Габдулла Байбурин

(Ğabdulla Bayburin битеннән юнәлтелде)

Габдулла Байбурин (Габдулла Гыйндулла улы Байбурин, баш. Ғабдулла Ғиндулла улы Байбурин) – язучы, тәрҗемәче. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985).

Габдулла Байбурин

Габдулла Байбурин
Тугач бирелгән исеме: Габдулла Гыйндулла улы Байбурин
Туу датасы: 1 март 1925(1925-03-01)
Туу урыны: Чишмә районы, Сәфәр авылы, БАССР
Үлем датасы: 19 апрель 1994(1994-04-19) (69 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1942-1994
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: повесть, хикәя, драма
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Язгы күкрәү» (1959)
Бүләкләр: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 1 мартында БАССР Уфа кантоны (хәзерге Чишмә районы) Сәфәр авылында туган. Сәфәр урта мәктәбен (1942), Уфа педагогия институтын (1952), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1971) тәмамлый. 1943-1948 елларда хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы елларында үзгәртү

Ырынбур өлкәсендәге Краснохолм пехота училищесында 3 ай укый, 17 гвардия һава-десант бригадасында парашютчы-автоматчы булып хезмәт итә. III Украина фронты составында Маҗарстанны азат итүдә катнаша, Мор шәһәре тирәсендә яралана, Румыниянең Тимишоара шәһәрендә һоспитальдә дәвалана. Җиңүне Праһа шәһәрендә каршылый. «Батырлык өчен», «Венаны алган өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (1985).[1]

1948 елда хәрби хезмәттән азат ителә, институтта укый. 1952-1954 елларда Октябрьскида укыта. «Пионер» журналында бүлек мөдире (1954), Уфада китап нәшриятында (1958-1967, 1971-1975), «Агыйдел» журналында эшли. 1959-1964 елларда башлап язучыларның «Яшь көчләр» альманахын төзүче.[2]

Иҗаты үзгәртү

1942 елда беренче шигырьләре Чишмә районының «Ленин юлыннан» газетасында басылган. «Дунай кызы» поэмасы (1957) Маҗарстанны фашизм коллыгыннан коткаруга багышланган. Беренче нәшер ителгән китабы – «Язгы күкрәү» (1959).

Г. Байбуринны әдәбиятның төрле жанрлары кызыксындыра. «Тал бөгелә» (1967), «Ак козгын» (1971), «Бер имән бар» (1973), «Зәңгәр юллар» (1979) пьесалары Сибай, Салават, Ырынбур драма театрларында куелды. Балалар өчен дә яза: «Күк тулпар» (1960), «Зәңгәр күбәләк» (1960), «Иртәгә бабай» (1966; Дедушка Завтра, Мәскәү) китаплары чыга.

Соңгы елларда күбрәк проза өлкәсендә эшли. «Ландыш чәчәге» (1968), «Бер телем икмәк» (1972), «Карлгачлар оча» (1975), «Әфлисун» (1982) , «Кояш һәм кеше» (1985) китаплары белән хикәя остасы итеп таныта. Я. Һашек, Сәбәхетдин Али, К. Ушинский, Шандор Петефи әсәрләрен тәрҗемә итте. ССРБ халыклары язучыларының тәрҗемә әсәрләреннән 20 ләп җыентык төзеде.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1963).

Әдәбият үзгәртү

Утлы еллар авазы (Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр турында җыентык; төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985 (башк.)

Г. Рамазанов. Җырда очрашу. «Ағиҙел», 1970, № 7 (башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтама үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Утлы еллар авазы, 122 биттә.
  2. Уфагид сайтында
  3. БР әдәби картасында