия драма театры. Төрле елларда Азәрбайҗан драма театры төрле исем йөртә: «Дәүләт театры», «Берләшкән дәүләт театры», «Азәрбайҗан төрки драма театры» һ. б. 1923—1933 елларда театр Дадаш Буниятзадә исемен йөртә, ә 1933—1991 елларда Мәшәди Әзизбәков исемен йөртә. 1991 елда театр «Азәрбайҗан дәүләт академия драма театры» дип үзгәртелә. Хәзерге вакытта театрның актёрлык труппасы 15 халык артистыннан, 26 атказанган артисттан, 14 драма артистыннан һәм 7 ярдәмче составтан тора.

Азәрбайҗан дәүләт академия милли драма театры
Нигезләнү датасы 10 март 1873
Сурәт
Рәсми исем Azərbaycan Dövlət Akademik Milli Dram Teatrı
... хөрмәтенә аталган Мәшәди Әзизбәков һәм Дадаш Бөньядзадә
Менеджер/директор Азерпаша Немат[d]
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Бакы
Урын Бакы
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены[1] ССҖБ дәүләт премиясе Государственная премия Азербайджанской ССР
Ачыш датасы 17 ноябрь 1922[1]
Рәсми ачылу датасы 24 октябрь 1919
Рәсми веб-сайт azdrama.az
Эмблема/тамгасы сурәте
Карта
 Азәрбайҗан дәүләт академия милли драма театры Викиҗыентыкта

Театр тарихы үзгәртү

 

1919 елда аерылган азәрбайҗан театр труппалары берләшә һәм театр дәүләт статусына ия була. 1919 елның 17 ноябрендә Азәрбайҗан Демократик Республикасы хөкүмәте утырышында мәгариф министрының төрки опера-драма театрын оештыру турындагы доклады яңгырый. Шулай ук Дәүләт төрки опера һәм драма театрын булдыру проекты да хуплана. Шулай итеп, Азәрбайҗан театры миллиләштерелә һәм дәүләт карамагына тапшырыла[2].

1959 елда театр Академия театры исемен ала.

1960 елда төзелгән заманча театр бинасы архитекторлары — Г. Али-Задә һәм М. Мадатов[3]. Шулай ук театр бинасы каршында 1962 елда Физули һәйкәле куела.

1948 елда театр Хезмәт Кызыл Байрак ордены, ә 1974 елда Ленин ордены белән бүләкләнә[4].

2010—2011 елларда театрда капиталь ремонт ясала, шуннан соң 2011 елның 10 мартында театрның ачылу тантанасы була.

Эшчәнлек үзгәртү

 
«Әмир Тәймур» пьесасы. Режиссёр-куючы Мәхрибан Аләкпәрзадә

Совет чорында уңышлы эшчәнлеге өчен театр Советлар Союзы бүләкләренә лаек була. Театр эшчәнлеге дәвамында анда Хөсәен Араблинский, Аббас-Мирзә Шәрифзадә, Мәммәдәли Вәлиханлы, Улви Рәҗәб, Мохтар Дадашев, Җиһангир Зейналов, Мирзә ага Алиев, Сидги Рухулла, Евгения Оленская, Әләскәр Әләкпәров, Адил Искәндәров, Барат Шәкинская, Ләйлә Бәдирбәйли һ.б. кебек артистлар уйный.

Театрда Җәфәр Җаббарлы, Мирза Фатали Ахундов, Али бәк Хөсәйнзадә, Нәҗаф бәк Вәзиров, Хөсәен Җавид, Сабит Рахман, Нәриман Нәриманов, Ильяс Әфәндиев, шулай ук Уильям Шекспир, Фридрих Шиллер, Мольер, Александр Дюма, Виктор Гюго, Оноре де Бальзак, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Лев Толстой, Николай Гоголь кебек дөнья классиклары спектакльләре куела.

Театр труппасы Мәскәүдә (1930, 1948, 1959, 1974, 1996), Санкт-Петербургта (1930), Казанда (1930), Ереванда (1926, 1927 , 1954, 1957), Тбилисида (1960, 1984), Ташкәнтта (1934, 1951), Ашхабадта (1934), Төркиядә (1990, 1992), Алманиядә (1992) һәм Кипрда (1992), Гөрҗистанда (2011), Симферопольдә (2011) гастрольләрдә була.

Театрның кайбер спектакльләре ССРБ һәм Азәрбайҗанның дәүләт премияләренә лаек була.

2018 елның 13 маенда Азәрбайҗан дәүләт академия милли драма театрында Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Маңкорт» спектакленең премьерасы була[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. Национальный музей истории Азербайджана. — Баку: Элм, 2008. — С. 243. — 458 с.
  3. Р. М. Эфендизаде. Архитектура Советского Азербайджана. — М.: Стройиздат, 1986. — С. 119. — 316 с.
  4. Teatrın tarixi. Akademik Milli Dram Teatrı. әлеге чыганактан 2018-03-04 архивланды.
  5. В Азербайджане состоялась премьера спектакля «Манкурт». Информационное Агентство Кабар.

Сылтамалар үзгәртү