Мозамбик

(Mozambik битеннән юнәлтелде)

Мозамбик, рәсми рәвештә Мозамбик Республикасы Африка континентының көньяк-көнчыгышында урнашкан, көнчыгышта Һинд Океаны тарафыннан юыла торган һәм төньякта Танзания белән, төньяк-көнчыгышта Малави һәм Замбия белән, көнбатышта Зимбабве белән һәм көньяк-көнбатышта Эсватини һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте белән чиктәш дәүләт. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Мапуту. Мозамбикның рәсми теле булып португал теле тора, ул икенче тел буларак халыкның якынча яртысы тарафыннан сөйләшелә. Иң күп сөйләшелә торган асаба телләр арасында макуа, тсонга һәм сена телләре.

Мозамбик
порт. República de Moçambique
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 25 июнь 1975
Рәсми исем República de Moçambique
Кыскача исем 🇲🇿
Гомер озынлыгы 58,311 ел[1]
... хөрмәтенә аталган Мозамбик[d]
Демоним mozambiki, Mozambican, Mozambikano, Mozambikänan, موزمبيقي, موزمبيقية, موزمبيقيون, мозамбикцы, מוזמביקי, מוזמביקית, mozambicani, mozambican, mozambicană, মোজাম্বিকীয়, mozambicano, mozambicana, mozambicani, mozambicane, mosambican, mozambicanu, mozambicana, Mozambikano, Mozambicain[2], Mozambicaine[2], 莫桑比克人, mozanbigana, mozanbigane, mozanbigani, mozanbigan, moçambiquès, moçambiquesa, موزامبيقي, موزامبيقية, موزامبيقيين, موزامبيقيات һәм Mósaimbíceach[3]
Рәсми тел португал теле[4]
Гимн Мозамбик гимны[d]
Мәдәният Мозамбик мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Come to where it all started һәм Dewch i'r fan lle cychwynwyd y cyfan
Дөнья кисәге Африка[5]
Дәүләт  Мозамбик
Башкала Мапуту[d]
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм Africa/Maputo[d][6]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көньяк Африка
Иң көнчыгыш ноктасы 14°24′52″ к. к. 40°48′10″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 10°28′ к. к. 40°27′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 26°51′39″ к. к. 32°11′01″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 14°59′58″ к. к. 30°13′01″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Mozambique.map
Иң югары ноктасы Бинга[d]
Иң түбән ноктасы Мозамбик бугазы
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Мозамбик президенты[d]
Ил башлыгы Филипе Ниуссе[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Мозамбик премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Адриану Малеяни[d]
Башкарма хакимият Мозамбик хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Республика җыелышы[d]
Югары мәхкәмә органы Мозамбик югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Мозамбик банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Канада, Бразилия, Германия, Австралия, Дания, Финляндия, Малави, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Португалия, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Россия, Кытай, Һиндстан, Замбия һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[7]
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Милләтләр Дуслыгы[8], АБ, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[9], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Португал телле илләр берләшмәсе[10], Интерпол[11][12], ХКТО[d][13][14], Халыкара гидрография оешмасы[d][15], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[16], Африка көньягын үстерү җәмгыяте[d], Бөтендөнья почта берлеге[17][18], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][19], Бөтендөнья метеорология оешмасы[20], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[21] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][22]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 29 668 834 (2017)[23]
Ир-ат халкы 16 176 217[24], 14 851 787[24], 15 293 299[24] һәм 15 737 224[24]
Хатын-кыз халкы 16 793 302[24], 15 433 808[24], 15 884 940[24] һәм 16 339 849[24]
Административ бүленеше Кабу-Делгаду[d], Газа[d], Иньямбане[d], Маника[d], Мапуту[d], Мапуту[d], Нампула[d], Ньяса[d], Софала[d], Тете[d] һәм Замбезия[d]
Акча берәмлеге Мозамбик метикалы[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 15 776 757 420 $[25] һәм 17 851 491 428 $[25]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,446[26]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,3[27]
Эшсезлек дәрәҗәсе 23 ± 1 процент[28]
Штаб-фатирының урнашуы Мапуту[d], Мозамбик
Нәрсә белән чиктәш Танзания, Малави, Замбия, Зимбабве, Эсватини, Көньяк Африка Җөмһүрияте һәм Комор утраулары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[d][29]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[30]
Электр аергычы төре Europlug[d][30], Schuko[d][31] һәм BS 546[d][31]
Кулланылган тел португал теле, Маньйика теле, кисуахили теле[d], Makhuwa-Meetto[d], Тсва теле, Чопи теле, ронга теле, Мозамбик ишарә теле, Moniga[d], Чувабу теле, Дема теле, Makhuwa-Shirima[d], Tawara[d], Сена теле, Ньюнгве теле, Кимвани теле, нсенга теле, кунда теле, Натембо теле, Гитонга теле, макве теле, маконде теле, Ломве теле, яо теле, зулу теле, ндау теле, чева теле, Коти теле, Махува теле, свази теле, тсонга теле, Tewe[d], Barwe[d], Manyawa[d], Маиндо теле, Lolo[d], Phimbi[d], Takwane[d], Makhuwa-Saka[d], Makhuwa-Marrevone[d], Marenje[d] һәм Kokola[d]
Мәйдан 801 590 ± 1 км²
Рәсми веб-сайт portaldogoverno.gov.mz
URL teses.usp.br/teses/disponiveis/8/8136/tde-05082016-155420/publico/2016_JoaquimMirandaMaloa_VCorr.pdf
Һәштәге Mozambique
Югары дәрәҗәле Интернет домены .mz
Харита сурәте
Тематик география Мозамбик географиясе[d]
Тимер юл хәрәкәте ягы сул[d]
Феноменның икътисады Мозамбик икътисады[d]
Феноменның демографиясе Мозамбик халкы[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 2 405 631[32]
Джини коэффициенты 54[33]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 17 процент
Тулаем туулар коэффициенты 5,359[34]
Шәһәр халкы 12 590 070[24], 11 062 722[24], 11 559 020[24] һәм 12 069 961[24]
Авыл халкы 20 379 448[24], 19 222 873[24], 19 619 219[24] һәм 20 007 111[24]
Демократия индексы 3,51[35]
BTI Governance Index 6,06[36], 5,02[36], 5,55[36], 5,07[36], 5,36[36], 5[36], 4,25[36], 4,41[36] һәм 4,21[37]
BTI Status Index 6,01[36], 5,56[36], 5,71[36], 5,4[36], 5,5[36], 5,23[36], 4,31[36], 4,24[36] һәм 4,11[37]
Туым күрсәткече 36,121[24], 37,345[24], 36,974[24] һәм 36,598[24]
Үлем күрсәткече 8,611[24], 8,04[24], 8,004[24] һәм 8,793[24]
Happy Planet Index score 44,2[38]
Илнең мобиль коды 643
Илнең телефон коды +258
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 119[d], 117[d] һәм 198[d]
Номер тамгасы коды MOC
Диңгездәге идентификацияләү номеры 650
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Мозамбикта җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Мозамбикта төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Мозамбик Викиҗыентыкта

