Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее

Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее, Әгерҗе район тарихы һәм мәдәни мирас музее (рус.  Музей истории и культурного наследия Агрызского муниципального района) — Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Төбәктә яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.
Музей директоры: 2018 елга кадәр Рәмзилә Шакирова, 2018 елдан — Гөлназ Җәмитова[1].

Әгерҗе мәдәни мирас һәм тарих музее
Әгерҗе районы музее.JPG
Нигезләү датасы 1997
Урын 422230 ТР, Әгерҗе, Сәетов ур., 8а.
Директор Гөлнас Фелис кызы Җәмитова
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.
Музей логотибы
Таҗи Гыйззәт музее (филиал) урнашкан бина

ФилиалларҮзгәртү

ТарихҮзгәртү

1997 елның 18 декабрендә Әгерҗе районы башлыгының 33нче санлы карары нигезендә ачыла[2]. Музейны оештыруда Әгерҗе шәһәренең 3нче (элекке 76нчы) санлы мәктәбе директоры Валентин Иванович Репин башлап йөри. 2007 елда музей шәһәрнең 4нче мәктәбе бинасына күчә. Әгерҗе районы башкарма комитетының 2011 елның 19 гыйнварындагы 11нче санлы карары белән статусы «Әгерҗе район тарихы һәм мәдәни мирас музее» муниципаль бюджет мәдәни учреждениесе итеп үзгәртелә. Шул ук карар белән музей составына «Таҗи Гыйззәт мемориаль музее», «Салагыш авыл тарихы музее», «Тәбәрле авыл тарихы музее», «Иж-Бубый авылы тарихы музее» филиаллар итеп кертелә.

2015 елның августында музей аерым бинага күчә, анда яңа экспозиция булдырыла. Октябрь аенда музей яңадан ачыла.

ТасвирламаҮзгәртү

Экспозиция мәйданы 87,40 кв. м. Музей карамагында 9 940 саклау берәмлеге (төп фондта 9 394, фәнни-ярдәмче фондта 546). «Әгерҗе район тарихы» һәм «Сугышчан дан бүлмәсе» экспозицияләре урнашкан. «Әгерҗе район тарихы» экспозициясе булекләре: «Әгерҗе шәһәренә нигез салыну», «XIX гасырдагы керәстиян йорты», «XIX гасыр башы кибете һәм чәйхана», «Тимер юл шәһәр тарихында», «Безнең атаклы якташлар», «Таҗи Гыйззәт почмагы». «Сугышчан дан бүлмәсе» экспозициясе булекләре: «Ватандашлар сугышы каһарманнары», «Советлар Берлеге Каһарманнары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар», «Әфганстанда хәрби хезмәт үтүчеләр», «Чик сакчысы яшь каһарман Әнвәр Зәйнетдинов», «Җанлы тарих», «Блиндаж».

Музейда 1774 елда әлеге төбәк аша үткән Пугачев ихтилалын, 19181919 елларда Колчак һәм Азин гаскәрләре арасындагы бәрелешне, 1941 елда Әгерҗегә күчеп килгән 2785нче эвакогоспиталь тормышы аша Бөек Ватан сугышын чагылдырган экспонатлар тупланган. Фоторәсемле стендлар: 1942 елда Әгерҗе тимер юлы эшчеләре төзегән «Василий Чапаев» бронепоездының сугышчан юлын күрсәткән стенд, «Әгерҗе 1941-1945 елларда», «1950-1960 елларда Әгерҗе», «Әгерҗе шәһәренә 50 ел», «Әгерҗе шәһәренә 75 ел» һ. б. урын алган.

«Әгерҗе тимер юлына 90 ел» исемле бүлектә локомотив, вагон деполары, ШЧ, ПЧ-23, ПМС-109, Әгерҗе станциясе тимер юл оешмаларының тарихы турында материаллар тәкъдим ителә. «Керәстиян йорты», «Чәйханә», «Ләвкә» бүлекләре татар халкының көнкүрешен яктырта. «Урман - безнең байлыгыбыз» бүлеге Әгерҗе районы урманнары турында сөйли. «Алар - безнең горурлыгыбыз» бүлеге Әгерҗе районының күренекле шәхесләре белән таныштыра. «Патриотизм» бүлмәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманнары Асаф Габдерахманов, Борис Шабалин, Гали Шәмсетдинов,   Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин һәм яшь каһарман Әнвәр Зәйнетдинов турында материаллар, аларның шәхси әйберләре саклана.

Музейда районның үзешчән рәссамнары, шагыйрьләре иҗаты урын алган. Музей коллекциясендә иконалар, төрле чордагы тимер һәм кәгазь акчалар, значоклар, лотерея билетлары, Чулман буенда табылган борынгы хайван сөякләре, Тын океан омары скелеты, Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында кулланылган корал үрнәкләре, фронттан килгән хатлар, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары һ. б. бар. Тегү, басу машиналары, фотоаппаратлар, телевизорлар, патефоннар, сәгатьләр, телефоннар һ. б. саклана.

ЭкскурсияләрҮзгәртү

  • Әгерҗе шәһәре һәм район тарихы (музей буенча сәяхәт)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү