Хаҗи Габидуллин
Хаҗи Габидуллин, Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин, рус. Габидуллин Хаджи Загидуллович (1896-1937) — ТАССР ХКШ рәисе (1924-1927). РСФСР кече ХКШ әгъзасы (1927-1930). РСДРП(б) әгъзасы (1917 елдан). МДУ профессоры (1933). Тарих фәннәре кандидаты (1935).
Хаҗи Габидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин |
Туган | 7 ноябрь 1896 Пермь губернасы Көңгер шәһәре |
Үлгән | 27 сентябрь 1937 (40 яшь) Мәскәү |
Яшәгән урын | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Кызыл профессура институты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, тюрколог-тарихчы |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты |
Сәяси фирка | Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Хаҗи Габидуллин | |
---|---|
3 нче ТАССР ХКШ рәисе | |
Вазыйфада 1924 ел – 1927 ел | |
Аңа кадәр | Кәшшаф Мохтаров |
Дәвамчысы | Шәйгардан Шәймәрдәнов |
Туган | 7 ноябрь 1897 яки 1897[2] Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 27 сентябрь 1937 яки 1937[2] Мәскәү, СССР |
Белем | Кызыл профессура институты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1896 елның 7 ноябренда Пермь губернасы Көңгер шәһәрендә (вариант: Уфа губернасы Бәләбәй өязе Төреш вулысы (хәзерге БР Бүздәк районы) Сәвәдебаш авылында[3]) мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белем алгач, Көңгер тимер юл укуханәсен тәмамлый (1915). Пермь тимер юлының Көңгер тауар һәм техника конторасына хисапчы булып урнаша. 1916 елда хәрби хезмәткә алынып, прапорщиклар әзерләүче мәктәпкә җибәрелә.
Октябрь инкыйлабы
үзгәртүИнкыйлабтан соң эшче һәм солдат депутатларының Көңгер шурасына сайлана.
Төмән губернасы мөселман эшләре комиссары була.
Ватандашлар сугышында
үзгәртү1919 мөселман кавалерия полкы, бригадасы, 11- Петроград дивизиясе хәрби комиссары.
1920 Үзәк мөселман хәрби коллегиясе каршындагы I Казан кавалерия курслары комиссары.
ТАССР төзелү
үзгәртү- 1920 елның 10 октябреннан ТАССР милиция идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
- 1924 елга кадәр ТАССР эчке эшләр халык комиссары урынбасары.
- 1924 елның 30 апрелендә ТАССР ҮБК карары белән[4] ТАССР ХКШ рәисе итеп билгеләнә. Бер үк вакытта ТАССР икътисади киңәшмәсе (рус. ЭКОСО) рәисе булып тора.
- 1926-1927 елларда Бондюг химия заводын яптырмас өчен, 3 мәртәбә Мәскәүгә, ССРБ һәм РСФСР хөкүмәте белән сөйләшүләргә бара.
Мәскәүдә
үзгәртү- 1927 елның октябреннан Мәскәүдә, РСФСР кече ХКШ аппаратында эшли.
- 1930-1933 елларда Кызыл профессура институтының көнчыгыш секторында укый, аны тәмамлагач, РСФСР мәгариф халык комиссариатының университетлар һәм фәнни-тикшеренү оешмалары идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
- 1936-1937 РСФСР мәгариф халык комиссариатының өлкәннәр өчен мәктәпләр идарәсе җитәкчесе.
Фәнни-педагогик эшчәнлеге
үзгәртү- 1930 еллар башыннан фәнни-педагогик эшчәнлеге башлана.
- 1931-1933 елларда Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистчыл университетында (рус. КУТВ) укыта, анда Татарстан һәм Башкортстан кафедрасы мөдире була.
- 1934-1937 елларда Мәскәү дәүләт университетында колонияләр һәм бәйле илләрнең яңа тарихы кафедрасы мөдире, 1933 елдан профессор. 1935 елның декабрендә тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бирелә (яклаусыз гына).
РСФСР төрки халыклары өчен латин әлифбасын гамәлгә кертү өчен җаваплы булган хезмәткәрләрнең берсе буларак, Бөтендөнья көнчыгышны өйрәнүчеләр конгрессы (Истанбул, 1934), Төркия тел курумының III конгрессы эшендә катнаша. 1937 елның мартыннан ССРБ ФА «Төркия белән фәнни элемтәләрне ныгыту буенча комиссия»се рәисе урынбасары — гыйльми сәркатибе.
Хезмәтләре
үзгәртүХезмәтләре Россиядәге пантюркизм һәм панисламизм тарихына, төрек буржуаз революциясе вакыйгаларына карый[5].
- Татарстан за семь лет (1920-1927). Казан, 1927;
- Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931 (автордаш А. Аршаруни);
- Проблемы младотурецкой революции. РВ, 1934, № 3, 4.
- Младотурецкая революция: Исторические очерки. М., 1936.
Сәяси золым
үзгәртү1937 елның 25 июнендә, «троцкийчы-милләтче оешманы җитәкләү»дә гаепләнеп[6], кулга алына. 1937 елның 15 сентябрендә беренче категория (ату) буенча җәзага тарту өчен 117 кешегә төзелгән «Мәскәү-үзәк» исемлегенә кертелә. 1937 елның 27 сентябрендә ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның 14 маенда аклана.
Әдәбият
үзгәртү- Халык бәхете өчен көрәшүчеләр. Казан: ТКН, 1983.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Люди и судьбы. Биобиблиографический словарь востоковедов — жертв политического террора в советский период (1917-1991). СПб, 2003 ISBN 5-85803-225-7
- Арапов Д.Ю., Васильев А.Д. Профессор Х.З. Габидуллин-первый руководитель Московского университетского исторического востоковедения. Вестник Московского университета. Серия 13. «Востоковедение». 2014, № 2. 2017 елның 6 июнь көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://mos.memo.ru/shot-47.htm
- ↑ 2,0 2,1 Люди и судьбы. Биобиблиографический словарь востоковедов - жертв политического террора в советский период (1917-1991) — СПб: Петербургское Востоковедение, 2013. — 496 бит — (Социальная история отечественной науки о Востоке) — ISBN 978-5-85803-225-0
- ↑ ССРБда сәяси золым корбаннары(рус.)
- ↑ [1] 2015 елның 5 апрель көнендә архивланган. «Красная Татария», 08.05.1924
- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-10-02
- ↑ Ежовның Сталинга хаты, archived from the original on 2015-06-26, retrieved 2015-10-02