Төп менюны ачу
Комор утраулары
Flag of the Comoros.svg
Байрак
Seal of the Comoros.svg
Илтамга
Шигарь Unity – Solidarity – Development Edit this on Wikidata
Башкала Морони
Халык саны 734 917 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 июль 1975 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел комор теле, гарәп теле, франсуз теле
Җәгърафия
Мәйдан 2,034.0 дүрткел киламитер
Координатлар 12.18333°S 44.23333°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Газали Гассумани
Хөкүмәт башлыгы Газали Гассумани
Икътисад
ТЭП 648,9 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Комор франкы
Инфеләсә -7% (1995)
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.49 (2014)[2]
КПҮИ 0.488 (2010)[3]
Яшәү озынлыгы 63.701 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 17 (пүлисә)
  • 18 (ашыгыч тыйб ярдәме)
  • 772-03-73 (янгын сакчылары)
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] CEE 7/5[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[5]
    Телефон коды +269
    ISO 3166-1 коды KM
    ХОК коды COM
    Интернет домены .km

    Эчтәлек

    Комор УтрауларыҮзгәртү

    (Федератив Ислам Җөмһүрияте Коморлар)

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик урнашуыҮзгәртү

    Мозамбик Мадагаскар утравы һәм Африка кыйтгасы арасында, Мозамбик бугазының төньягында урнашкан утраулар төркеменнән торган дәүләт. Архипелаг 4 төп утраулардан: Гранд-Комор, Мохели, Анжуан, Майоттадан тора. Соңгысы француз территориясе дип исәпләнә.

    МәйданыҮзгәртү

    Ил территориясе 1862 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Башкала - Морони. Иң эре шәһәрләр: Морони (30 мең кеше), Мутса-муду (14 мең кеше). Комор утраулары 3 утрау федерациясе: Нгазиджа (Гранд-Комор), Нджуани (Анжуан) һәм Мвали (Мохели).

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Комор утраулары - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Федераль җыелыш.

     
    Солтан Сәид Гали бин Сәид Гомәр Гранд Коморныкы (1897).

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Комор утрауларының килеп чыгышы вулканик һәм шактый таулы. Коморларның иң биек ноктасы - Картала (2361 м) һәм ул гамәлдәге вулкан булып тора.

    Геологик төзелеше һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмияткә ия ресурслар юк.

    КлиматҮзгәртү

    Климат тропик, эссе һәм дымлы (елына 3000 мм явым-төшем кадәр). Тау авышлыклы өслекләрнең өске өлешләрендә тропик урманнар үсә, түбәнрәк саванналар һәм куаклыклы урманнар урнашкан.

    Эчке суларҮзгәртү

    Даими елгалар юк.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Үсемлекләр вәкиле булып шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, банан, кофе агачы, гвоздика тора.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Коморларда Җирдә иң сирәк хайваннарның берсе - Ливингстон ярканаты яши.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Утрауларның халкы 545 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 244 кеше. Этник төркемнәр: гарәпләр, африкалылар һәм малагасиялеләр. Телләр: гарәп теле, француз теле (икесе дә дәүләт теле), шаафи ислам (җирле сөйләм) - суахили һәм гарәп теле кушылмасы.

     
    Коморлылар

    ДинҮзгәртү

    Мөселман сөнниләр - 86%, католиклар - 14%.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    1598 елда утраулар Голландия капитаны К. Хаутман тарафыннан ачылган булган. XVIII гасырда Коморлар Франция биләмәсе булып киткән; бәйсезлекне 1975 елның июленда алганнар.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Икътисадның нигезе - экспорт специализацияле авыл хуҗалыгы. Төп экспорт культуралар: эфир майлылар (ваниль, гвоздика - дөньяда беренче урыннардан берсе); һинд чикләвеге пальмасы. Хайван үрчетүе. Балыкчылык. Урман кисү. Экспорт: авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - комор франкы.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Сәнгать һәм архитектура. Морони. Берничә мәчет.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М. Пименова

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/COM.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.