Габдрахман Җәми

Габдрахман Нуретдин Җәми (1414- 1492) — фарсы яңарыш әдәбиятының ишекләрен ябучы атаклы шагыйрь һәм суфыйчылык әдәбиятының теоретигы.

Габдрахман Җәми
Jami poet.jpg
Туган 7 ноябрь 1414[1]
Khar Gerd[d], Рәзави-Хөрәсән, Иран
Һәрат, Аксак Тимер дәүләте яки Җәм[d], Гур[d], Әфганстан
Үлгән 9 ноябрь 1492[1] (78 яшь)
Һәрат, Аксак Тимер дәүләте
Ватандашлыгы Аксак Тимер дәүләте
Һөнәре шагыйрь, язучы, музыка теоретигы, фәлсәфәче

Commons-logo.svg Габдрахман Җәми Викиҗыентыкта

Бай булса да, суфыйларча, гади тормыш кичерә, байлыгын әдәбият һәм сәнгать кешеләренә сарыф итә.

Җәми иҗат эшенә шактый соң алына. 66 яшендә беренче әсәрен яза, барлыгы 100 әсәр иҗат итә, 78 яшенә кадәр кулыннан каләме төшми. Җәми касыйдәләр, газәлләр язган, төрле җыентыклар иҗат иткән, илаһият белеме, суфыйчылык, шигырь төзелеше, риторика, музыка буенча хезмәтләр калдырган, 500дән артык суфыйның биографиясен төзегән.

Җәминең газәлләре — Хафиз белән Сәгъдигә нәзыйрәләр. Ул — мәхәббәт җырчысы. Ул мәхәббәтне суфыйларча аңлата. Ләкин ул мәхәббәттә Сәгъди, хафизларча гыйсъянчы түгел, аның мәхәббәт турындагы шигырьләрен илаһият фәлсәфәсе һәм дөньяви юнәлештә аңларга мөмкин.

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.


  1. 1,0 1,1 https://www.britannica.com/biography/Jami