Учалы районы
һәм
Учалы районы | |
баш. Учалы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Учалы |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 70 371 (1 гыйнвар 2019)[1] |
Кардәш шәһәр | Шадринск |
Мәйдан | 4549 км² |
Рәсми веб-сайт | uchaly-rb.ru |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Учалы районы Викиҗыентыкта |
Учалы районы Башкортстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Район үзәге Учалыдан Уфага кадәр 328 км, Белоретка – 103 км; Чиләбегә карый торган Верхнеуральск белән 61 км ара, Магнит каласына – 112 км, Миәскә – 107 км.
Район җирләренең яртысын урман каплый. Табигый байлыклар буенча Учалы районына республикада тиңдәшләр юк. Районда бакыр-кәлчәдән рудасы, алтын (руда һәм сибелгән килеш), хромит, тальк, тышлау, төзелеш һәм эшләнмәләр ташы, серпентенит, известняк һ.б. бар. Учалы граниты Санкт-Петербургның Эрмитаж сарайларын бизи.
Учалы су чыганакларына бай. Агыйдел, Җаек, Юрүзән, Зирекле, Кызылъяр, Кыйдыш елгалары. Районда 29 күл бар. Иң зурлары – Өрген, Калкан, Карагай, Әвеш, Учалы, Карагай, Җилембәт күлләре. Илтабан, Рысай, Ахун, Первомайск, Ураз сусаклагычлары.
Учалы районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Демографик хәл
үзгәртүИң зур авыллар: Учалы авылы, Ахун, Уральск, Миндәк.
Учалы районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (табл. кара). Чиста татар авылы бер генә. Имангул (Урал белән), Илтабан, Кунакбай, Юлдаш, Илче, Рысай, Мансур, Калкан, Мулдаш (Өрген), Учалы шикелле торак нокталары типтәр яки типтәр-татар авыллары булып саналалар (1926 сан алу нәтиҗәсендә). Район төзелгәнче алар аерым Типтәр-Учалы волостенә буйсынганнар. 1959 елдан башлап аларның барысында башкортлар яши итеп языла. Имангол белән Урал әле 1959 елда татарлар буларак язылганнар. Укыту 1990 елларга кадәр татар телендә алып барылган.
Район халкының милли составы (Учалы шәһәрен исәпләмәгәндә)
Милләт | Җанисәп 1939[2] | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 | Җанисәп 2010[3] |
башкортлар | 20 455 / 41,0% | 31 150 / 72,8% | 24 122 / 75,4% | 29 842 / 83,71% | 28 083 / 79,3% |
татарлар | 14 365 / 28,8% | 8 757 / 15,8% | 4 728 / 14,8% | 2 728 / 7,65% | 3 725 / 10,5% |
руслар | 14 133 / 28,3% | 2 821 / 7,91% | 3 306 / 9,3% |
Демография
үзгәртү1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2008[11] | 2009[12] | 2010[13] | 2012[14] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
52 416 | ↗55 314 | ↘42 654 | ↘36 962 | ↘32 000 | ↗35 649 | ↗76 725 | ↗77 125 | ↘35 480 | ↗73 247 |
2013[15] | 2014[16] | 2015[17] | 2016[18] | 2017[19] | 1 гый 2018[20] | 1 гый 2019[1] | 2021[21] | ||
↘73 114 | ↘72 663 | ↘71 963 | ↘71 539 | ↘71 291 | ↘70 968 | ↘70 371 | ↘70 171 |
Икътисад
үзгәртүУчалы тау-баектыру комбинаты райондагы бакыр-кәлчәдән ятмаларын үзләштерә. Комбинат урындагы икътисадны алга этәрүче төп көч. Эшчелєр коллективы шәһәрнең, шулай ук районның социаль иминлеген тәэмин итє. Миндәк руднигында алтын табыла.
Районның икътисадының 2010 ел өчен нәтиҗәләре: Казылмаларны өскә чыгару хуҗаларга һәм дәүләт казнасына 14 247,3 млн. сум китергән, эшкәртү тармагы – янә 4 027,8 млн сум. Район бюджеты 441,6 млн. сум тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүАграр тармакта 10 а.х. предприятиесе (эре хуҗалык), 80 фермер хуҗалык эшли. 2010 елда районда 1 385,5 млн. сумлык товар җитештерелгән. Корылык килү сәбәпле – бу 2009 елның шул күрсәткеченең 64% гына.
