Орски

(Orski битеннән юнәлтелде)

Орски (Урски,[5] Яман-кала, баш. Яман-ҡала, каз. Жаманқала, 17351741 елларда Ырынбур) — Ырынбур өлкәсенең халык саны буенча һәм икътисади яктан икенче шәһәре. Орск кала округын төзи. 1782 — 1928 елларда Ырынбур губернасы составында административ берәмлек - Орски өязе административ үзәге.

Орски
рус. Орск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1735
Сурәт
Рәсми исем Орск
Кушамат/тәхәллүс Город «Европы и Азии»[1]
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Городской округ город Орск[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Орск[d][2]
Сәгать поясы UTC+05:00
Хөкүмәт башлыгы Василий Николаевич Козупица[d]
Халык саны 189 195 (2021)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 200 метр
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 621,33 км²
Почта индексы 462400
Рәсми веб-сайт orsk.orb.ru[4]
Җирле телефон коды 3537
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Орски Викиҗыентыкта

2022 елның 15 ноябреннән«Хезмәт даны шәһәре»[6].

Тарихи белешмә

үзгәртү

Кала Казакъ далалары уртасында 1735 елда корыла. Җаек елгасына Ыр елгасы койган җирдә ныгытма төзүне ирекле рәвештә Россия дәүләтенә кушылган казак ханы Әбелхәер илче Котлымөхәммәд Тәфкилевтән сорый. Кала башта исеме Ырынбур дип атала. Соңрак ул исем хәзерге Ырынбур шәһәренә күчә. Орский ныгытмасы казакъ халкы арасында Яманкала аты белән билгеле булды.

Орскидан Җаек буендагы ныгытмалар сызыгы төзелүе башлана. Биредән Урта Азия белән сәүдә иткән кәрваннар уза башлый. 1861 елны Орски ныгытмасы казак станицасына әйләндерелә, 1865 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала.

1930 елда Ильяс утары тирәсендә, каладан 3 чакрым читтә Южуралмаш төзелә башлый, аңа никел заводы, нефть кудыру заводы. Бу заводта “3нче Баку” – Эмба ятмасынының нефтен эшкәрткәннәр. Әле шәһәрнең бу өлешен Яңа шәһәр дип атыйлар.

Орски татарлары

үзгәртү

Татарлар Орски каласын төзү эшен, ахырдан сак хезмәтен үтәүне башкарганнар. Орск каласы XIX гасыр азакларына мәдәниятле бер төбәккә йөз тота башлаган, анда тирә-юньдә танылган өч мәдрәсә эшләгән.

Орски шәһәрендә 18нче гасырда ук беренче биш мәчет агачтан төзелгән була, беренче таш мәчет 1900 елда барлыкка килә. Бу вакытта Орски халкының зур өлешен татарлар алып торган. 1897 елда җәмгысе 14016 кеше яшәсә, шулардан 3035 татарлар була, бар халыкның 21,8%ы.

Бүгенге көндә Орски шәһәрендә әлеге таш мәчет бердәнбер санала.

Орск — бертуган Рәмиевләр өчен приисклардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк булып торды. Биредә аларының мануфактура-галантерея кибетләре була. Закир Рәмиев Төркиядән укудан кайткач, шунда берничә ел яши, Орски сәүдәгәре Борнаевның кызына өйләнә. 1918 елдан Ырынбурдан китеп яңадан шунда төпләнәләр.

1909 елда Орскида татарлар арасында театр хәрәкәте ачыла. 1909 елда һәвәскәр спектакльләр уйнала башлы, 1911 елда драмтүгәрәк эшли башлый. Спектакльләрне драматург Мирхәйдәр Фәйзи куя. Бу түгәрәктән Хәким Сәлимҗанов, Галия Нигъмәтуллина, Бәдәр Йосыпова һ.б. артистлар чыккан.

1918 елда Габдулла Дәүләтшин Орскига килеп төпләнгәч татар телендә «Ирек йолдызы» газетасын чыгара башлый. Атналык бу газетаның беренче битендә Хөкүмәт карарлары, икенче битендә сәяси темага багышланган чыгышлар урнаштырыла. 30нчы еллар язмышы әлеге мәчетне дә урап үтми. Аллаһ йорты 1932 елда ябылып, бары тик 1990 елда гына төзекләндерелә. Ә 2008 елда әлеге мәчет дин әһелләре ярдәме белән Орски аэропортының икенче катында намаз уку өчен беренче бүлмә ачыла.[7]

Танылган шәхесләр

үзгәртү
1840[8] 1897[9] 1913[10] 1926[10] 1931[10] 1939[10] 1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2002[15] 2010[16]
1 673 14 016 ~23 000 ~13 300 ~19 200 ~66 300 176 214 225 314 246 667 270 711 250 963 239 752

2002 елда милли состав буенча руслар — 80,5 %, украиннар — 4,1 %, татарлар — 4 %, казакълар — 3,7 %, алманнар — 1,6 %, башкортлар — 1,6 %, мордвалар — 1,0 %, белоруслар — 0,5 %, чуашлар — 0,5 %, башкалар — 2,5 %.

Икътисад

үзгәртү

«Орскнефтеоргсинтез», «Южуралникель» (Орск) акционерлар җәмгыятләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Словарь топонимических перифраз: названия российских городовСПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
  2. 2,0 2,1 ОКТМО
  3. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  4. https://web.archive.org/web/20240210163600/http://www.orsk-adm.ru/
  5. http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf,
  6. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  7. Азан тавышы өчен 500 сум штраф
  8. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=979
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/orsk/
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  16. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-07