Кыскача икътисади тасвирлама

үзгәртү

Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, тәмәке, кофе, кукуруз, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Океан яр буенда пляжлар булганга күрә туризм бар. Акча берәмлеге - метисаль.

Диннәр

үзгәртү

2007 елгы халык санын алу күрсәткәнчә, христианнар Мозамбик халкының 59,2 % ын, мөселманнар ― 17―18,9  % ын, анимизмга ышанучылар ― 7,3 % ын тәшкил иткән. 13,9 % ы дини карашларга ия булмаган[39]. Шулай ук Мозамбикта Һинд дине тарафдарлары бар.

Дәүләт гимны

үзгәртү

Pátria Amada (Сөекле Ватан) — Мозамбикның милли гимны. Ул Мозамбик конституциясендә дә беркетелгән. Моңа кадәр, 1975 елның июнь аенда бәйсезлеккә ирешкәннән бирле, Viva, Viva a FRELIMO! (Яшәсен, яшәсен ФРЕЛИМО!) җыры дәүләтнең музыкаль символы булып торды. ФРЕЛИМО — Мозамбикның азатлык һәм бәйсезлек яулаган хәрби-сәяси оешмасы. Көнбатышның империячел дәүләтләре Африка илләрен 1960 нчы еллар башында ук рәсми бәйсезлеккә чыгарган булса да, Португалия үз колонияләре белән “искечә” идарә итүгә әле тагын да озак еллар буе ябышып ятты. Гәрчә моның инде һәм икътисадый, һәм сәяси мәгънәсе калмаган булса да.