Транспорт
үзгәртүРайон җирен Миәс – Учалы – Межозерный тимер юлы кисеп чыга, Белорет – Учалы – Миәс, Учалы – Ахун – Верхнеуральск – Магнитогорск автомобиль юллары уза.
Билгеле шәхесләр
үзгәртүШагыйрьлар һәм язучылар
үзгәртү- Нигъмәт Зөлкарнәй (1892-1968), татар язучысы, һәвәскәр тарихчы, мәгариф эшен оештыручы.
- Сабит Суфиянов (1904-1974)
- Газыйм Аллаяров, язучы, дәүләт эшлеклесе.
- Талха Гыйниятуллин (Анатолий Генатулин) — БР халык язучысы.
- Зифа Кадыйрова — татар язучысы.
- Рәмзилә Хисаметдинова — шагыйрә, укытучы.
- Мәүлит Ямалетдин — язучы, курайчы.
Дин әһелләре
үзгәртү- Зәйнулла Рәсүлев — ишан, Троицк шәһәрендә мәчет имамы, билгеле "Рәсүлия" мәдрәсәсен ачучы.
- Габдрахман Рәсүлев (1889-1950) — 1936-1950 елларда Үзәк диния нәзарәте мөфтие.
- Айнур хәзрәт Биргалин (1989), БР мөфтие (2019 елдан).
Тарихи шәхесләр
үзгәртү- Бәпәнәй Торыпбирдин — 1735-1740 елдагы башкорт күтәрелеше җитәкчесе.
- Мәхмүт чәчән - башкорт чәчәне.
Җырчылар, композиторлар
үзгәртү- Салават Низаметдинов (1957-2013) — композитор
- Габдулла Солтанов - үзешчән җырчы, курайчы
- Флюра Килдиярова - җырчы, Россиянең халык артисты.
- Нәзифә Кадыйрова - җырчы, Россиянең атказанган артисты.
- Айгөл Сагынбаева
- Илшат Яхин (1974―2022), композитор, баянчы, Уфа Милли яшьләр театры музыка бүлеге җитәкчесе, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Сәнгать кешеләре
үзгәртү- Сабит Яхшыбаев (1890-1930), татар театрының беренче рәссамы
- Алмас Әмиров - драма артисты, БР халык артисты
Хәрбиләр
үзгәртү- Муса Мортазин — БАССР-ның Үзәк башкарма комитеты (БашЦИК) Рәисе, 1928-1937 елларда Кызыл армиянең атлар алмаштыру бүлеге башлыгы.
- Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Матросов Александр) — Советлар Берлеге Герое.
- Җәүдәт Сөнәгатуллин — Советлар Берлеге Герое
Галимнәр, ректорлар
үзгәртү- Урал Вилданов (1956), фәлсәфә фәннәре докторы (2000), профессор (2001). БР атказанган фән эшлеклесе (2012).
- Тимур Әлибаев (1966, Өрген), А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры (2023 елдан).
Мәгариф
үзгәртү2010 елда Учалы районы мәктәпләрендә 9341 бала укыган. Шуларның 6211 – башкорт балалары. 36 мәктәптә 2624 бала башкорт телендә укый (башкорт балаларының 43%), 20 мәктәптә 3587 бала башкорт телен туган теле буларак укый (янә 57%). Бердәнбер Ахун авылы урта мәктәбендә татар теле укытыла һәм укыту татар телендә алып барыла. Районда чама белән 1680 татар баласы бар. Бу барлык укучыларның 18%ы. Шулардан 22% татар баласы татар телен өйрәнә ала. Өч мәктәп лицей статусын йөртә. Алар Учалы шәһәре №12 лицее, Учалы авылы лицее, Ураз авылы лицее.
Шулай ук кара
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Әхмәтҗанова А.Х. Учалы р-да башкорт телен укыту торышы 2022 елның 4 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
- Учалы татарлары ничек башкортлаша - Азатлык Радиосы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2126
- ↑ Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре буенча аерым милләтләр(үле сылтама)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)