Сәгъди Ширази

(Сәгъди битеннән юнәлтелде)

Әбу Мөхәммәд Мөслихетдин ибн Габдулла Сәгъди Ширази (фарсы ابومحمد مُصلِح‌الدین بن عَبدُالله سعدی شیرازی) — фарсы шагыйре, фәлсәфи-дидактик, фәлсәфи-лирик юнәлешне үз иткән күренекле лирик.

Гомеренең беренче яртысын сәяхәтләрдә уздырган. Һиндстаннан Сүриягә кадәр ара узган, гаҗәеп хәлләргә юлыккан. Дәрвиш сыйфатында авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, вәгазь сөйләгән. Гади халык алдында да, патшалар, шәехләр катында да сөйләр сүзе күп булган. Гади халык алдында чыгыш ясарга, аларга тормыш гаделсезлекләре турында сөйләргә аеруча яраткан.

Гомеренең икенче яртысын иҗатка багышлаган. Олыгаеп, Ширазга әйләнеп кайткач, ике зур әсәрен яза – «Бостан» һәм «Гөлстан» поэмалары. Ширази ике әсәрендә дә гадел кеше, гадел патша турында яза. Аеруча патшаларга мөрәҗәгать итеп, аларны гаделлеккә, тыйнак булырга, азга канәгать итәргә, ислам дине тәртипләрен үтәп яшәргә чакыра. Дәүләтнең халык җилкәсендә яшәвен фаш итеп, изүләрне, халыкны талауны туктатырга өнди. Гуманист язучы буларак, сугыш, талауларга каршы чыга. Явыз шаһларны тәмуг белән куркыта. Патшалардан гаделлек таләп итүе белән реалист шагыйрьгә ошый.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.