«Әрбәгыйн-и хәдис» — дини әдәбиятта Мөхәммәт пәйгамбәрнең кырык данә хәдисен һәм аларга бирелгән шәрех-аңлатмаларны эченә алган туплама. Гарәп телендә 250 дән артык, фарсыча 50 дән артык «әрбәгыйн-и хәдис» төзелгән. «Кырык хәдис», «Йөз хәдис», «Мең дә бер хәдис» җыентыклары мөселманнарның өстәл китабы булып тора.

Әрбәгыйн-и хәдис

Пәйгамбәрнең ислам динен тоту кагыйдәләре турында мөселманнар өчен әйткән сүзләре (кауль) һәм хуплаулары (тәкърир), әхлакый гамәлләре (фигыль) һәм образы (васфы) хәдис дип атала.


Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Тарих үзгәртү

«Әрбәгыйн-и хәдис» җыентыкларының барлыкка килүе турыдан-туры пәйгамбәрнең бер хәдисе белән бәйләп карала:

  Кем дә кем минем хәдисләремнән 40 данәсен белсә һәм башкаларга өйрәтсә, кыямәт көнендә Аллаһ тәгалә аны галимнәр һәм факиһлар арасында терелтсен.
 

Әлеге сүзләр мөселманнарга хәдисләрне белүнең әһәмиятен тагын бер тапкыр искәртә һәм 40 хәдисне бергә туплап өйрәнү-өйрәтүне, аларны шәрехләү, тәрҗемә итү эшен алга куя. «Әрбәгыйн-и хәдис» тупланмаларының барлыкка килүе пәйгамбәрнең шәфәгатен өмет итү, хәер-дога алу, үлгәннән соң туганнарың (яки шәкертләрең) тарафыннан яхшы сүз белән искә алыну, кайгы-хәсрәтләрне онытып тору, галимнәр рәтендә булу хыялы, башкаларга хәдисләрне өйрәткәндә бер система булдыру максаты һ. б. белән бәйле.

«Әрбәгыйн-и хәдис» җыентыкларының иң беренче тәҗрибәсен Габдулла әл-Мәрвәзи (736797) (tr) исемле галим төзүе билгеле, әмма әлеге җыентык безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Дини әдәбиятта гарәп телендә 250 дән артык, фарсыча 50 дән артык «әрбәгыйн-и хәдис» төзелгән. «Кырык хәдис»нең төрки телгә тәрҗемәләренең һәм комментарийларының төгәл саны билгеле түгел.

Төрки телдә үзгәртү

Шәрех-тәрҗемәләрдәге сәнгатьчелек һәм пәйгамбәрнең мөкатдәс сүзләрен шигъри юлларга салу осталыгында төрки авторлар югары бәягә лаек. Бу жанрдагы төрки телдә язылган иң матур әсәр булып Алишер Нәваинең (14411501) поэтик «Кырык хәдис»е исәпләнә. Ул, нигездә, Габдрахман Нуретдин Җәминең (14141492) шул ук исемдәге фарсы телендә иҗат иткән әсәрләренең төрки телдәге әдәби эшкәртмәсе[1].

Татар телендә үзгәртү

Татар телендә «әрбәгыйн-и хәдис» үрнәге итеп Мәхмүд бине Галинең (12971360) «Нәхҗе-л-фәрадис» (ru) әсәрен күрсәтергә була. XX гасыр башы татар галимнәре арасында хәдис гыйлеме буенча билгеле дип аеруча Галимҗан Баруди (18571921), Мөхәммәтнәҗип Түнтәри[2] (18631930) исемнәрен атарга мөмкин. Алар «Әд-дин вәл-әдәб» журналында тормышның төрле очракларына (Коръән уку әдәбе, ант итү, каберләрне зыярәт итү, шәраб эчү, хатын-кызга мөнәсәбәт, кешегә мәрхәмәт кылу һ. б.) карата китерелүче хәдисләрне журнал укучыларга аңлатуны максат иткәннәр[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Наджафов Айдын. Подарок к сорокалетию (Опыт исследования поэтического толкования хадисов Джами и Навои). «Звезда Востока», 2003, февраль.
  2. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт — Түнтәр мәдрәсәсенең сигезенче имамы, 1895 елда Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ача
  3. Заһидуллин А. Җ. «Әд-дин вәл-әдәб» журналының библиографик күрсәткече. К.: Милли китап, 2003, 59-69 бит.

Әдәбият үзгәртү

  1. Сибгатуллина Ә. Т.. Татар дини-суфи әдәбияты. Казан: Казан университеты басмаханәсе, 2013. ISBN 978-5-00019-048-7

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү