Маңкорт
Маңкорт, шулай да Манкорт - беренче тапкыр Чыңгыз Айтматов тарафыннан кулланылган төшенчә. Туган илен, ата-бабаларын, аналарын онытырга дучар булган һәм дошманның телсез колына әверелгән мескен кеше мәгънәсендә.
Тарих үзгәртү
Борынгы африканнар ышануы буенча каһиннар адәмне җаныннан мәхрүм итә алганнар, нәтиҗәдә барлыкка килгән кол зомби дип исемләнгән[1]. Америка һиндусларында дошманның муенын чи каеш белән кысу һәм кояшта үлегергә калдыруы гадәттә булган[2].
Эвенк телендә маңкорт төшенчәсенә үзенчәлекле лючеткан сүзе карый. Лючеткан сүзе бәләкәй рус, ягъни рус кешесенә тагылып, койрык сыман йөрүче кеше мәгънәсендә кулланыла[3].
Бүгенге көндә маңкорт төшенчәсе үз ихтыяры белән дошманга сатылган бәндә мәгънәсендә күп кулланыла[2].
Маңкорт ясау үзгәртү
Маңкорт ясау җылы яклар белән бәйле. Әсирләрнең башы чи каеш белән коршаулап бәйләнелгән һәм кол богауланган рәвештә кояшта калдырылган. Каеш кибү нәтиҗәсендә, кеше үзенең хәтерен мәхрүм ителгән[3].
Борынгы алымнар үрнәгендә, бу йоланы яңа биеклектә үз лагерьларында Иосиф Сталин тергезә алгын. Баш чүмеченә металл коршау кигезелгән һәм шөреп ярдәмендә кысылган[3]. Бу ысул еш ССРБ сәяси гаепләнүчеләр газаплавында кулланылган.
Чыганаклар үзгәртү
- Тимергалин Адлер. . — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017. — ISBN 978-5-298-03724-2.
- Айтматов Чыңгыз. / Р. Шириязданов тәрҗ.. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 574 б. — ISBN 978-5-298-03732-7.
- Тимергалин Адлер Миллият Сүзлеге // Казан утлары: сәяси-иҗтимагый журнал / баш мөх. Равил Фәйзуллин. - Казан, 2005. - №7.
- Әхмәтьянов Р.Г. . — Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. — Т. II.