Шуңа да карамастан, Мозамбикның дәүләт гимны — гаять күтәренке рухлы, азатлыкка һәм киләчәккә юнәлтелгән җыр. Теләк булгач, иртәме-соңмы лаеклы тормышка юллар да ачылыр.

PÁTRIA AMADA — СӨЕКЛЕ ВАТАН

1. Na memória de África e do Mundo

Pátria bela dos que ousaram lutar.

Moçambique, o teu nome é liberdade,

O Sol de Junho para sempre brilhará.

Coro:

|: Moçambique nossa terra gloriosa,

Pedra a pedra construindo um novo dia.

Milhões de braços, uma só força,

Oh pátria amada, vamos vencer. :|

2. Povo unido do Rovuma ao Maputo

Colhe os frutos do combate pela paz,

Cresce o sonho ondulando na bandeira

E vai lavrando na certeza do amanhã.

Coro.

3. Flores brotando do chão do teu suor,

Pelos montes, pelos rios, pelo mar,

Nós juramos por ti, oh Moçambique,

Nenhum tirano nos irá escravizar!

Coro.

Африканың, бар дөньяның хәтерендә

Көрәшкә басканнар гүзәл Ватаны.

Мозамбикның азатлыгы — исемендә,

Июнь кояшының мәңге балкыр даны.

Кушымта:

|: Мозамбик, син безнең шөһрәтле җиребез,

Ташка таш куеп, яңа көнне төзибез.

Миллионлаган кул — бердәм көч-куәт,

Сөекле Ватан, җиңүгә юнәлт! :|

Рувумадан Мапутуга кадәр күрә

Бердәм халык көрәшнең җимешләрен,

Байрагындагы хыялын ул үстерә,

Тергезә инабәтле киләчәген.

Кушымта.

Тир сугарган җиреңдә үскән гөлләр,

Тауларың, елгаларың, диңгез белән —

Ант итәбез, әй Мозамбик, килмешәкләр

Төшералмас безне коллыкка бүтән!

Кушымта.

Afrikanıñ, bar dönyanıñ xäterendä

Köräşkä basqannar güzäl Watanı.

Mozambiknıñ azatlığı — isemendä,

İün qoyaşınıñ mäñge balqır danı.

Quşımta:

|: Mozambik, sin bezneñ şöhrätle cirebez,

Taşqa taş quyıp, yaña könne tözibez.

Millionlağan qul — berdäm köç-quät,

Söyekle Watan, ciñügä yünält! :|

Ruvumadan Maputuğa qädär kürä

Berdäm xalıq köräşneñ cimeşlären,

Bayrağındağı xıyalın ul üsterä,

Tergezä inabätle kiläçägen.

Quşımta.

Tir suğarğan cireñdä üskän göllär,

Tawlarıñ, yılğalarıñ, diñgez belän —

Ant itäbez, äy Mozambik, zalimnär

Töşeralmas bezne qollıqqa bütän!

Quşımta.


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. https://www.cplp.org/id-2775.aspx
  5. https://www.workwithdata.com/place/mozambique
  6. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
  7. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  8. http://thecommonwealth.org/our-member-countries/mozambique
  9. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  10. Португал телле илләр берләшмәсе — 1996.
  11. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  12. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/MOZAMBIQUE
  13. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  14. https://www.opcw.org/about-us/member-states/mozambique
  15. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  16. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  17. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  18. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=206
  19. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  20. https://public.wmo.int/en/members/mozambique
  21. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  22. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  23. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  24. 24,00 24,01 24,02 24,03 24,04 24,05 24,06 24,07 24,08 24,09 24,10 24,11 24,12 24,13 24,14 24,15 24,16 24,17 24,18 24,19 24,20 24,21 24,22 24,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  25. 25,0 25,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  26. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  27. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  28. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  29. https://books.google.com/books?id=W2oaAAAAMAAJ&dq=mozambique+drive+on+left&q=%22Mozambique+one+drives+on+the+the+left%22
  30. 30,0 30,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  31. 31,0 31,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  32. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  33. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  34. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  35. 2020 Democracy Index
  36. 36,00 36,01 36,02 36,03 36,04 36,05 36,06 36,07 36,08 36,09 36,10 36,11 36,12 36,13 36,14 36,15 https://www.bti-project.org
  37. 37,0 37,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/MOZ
  38. https://happyplanetindex.org/countries/?c=MOZ
  39. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2020-08-31 архивланды. 2017-05-09 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү