София Бәсирзадә
София Бәсирзадә, سوفیا بصیرزاده, София Бәшир кызы Бәсирзадә (ире буенча фамилиясе Вазирова), Азәрбайҗанда: София Бәшир гызы Бәсирзадә-Вазирова (әзери. Sofya Bəsir qızı Bəsirzadə-Vazirova[1]; 1918 елның 28 феврале, РСФСР, Казан губернасы, Казан өязе, Чукан ― 2000 елның 4 гыйнвары, Азәрбайҗан, Баку) ― татар чыгышлы азәрбайҗанлы театр һәм кино актрисасы. Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1974 ел).
София Бәсирзадә | |
Туганда бирелгән исеме: |
София Бәшир кызы Бәсирзадә |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Чукан (?) |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры, кино актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1936 ― 2000 |
Бүләк һәм премияләр: | |
IMDb: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1918 елның 28 февралендә Казан губернасы Казан өязе Чукан (Иске Чукан?) авылында татар гаиләсендә туган. Бәсирзадә фамилиясен София әтисе Бәширнең нәселе буенча алган. Аңа ике яшь тулгач, гаиләсе Бакуга күченеп киткән һәм монда София азәрбайҗанча яхшы сөйләшергә өйрәнгән[2]. 3нче халыкара мәктәптә башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, 134нче мәктәптә укыган. Югары сыйныфларда драма түгәрәгендә шөгыльләнгән. Мәктәптән соң, 18 яшендә Мирза Фатали Ахундов исемендәге Баку театр мәктәбенә укырга кергән һәм Азәрбайҗан милли драма театры сәхнәсендә эпизодик рольләрдә чыгыш ясый башлаган.
1938 елда, өченче курста укыганда, аны театр труппасына алганнар[3]. Афишаларда аның исеме еш кына «Софа» дип язылган, театр коллективы «Софа-ханым» дип атап йөрткән. Иҗат гомере буена, эпизодик яки төп рольләргә карамастан, ул һәрвакыт характерлы драматик образларны гәүдәләндергән, сатирик рольләрне ачык сурәтләгән.
Актриса төрле авторларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә түбәндәге образларны гәүдәләндергән — Мирза Фатали Ахундов («Lənkəran xanının vəziri»), Җәфәр Җаббарлы («Oqtay Eloğlu», «Od gəlini», «Yaşar», «Dönüş», «Solğuri çiçəklər»), Хөсәен Җәвид[d] («Şeyx Sənan» и «Səyavuş»), Сәмәд Вургун («Fərhad və Şirin», «Vaqif», «İnsan»), Абдуррагимбек Хаквердиев («Köhnə dudman», «Pəri cadu»), Сабит Рахман[d] («Yalan»), Ильяс Әфәндиев[d] («Unuda bilmirəm»), Анар[d] («Təhminə və Zaur»), Александр Островский («Мудрецы»), Лев Толстой («Живой труп»), Николай Гоголь («Ревизор»), Максим Горький («Васса Железнова»). Шулай ук уннан артык нәфис фильмда төшкән [4].
София Бәсирзадә 60 елдан артык гомерен иҗатка багышлаган, театр сәхнәсендә һәм кинода йөздән артык образны уйнаган[5]. Гомеренең соңгы елларында София Бәсирзадә Баку муниципаль театрында эшләгән[6].
Актриса 2000 елның 4 гыйнварында Бакуда вафат булган.
Баку муниципаль театры җитәкчесе, Азәрбайҗанның халык артисты Амалия Панәһова сүзләренчә, София ханым һәрчак һәркемгә ярдәмгә килә торган булган.
«Мин аңардан беркайчан да «юк» сүзен ишетмәдем. Нинди генә мөһим эшләре булмасын, кем генә нәрсә генә сораса да, ул барысын да бер читкә куеп, ярдәмгә ашыга иде. Ул һәрвакыт яшьләргә ярдәм итте, һәм режиссерлардан алданрак, теге яки бу кимчелекләргә ишарә итте, өстәвенә, моны беркем дә ишетмәсен өчен үз анасы кебек тонда эшләде. Ул безнең сәнгатьтә якты эз калдырды, һәм без аны беркайчан да онытмаячакбыз[7] Азәрбайҗанның халык артисты Амалия Панәһова
|
Татар актрисалары бездә күп. Фильмнарда гына аларны чәчәкләргә күмәләр, ә чынлыкта алай булмаган. Бойкотлар булган, протест белдереп, хатын-кыз уйнаган спектакльләргә килмәгәннәр. Театр хатын-кызларны саклаган, чөнки янаулар булган. Бүген театрда хатын-кыз уйнасын һәм залда да утыра алсын өчен алар барысын да җиңеп чыккан[8] тарих фәннәре докторы, профессор Севиндж Алиева (Баку)
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1955 ― Азәрбайҗан ССРның атказанган артисты
- 1974 ― Азәрбайҗан ССРның халык артисты
Гаиләсе
үзгәртүАктерлар Җамал Вәзиров һәм Ирада Вәзирова[9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Азәрбайҗан ССР Югары Советы Президиумы Фәрманы, 1.06.1974
- ↑ Arxivlənmiş surət.
- ↑ ИСЛАМ, Афет. Живая и благодарная память, Каспiй (2018-06-12), бит 13.
- ↑ София Башир гызы Басирзаде. vk.com, 29.04.2021
- ↑ İlham Rəhimli. // Azərbaycan Teatr Ensiklopediyası (3 cilddə). 3-cü cild. — Bakı: Azərnəşr. 2017. 416 səh. ISBN 5-86874-179-X.
- ↑ София Башир гызы Басирзаде
- ↑ София Басирзаде - 95: "Как родная мать актерам..." (фото).
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган. Татар-информ, 21.11.2024
- ↑ 100-летие Софии Басирзаде отметили в Государственном академическом национальном драматическом театре. azertag.az, 11.06.2018
Әдәбият
үзгәртү- Л. А. Алиева. Женщины в общественно-политической жизни Азербайджана. Баку: МВМ, 2013. — 335 с. ил., портр.; 21. — ISBN 978-9952-29-065-3.
- С. И. Алиева. Татары в Азербайджане. К.: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. ISBN 978-5-94981-298-3
Сылтамалар
үзгәртү- Выдающиеся татарки в жизни азербайджанцев
- M. MÜKƏRRƏMOĞLU. Əsl adı Sofiya idi. Xalq qəzeti.- 2018.- 11 mart.- S.7.(азәр.)
- Софа Басирзаде (Sofa Bəsirzadə). Кино-Театр.Ру(рус.)
Моны да карагыз
үзгәртүАзәрбайҗан сәнгатенә хезмәт иткән татар хатын-кызлары: