Барый Ногманов
Барый Ногманов, Барый (Борис) Миңлегалим улы Ногманов (баш. Борис Миңлеғәлим улы Ноғоманов, 1936 елның 8 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы Иске Бабич ― 2022 елның 19 феврале, РФ, БР, Уфа) – язучы. И. Мурзакаев-Балапанов (2004), Фатих Кәрим (2013) премияләре лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Барый Ногманов Борис Ноғоманов | |
---|---|
Барый Ногманов | |
Тугач бирелгән исеме: | Борис Миңлегалим улы Ногманов |
Туу датасы: | 8 апрель 1936 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы, Иске Бабич |
Үлем датасы: | 19 февраль 2022 (85 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Уфа |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1969-2022 |
Юнәлеш: | поэзия, проза |
Жанр: | поэма, шигырь, роман, повесть |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Елбабай һәм сәгатьләр » (1969) |
Премияләр: | И. Мурзакаев-Балапанов премиясе (2004) Фатих Кәрим премиясе (2013) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1936 елның 8 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Бабич авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый. Приютта ташчы булып эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. «Башкортстан пионеры» газетасында (1960-1962, 1966-1967), Иглин районы, Авыргазы районы мәктәпләрендә, Бүздәк районы Каңлы-Төркәй мәктәбендә (1962-1966), 1967-1999 елларда Уфада радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.[1].
2022 елның 19 февралендә 85 яшендә каты авырудан соң Уфада вафат [2].
Иҗаты
үзгәртүБашлангыч иҗаты балалар әдәбиятына багышлана. Күбрәк балалар турында һәм балалар өчен яза. Беренче шигырьләр китабы – «Елбабай һәм сәгатьләр» (1969). Балалар өчен «Ел бабайның дүрт кызы» (1980), «Ак чәчкәле алан» (1999) китапларын да язган. «Ак таңнарым» (1978), «Җидегән йолдыз» (1982), «Йөрәгемдә җирем яме» (1985), «Учаклар яна» (1986), «Минем язым» (1991), «Өермәле җилләр» (1995) исемле шигырь китаплары нәшер ителгән. «Дәвер кайтавазы» (2001) җыентыгына кергән повестьлар XX гасыр фаҗигаләре – Чиләбе «Маяк» комбинаты афәте, Чечня сугышы һ.б. турында сөйли. «Чәчәкле болын» (1999) исемле проза китабы бар. «Кыдаш кыйссалары» романы «Ватандаш» журналында дөнья күргән. Паралимпиада каһарманы Ирек Зарипов турында «Бәхет үз кулыңда» (2013) китабын язды. Барлыгы 13 проза һәм поэзия китабы нәшер ителгән.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1991 ― БР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1996 ― Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы
- 2004 ― И. Мурзакаев-Балапанов премиясе
- 2009 ― Башкортстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты ― Башкортстан Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен [2]
- 2013 ― Фатих Кәрим исемендәге премия [4]
Гаиләсе
үзгәртүУлы Юлай Ногманов (1964―2022), Кинематографистлар берлеге әгъзасы, кино- һәм телевидение операторы [5]
Чыганаклар
үзгәртү- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башинформ
- ↑ 2,0 2,1 В Уфе ушел из жизни башкирский писатель и поэт Барый Нугуманов. ИА «Башинформ», 19.02.2022(рус.)
- ↑ Сергей Синенко блогы
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе
- ↑ Лейла Аралбаева. Ушел из жизни член Союза кинематографистов, кинооператор Юлай Нугуманов. ИА «Башинформ», 24.11.2022(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Китап-Уфа сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)