Үрдүн
Үрдүн Һәшими Мәмләкәте (гарәп. المملكة الأردنية الهاشمية, әл-Мәмләка з-Үрдүни́я аль-Һәшими́я) яки Иорда́ния, Үрдүн (гарәп. الأردن, Әл-Үрдүн) – Якын Көнчыгышта урнашкан гарәп дәүләте. Төньякта Сүрия, төньяк-көнчыгышта Гыйрак, көнчыгышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны, көнбатышта Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән чиктәш. Үрдүн Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән Үле диңгезнең һәм Исраил, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр белән Гәкабә култыгы яр сызыкларын бүлешә.
Байрак
| |
Шигарь | الله، الوطن، الملك ![]() |
---|---|
Башкала | Амман |
Халык саны | 10 428 241 (19 июнь 2019) ![]() |
Нигезләнгән | 1946 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 89,341 км² |
Координатлар | 31.2°N 36.5°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Габдулла II |
Хөкүмәт башлыгы | Аль-Хасауна, Бишер |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 45 116 миллион US$ (2021), 47 451 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | Үрдүн динары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.422 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.720 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 74.329 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 33.7 (2010)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | NEMA 5-15,[6] Europlug,[6] тип D,[6] Schuko,[6] BS 1363,[6] SN 441011[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +962 |
ISO 3166-1 коды | JO |
ХОК коды | JOR |
Интернет домены | .jo, .الاردن |
Биләмәләрнең 90 % тирәсен чүл һәм ярым чүл алып торалар.
Үрдүнгә туристлар Гакәбә култыгының рифларын һәм комлыкларын, Үле диңгезне һәм дөньяның яңа җиде могҗизасының берсе – Петраны күрер өчен киләләр.
Тарих Үзгәртү
- 7 гасырдан Гарәп хәлифәлеге составында.
- 16 гасыр-1918 Госманлы империясе составында
- Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Фалыйстыйн Бөекбритания мандат территориясе дип атала.
- 1921 елда Трансиордания әмирлеге буларак Бөекбританиягә буйсына.
- 1946 елдан бәйсез дәүләт итеп игълан ителә
- Беренче гарәп-исраил сугышы вакытында элегрәк Исраил яулап алган җирләре кире кайтарыла.
- Озак вакытлар Исраил белән дошманлашып тора. Еш кына конфликтлар була.
- 1994 елда Исраил белән тынычлык килешүе төзи.
Дәүләт төзелеше Үзгәртү
Ил белән король җитәкчелек итә.Закон чыгару органы - Ике палаталы парламент: Сенат - аны король билгели, һәм Депутатлар палатасы.
Административ бүленеш Үзгәртү
Ил 10 мөхәфәзәгә бүленгән.
Табигать Үзгәртү
Илнен зур өлеше-тигезлекләр.Климат коры, субтропик. Уртача температура-гыйнварда-+8-14 градус,июльдә 24-30 градус. Явым-төшем уртача. Иң зур елга-Иордан елгасы, күл - Үле диңгез.
Халкы Үзгәртү
Төп халкы - иордан гарәпләре. Бүгенге көндә Иордания халкының 95-97 % ы — гарәпләр, илдә башка этник төркемнәр дә бар. Төньяк Иорданиядә якынча 20 00 — 32 000 друз яши. Ассирия христианнары халыкның 0,8 % ын тәшкил итә, аларның күбесе качаклар. Биредә шулай ук 30 мең көрд бар, аларның күбесе Төркиядән, Иран һәм Гыйрактан качкан качаклар. Иорданиядә 5 мең әрмән яши. Илдә кайчандыр күпләп яшәгән яһүдләрнең саны нибары 300 кеше тәшкил итә[8].
Дин Үзгәртү
Мөселманнар ил халкының 94-97 % ын тәшкил итә. Аларның 93 % ы сөнниләр — дөньяда сөнниләрнең иң югары проценты. Христиан азчылыгы 4 %.
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Jordan Population Growth(ингл.)