Коморларда ислам

Коморларда зур күпчелек дине

Комор утрауларында (Коморларда) ислам (фр. Islam aux Comores, гарәп. الإسلام في جزر القمر‎) ― күпчелек дине (дәүләт дине). Ил халкының (850 мең кеше, 2019 елга) 98 % ы ― Ислам дине тарафдары[1], 2 % ы ― христианнар (католиклар, протестантлар) [2]. Коморлар мөселманнары ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Ислам динен гарәпләр һәм суахили халкы, шулай ук Һиндстаннан (күпчелеге Гуҗараттан) чыккан мөһаҗирләр тота. Комор утраулары ― Көньяк Африкада мөселман күпчелеге булган бердәнбер ил.

Комор утрауларының дәүләт флагында ислам символы – ярымай сурәтләнгән
Анжуан(ингл.) утравындагы мәчет күренеше
Илнең икенче зур шәһәре Муцамуду(ингл.) җәмигъ мәчете
Мөселман зираты
Зур Коморда яшәүче мөселман ир-аты

Ислам диненнән башка диннәрне пропагандалау тыела.

Тарих үзгәртү

Җирле риваятьтә әйтелгәнчә, ислам дине Комор утрауларына Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта Мәккәдә булган ике атаклы коморлы: Фей Бедиа Мвамба (Fey Bedia Mwamba) һәм Мцва Мавандзе (Mtswa Mawandze) тарафыннан алып киленгән. Аларның каберләре Мбуде утравы башкаласы Нцавенида урнашкан [3][4]. Тарихи тикшеренүләр күрсәткәнчә, ислам дине Комор утрауларына гарәп сәүдәгәрләре һәм IX гасырда Комор утрауларына сөрелгән фарсы―ширазлы сөнни шаһзадәләр тарафыннан алып киленгән. Шул вакыттан башлап Көнбатыш Аурупада Комор утрауларын «Солтан-сугышчылар утраулары» дип атый башлаганнар. Ислам борынгыдан Комор утрауларында үзәк рольне уйный. Идарә итүче гаиләләр гарәп телен өйрәнгән, хаҗ кылган һәм Килва, Занзибар һәм Хадрамаут кебек башка мөселман җәмгыятьләре белән элемтәләр урнаштырган. Коморларда Шадилия, Кадыйрия һәм Рифаи кебек суфичылык тарикатьләре актив эшчәнлек алып бара.

XVI гасыр ширазлы хаким Хәсән ибн Исса (Hassan ibn Issa) үзен Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән дип исбатлаган, җирле халыкның ислам динен кабул итүен хуплаган һәм бик күп мәчетләр төзеткән.

XIX гасырда шәех Абдаллаһ Дәрвиш (Sheikh Abdalah Darwesh) Комор утрауларында Шадилия тарикатен башлап җибәрә. Зур Комор утравында туган шәех Дәрвиш Якын Көнчыгыш буйлап сәяхәт итә, соңрак сәед Мөхәммәт Әл-Мәгърүфкә (Said Muhammad Al-Maarouf, 1904 елда вафат) мөрәҗәгать итә, ул Шадилия тарикатенең югары остазы була.

Шәех Әл-Әмин ибн Али Әл-Мазруи (Al-Ami ibn Ali al-Mazruwi, 1949 елда вафат) төбәкнең суахили телендә Ислам әдәбиятын булдырган беренче голамәсе була.

Әл-Хәбиб Омар (тугандагы исеме Әхмәд Бин Сумәйт, 1976 елда вафат) гарәп илләрендә укый, аннары Мадагаскарда, Занзибарда һәм 1967 елдан соң Комор утрауларында укытучы һәм казый булып эшли.

Мәчетләр һәм изге урыннар үзгәртү

Барлык утраулар буенча йөзләгән мәчет, шулай ук күп санлы мәдрәсәләр урнашкан. Биш яшьтән башлап, барлык балалар да диярлек ике яки өч ел дәвамында Коръән мәктәбенә йөри, анда алар ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнә. Әлеге мәктәпләргә йөргән чорда авыл балалары кайвакыт өйләреннән чыгып китә һәм укытучысына җир эшкәртергә булыша.

Мөселманнар еш кына Ислам дине изгеләре[5] һәм тарикатьләргә нигез салучыларның каберләренә дини сәбәпләр буенча йөри.

Бәйрәмнәр үзгәртү

Коморлылар дини йолаларны намус белән үти. Колония вакытында французлар ислам гореф-гадәтләрен кысрыклап чыгарырга тырышмый һәм шәфигый мәзһәбе шәригать таләпләрен хөрмәт итә.

Барлык мөселман бәйрәмнәре, шул исәптән Корбан бәйрәме, Мөхәррәм, Гашура көне, Мәүлид бәйрәме, Мигъраҗ кичәсе һәм Рамазан билгеләп үтелә.

Күп кенә хатын-кызлар тәннәренә киң широмани тукымасы урап йөри. Коморлылар еш кына мөгаллимгә җеннәрдән саклану өчен мөрәҗәгать итә.

Сәяси ислам үзгәртү

1975 елда Франциядән [6] бәйсезлеккә ирешкәннән соң [7], илдәге тәртипсез (хаотик) икътисади һәм сәяси климат кеше хокуклары һәм социаль гаделлек үсешенә зыян китерә. Көндәш төркемнәр дини ярдәмне сәяси хакимияткә һәм социаль тигезсезлеккә каршы көрәш өчен кулланырга тырыша. Аурупада белем алган хөкүмәт түрәләре Көнбатышның сәяси идеологиясен һәм дөньявилыкны (секуляризмны) кабул итсә дә, ислам җәмгыяте лидерларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Чит илләрдәге мөселман уку йортларыннан студентлар кайту белән илдә Исламчылык һәм ваһһабичылык киңрәк тарала. Комор утраулары хөкүмәтендә хаос һәм гаделсезлеккә җавап итеп, исламчылар илдә Ислам Республикасын оештырырга өметләнә. Әл-Кагыйдә әгъзасы дип фаразланган Фазул Абдуллаһ Мөхәммәд(ингл.) Комор утрауларында, Моронида туган һәм Кения, шулай ук Коморлар гражданлыгы алган.

Морони мәчете үзгәртү

1998 елда ил башкаласы Морони шәһәрендә Шарҗә әмире финанслаган яңа зур мәчет ачыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Ahmed Abdallah Chanfi, Islam et politique aux Comores: Évolution de l'autorité spirituelle depuis le Protectorat français (1886) jusqu'à nos jours, Éditions l'Harmattan, 1999.
  • Toibibou Ali Mohammed, La transmission de l'islam aux Comores, 1933-2000, Éditions l'Harmattan, 2008.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The World Factbook – Central Intelligence Agency. cia.gov.
  2. CIA World Factbook: Comoros. Cia.gov.
  3. Martin Ottenheimer; Harriet Ottenheimer (1994). Historical Dictionary of the Comoro Islands. Scarecrow. p. 46. ISBN 978-0-8108-2819-3. https://books.google.com/books?id=Ruu0JZGFcXAC. , Quote: "Islam - the official and predominant religion of the Comoros, (...) According to local legend, Islam was first introduced to the islands in 650 AD (...)".
  4. Pierre Vérin (1982). «Mtswa Muyindza et l’introduction de l’Islam à Ngazidja; au sujet de la tradition et du texte de Pechmarty». Études Océan Indien 2: 95–100.
  5. Биредә «Изге» сүзе күренекле мөселманнар, бөек акыл ияләре, Суфичылык кардәшлекләренә нигез салучыларга карата кулланыла
  6. Article 2019 елның 2 май көнендә архивланган. sur l'économie des Comores, par Ali Mohamed Sinane.
  7. Article 2019 елның 2 май көнендә архивланган. sur l'économie des Comores, par Ali Mohamed Sinane.