Казан католик гыйбадәтханәсе

(Qazan katolik ğibadätxanäse битеннән юнәлтелде)

Казан католик гыйбадәтханәсе, Казанның Изге Хачны Күтәрү гыйбадәтханәсе (фр.  Église de l'Exaltation de la Sainte-Croix (Kazan), итал.  Chiesa dell'Esaltazione della Santa Croce (Kazan'), рус.  Храм Воздвижения Святого Креста) — Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә Островский урамы, 73 йортта урнашкан рим-католик чиркәве гыйбадәтханәсе. Изге Климент епархиясенең (үзәге Сарытауда) Башкортстан-Ырынбур-Татарстан деканаты карамагында.
Камил Сүз җәмгыяте руханилары җитәкли.
Гыйбадәтханәдә рус, француз телләрендә хезмәт күрсәтелә[1].

Католик чиркәве
Казан католик гыйбадәтханәсе
фр.  Église de l'Exaltation de la Sainte-Croix (Kazan)
Ил Россия
шәһәр Казан
Дин Христиан дине
Кайсы дини агымга карый Католик дине
Бина төре чиркәү
Төп даталар:
1858, 1908, 2008 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

 
Казан католик гыйбадәтханәсе
 
Католик кәшәнәсе. Арча кыры. Казан

Казанда чыгышлары белән Алманиядән һәм Балтыйк буеннан булган католик дине тарафдарлары XVIII гасырда төпләнә.

Инкыйлабтан соң үзгәртү

Совет хакимияте урнашкач, гыйбадәтханә эшләвен дәвам итә. 1921 елда Идел буе ачыгучыларына ярдәмгә дип, гыйбадәтханәнең милке тартып алына. 1927 елда чиркәү ябыла. Бина А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты лабораториясенә бирелә. Тарихи бинада аэродинамик торба урнаштырыла.

Яңа тарих үзгәртү

Бина үзгәртү

Классицизм стилендә корылган бина тышкы кыяфәте белән Казанның тарихи католик чиркәвенә охшаган. Өстән караганда, бина хачны хәтерләтә. Керү юлында дүрт колонналы портик урнашкан. Ян-якта 2 дүрткырлы, ике яруслы чиркәү манарасы бар. Бина эчен бизәгәндә ак гранит кулланылган. 10 витраж тәрәзә ясалган. Түрдә биеклеге 4, киңлеге 3 м булган агач хач тора. Италиядә эшләнгән оргáн урнаштырылган.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани