Мөхәммәтнәҗип Түнтәри

М.Түнәринең нәселе үзгәртү

 
Мөхәммәтнәҗип тарафыннан әнисенә багышлап куелган кабер ташы
 
Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов (сулда) һәм Шәмсетдин Күлтәси. Артта: Ш.Күлтәсинең абыйсы Таһир хәзрәт. Ш.Күлтәси мирасыннан
 
"Шәмсия" мәдрәсәсенең канунамәсенең ахыргы бите
 

Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдин улы Шәмсетдинов 1863 елда Вятка губернасы Мамадыш өязе (Татар­станның хәзерге Балтач районы) Түнтәр авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Шәмсетдин хәзрәт Түнтәр авылының имам-хатыйбы, бабасы Мөхәммәтгали ишан танылган дин эшлеклесе була. Мөхәммәтнәҗипкә 10 яшь булганда әтисе хаҗ сәфәреннән кайтканда вафат була, дин белеме үзләштереп әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үсә. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлагач, югары дини белемне Бохарада ала.

Мәгърифәтче буларак эшчәнлеге үзгәртү

1894 елда указлы мулла дәрәҗәсе алып Түнтәргә кайта һәм имам-хатыйб булып урнаша. Түнтәрдәге Ишмөхәммәт хәзрәт мәдәсәсе белән бер ишек алдында “Мәдрәсәи Шәмсия” исемле җәдид мәдрәсәсе ача. Мәдрәсә бинасы бабасы Мөхәммәтгали ишаннан мирас булып калган бина файдаланыла. 1905-1907 елларда Түнтәр сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Хәкимов җәдит мәдрәсәсе өчен ак таштан бик матур бина төзеп бирә. Мөхәммәтнәҗип белән Ишмөхәммәт хәзрәт көндәшләр була. Монда кадими-җәдит каршылыгы гына түгел, имамлык мирасы да зур роль уйный. Ишмөхәммәт хәзрәт 1911 елда Мөхәммәтнәҗипне сөргенггә җибәрүгә ирешә. Сөрген дигәне башка губернага яшәргә күченү була. Ул заманда Түнтәр авылы Вятка губернасына кергәнлектән Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов Казанга барып урнаша. Атнага бер мәртәбә Түнтәргә гаиләсе янына кайтып йөри. Мөхәммәтнәҗипнең хатыны Чистай ишаны Закирның Әминә исемле кызы була. Закир ишанның тагын бер кызы  Казанда Әмирханнарда кияүдә була. Мөхәммәтнәҗип Ф.Әмирхан һәм Әмирханның дусты Г.Тукай белән дә элемтәдә була. Әлеге язучылар ярдәмендә Мөхәммәтнәҗип ул заманның татар матбугатында Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишан) абруен төшерә тоган язмалар булдыруга ирешә. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт муллалар арасында астрономияне тирән өйрәнгән Шәмсетдин Күлтәси белән дә киң аралашып, фикердәш булып яши

Галимҗан Баруди белән журнал чыгару үзгәртү

1911-1918 елларда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Галимҗан Баруди белән берлектә “Дин һәм әхлак” журналы чыгаруда эшли. 7 ел эчендә әлеге журналда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт үзе иҗат иткән 60тан артык мәкаләсе басыла. 1917-18 елларда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Уфада үткән мөселман съездларында катнаша, чыгышлар ясый. Аңа Кустанай якларында имам-хатыйб өрнашырга тәкъдим итәләр. Әмма ул туган авылы Түнтәргә кайта. Түнтәр тарихына һәм татар тарихына багышланган Түнтәр авылы исемле күләмле әсәрен яза. Әлеге язма 2005 елда “Гасырлар авазы” жуналында бераз кыскартылып дөнья күде. Әлеге мирас  авыл тарихын өйрәнү буенча зур байлык булып тора.

1930 елда Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов (Түнтәри) һәм хатыны Әминә абыстай “кулак” тамгасы салынып кулга алына һа һәм төрмәгә озатыла. Мөхәммәтнәҗип шунда шунда юкка чыга.

Төп хезмәтләре үзгәртү

Безгә кайсы гыйлемнәр ляземдер // Шура.— 1908.— № 15.— 472—473 б.

Коръәне Кәрим тәрҗемәсе турында // Шура.— 1912.— № 12.— 360—361 б.

Ибтидаи тәрбиянең әхлакка тәэсире // Мәктәп.— 1913.— 67—68 б.

Тәфсир. Дөнья тереклеге — кәсеп // Әд-дин вә әл-әдәб.— 1913.— № 1.— 12—17 б.

Диннең кирәклеге // Әд-дин вә әл-әдәб.— 1915.— № 11.— 337—345 б.

Ислам мәдәниятенең галәмәтләре хакында әҗмали бер хисап // Әд-дин вә әл-әдәб.— 1916.— № 2.— 38—39 б. - 1916.— № 3.— 57—62 б.

Тәрбия вә тәгълим бабыннан. Сүзгә тапкырлык // Әд-дин вә әл-әдәб.— 1916.— № 9.— 238—243 б.

Хөррият бәйрәме // Әд-дин вә әл-әдәб.— 1917.— № 9.— 209—213 б.

Аның турында үзгәртү

• Әмирхан Р. Түнтәр җизни // Татар иле.— 2006.— № 2.

Чыганаклар үзгәртү

• Түнтәри М. Түнтәр авылы, 1930

• Зарипов Р. Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

• "Мәдрәсәи Шәмсия"нең Кануннамәсе һәм дәресләр расписаниесе. Лобачевский китапханәсе архивы материаллары.