Әхтәм Әбүшахманов
Әхтәм Әбүшахманов (Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов, баш. Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов) – драма театры артисты. РСФСР атказанган артисты (1989). С. Юлаев (1983), К. Әхмәтҗанов (2005) премияләре лауреаты.
Әхтәм Әбүшахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов |
Туган | 10 март 1948 (76 яшь) Әбҗәлил районы Бурангул авылы |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | драма артисты, режиссёр |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Җефет | Зәлифә Әбүшахманова, БР атказанган мәдәният хезмәткәре |
Балалар | уллары Айрат (1974), Ринат (1980) |
Бүләк һәм премияләре | (1983) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1948 елның 10 мартында БАССР Әбҗәлил районы Бурангул авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (Г. Гыйләҗев курсы) (1970), Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1996) тәмамлаган.
- 1970-1989, 1995—1998 М. Гафури театры актёры, 2005 елдан баш режиссёр, 2012 елдан режиссёр .
- 1989-1997 Милли яшьләр театрында эшли.
- 1999 елдан БР театр әһелләре берлеге рәисе, 2001 елдан РФ театр әһелләре берлеге сәркатибе.
- 1996 елдан Уфа сәнгать институтында укыта, доцент.
Башкорт язучылары әсәрләре буенча радиоспектакльләр авторы. С. Альтов һәм М. Задорнов хикәяләрен тәрҗемә итә. Сөйләм жанры өчен методик әсбаплар яза.[1]
Иҗаты
үзгәртүӘ. Әбүшахмановның иҗаты зур драматик көчкә ия, катлаулы психологик образлар тудыруга сәләтле. Каһарманнары эчке югары мәдәнияткә, табигый тактка ия, максатчан булу белән аерыла. 1982 елда уйнаган дипломат Кәрим Хәкимов роле («Кызыл паша» Нәҗип Асанбаев) танылу китерә.
Уйнаган спектакльләре
үзгәртү- «Өн аралаш җиде төш» М. Кәрим — Салават Юлаев
- «Балакайларым» Ә. Атнабаев — Альфред (дебют, 1970),
- «Ай тотылган төндә» М. Кәрим — Акьегет
- «Әниләр көтәләр улларын» Ә. Мирзаһитов — Солдат
- «Карагул» Д. Юлтый — Карагул
- «Кызыл паша» Н.Асанбаев — Кәрим Хәкимов
- «Унөченче рәис» А. Абдуллин — прокурор Улин
- «Соңгы узаман» А. Абдуллин
- «Апалы-сеңелле өчәү» А.П.Чехов — Солёный
- «Ярлыкау» М. Кәрим — Янтимер Байназаров
- «Онытылган адәм» Н. Хикмәт — Ассистент
- «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов — Сафи
- «Отелло» У.Шекспир — Отелло
- «Төшемле урын» А.Н.Островский — Юсов
- «Идегәй белән Морадым» — Туктамыш хан
- «Мәхәббәт турында легенда» Г. Мөсрепов — Кодар
- «Салават» М. Кәрим — Юлай Азналин
Куйган спектакльләре
үзгәртүСтәрлетамак театры
үзгәртү- «Париж башкорты» (1994) Б. Рәфыйков
- «Табышлы урын» А.Островский
- «Таңчулпан» Кадыйр Даян
Уфа СА уку театры
үзгәртү- «Сандугачлар килгән безгә» И. Юзеев
- «Эх, Уфа кызлары» И. Абдуллин
- «Җилпәзә» К. Гольдони
Әдәбият
үзгәртү- Ә. Әбүшахманов. «Мөбәрәковлар буыны». Ватандаш. 1999.
- Ә. Әбүшахманов. «Пәрдә артындагы тормышым». Тамаша. 2005.
- «Әтәчләр», «Нәселсез кала күрмә», «Сугыш чукмарлары». Һәнәк. 1999-2000.
Фильмография
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- РСФСР атказанган артисты (1989)
- БАССР атказанган артисты (1972)
- БАССР халык артисты (1984)
- Салават Юлаев премиясе (1983) – «Кызыл паша» спектаклендәге Кәрим Хәкимов роле өчен[3]
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (2005)[4]
ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1977).
Сылтамалар
үзгәртү- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Уфа сәнгать академиясе сайты(үле сылтама)(рус.)